МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
“Йолдызлык – 2014” 26.02.2014

25 нче январь көнне, мәктәбебезнең оста биючеләре, җырчылары, Салавыч мәдәният йортында үткән “Йолдызлык – 2014” фестиваленең зона бәйгесендә катнашып, матур гына чыгыш ясап кайттылар. Алда укучыларыбызны район мәдәният йорты сәхнәсендә дә күрергә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз. Уңышлар сезгә!
-
Бүген бездә кунак 25.02.2014

7 –класста укучы игезәкләр, Дилүс белән Дилүзәнең әтиләре Галиев Тәбрис абый, ел саен нинди дә булса чит илдә эшлекле сәфәрдә булып кайта. Кайткан саен 7 – классларны сувенирлар белән сөендерә, истәлек бүләкләре алып кайта. Бу юлы алар Вьетнам күчтәнәчләреннән авыз иттеләр. “Барган җирләрдә бик матур, рәхәт. Ләкин үзебезнең авыл сагындыра. Тырышып укыгыз, апаларыгызны тыңлагыз, тырышкан кешегә һәрвакыт уңыш елмая.” – ди Тәбрис абый.
-
Ел укытучысы 25.02.2014

24 нче январь көнне мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Гөлнара Сафуановна “Ел укытучысы” конкурсының чираттагы бәйгесендә катнашып кайтты. Гөлнара Сафуановна Нөнәгәр мәктәбе укучылары белән дәрес үткәрде. Конкурска килгән остазлар белән мастер класс күрсәтте. Алда да укытучыбызга зур уңышлар, зур җиңүләр телибез!
-
Ул - беренче! 24.02.2014

Район күләмендә, Илнур Шакиров призына үткәрелгән шахмат ярышында безнең укучыбыз беренче урынга лаек булды. Ул - 2 сыйныф укучысы Базагутинова Диния. Мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышта да Диния беренче урынга лаек булган иде. Чыннан да Диния, үзен аклаган. Молодец, Диния. Алда да шахмат ярышлары булыр, шушы урынны беркемгә дә бирмә. Тырыш, шөгыльлән, тагы ды зур уңышлар сиңа
-
Авылдашыбыз Илдар Галиуллин призына хоккей бәйгесе 23.02.2014

Авылдашыбыз Илдар Галиуллин призына хоккей бәйгесе
-
Аҗаган 23.02.2014

22- февраль – мәктәбебез зур бәйрәм төсен алды. Укучыларыбыз солдат, укытучыларыбыз командир формасында булдылар. Традиция буенча авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок куеп, бер минут тынлыктан соң, укучылар “кызыллар” һәм “зәңгәрләр” командасына бүленеп, ике юнәлештә юлга кузгалды. 5 төрле бирем салынган пакетларны табып, ребус, кросворд, топографик биремнәр, башваткычлар чишеп командалар “Сугыш кырына” юнәлде. Төрле кызыклы уеннарны уйнаганнан соң, укучыларыбыз мина кырыннан 6 шар мина табып, байрак алырга тау башына йөгерде. Бу уенда өстенлек “яшелләр” командасына елмайды. Көннең салкын булуы гына бераз уен тәртибен үзгәртте. Тик шулай да бу уен күпләрнең күңелендә озак сакланачак әле.
-
Бәйрәм белән сезне!
22.02.2014
22 февраль көнне 6 сыйныф укучылары бәйрәм уңаеннан концерт куйдылар. Концертка әтиләр, абыйлар, бабайлар чакырулы иде. Алар рәхәтләнеп бәйрәм концерты карап , ял итттеләр. Концертка бик яхшы әзерләнгәннәр, бик матур булды. Бәйрәмнән һәркем күтәренке рух, шат күңел белән таралды
-
Туган тел көне 21.02.2014

21- февраль иртәсе мәктәбебездә “Туган тел көне”нә багышланган шигъри бәйрәм белән башланып китте. Татар теле укытучысы Нуретдинова З.З. бу көннең барыкка килү тарихы, әһәмияте турында аңлатып үтте. Һәр класстан нәфис сүз осталары тел турында матур шигырьләр сөйләде. Үз телебезгә карата ихтирам тәрбияләүче менә дигән чара килеп чыкты. Мондый укучыларыбыз булганда телебез югалмас дип ышанабыз
-
Совет гаскәрләрен Афганстаннан чыгаруга 25 ел 21.02.2014

Совет гаскәрләрен Афганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган чарага тарих укытучыбыз Гиниятуллина Р.М. безнең мәктәбебезне тәмамлаган, Афганстанда патриотик бурычын үтәп, бер аягын шунда югалтып кайтып, шул яралардан айнымыйча, бакыйлыкка күчкән Гайнуллин Илгизнең апасы Корбангалиева Гөлфинур апаны чакырган иде. Мәктәбебезгә 2 ел элек, Илгиз исемен мәңгеләштерү максатыннан, мемориаль такта да куелды. Гөлфинур апа энесе турында бик күп истәлекләр сөйләде. Яңадан андый сугышлар булмасын, юкка кан коелмасын, тыныч тормышта батырлыклар эшләргә язсын сезгә дип, тәмамлады ул сүзен
-
Башлангыч сыйныфларда «Туган тел» көне 21.02.2014

20 нче февраль көнне башлангыч сыйныфларда «Туган тел» көненә багышланган шигырь конкурсы булды. Укучылар туган телгә карата шигырьләр сөйләделәр. Чарада барлыгы 15 укучы катнашты. Иң яхшы сөйләүчеләр булып Хөсәенова Зәринә, Базагутдинова Диния, Газизуллин Кәрим, Гыйльмуллин Фәнисләр танылды.











