МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Милли белем һәм тәрбия 24.01.2014

Балаларга милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә халык фикерен белу максатыннан авылыбыз җирлегендә яшәүче төрле катлау кешеләре арасында анкета сорауларына җаваплар алынды. Анкета җавапларында төрле фикерләр тупланган. Тик, авылдан чыгып китүгә бары рус теле генә кирәк булуына бик нык басым ясалган һәм барлык анкеталарда да бу җөмләләр язылган. Димәк алда уйланырлык уйлар бар. Димәк, милли хис бик күбебездә югалып бара. Үз телен камил белгән бала башка телләрне дә бик тиз үзләштерә ала . Уйланыйк, җәмәгать!
-
Психолог янәшәсендә 24.01.2014

21 нче декабрь көнне районның социаль яклау бүлегеннән килгән психолог белән 9, 10, 11 сыйныф укучылары файдалы әңгәмә кордылар. Психолог Энҗе Василовна укучылар белән җанлы аралашу алып барды. Егетләр, кызлар белән уртак бер фикергә килгәннән соң, ул укучылар арасында тикшерү эшләре алып барды. Укучыларның эчке халәтләрен билгеләү максатыннан аларның әлеге халәтләрен ак биткә төшерттерде, рәсемнәр ясатты, тестлар үткәрде, төсләр ярдәмендә дә укучыларның ниндидер үзенчәлекләрен тикшереп карарга булды. Егет – кызларыбызны тынычландыру, күңелләрендә матур хисләр булдыру максатыннан презинтацияләр күрсәтте. Бу аралашу укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булды. Чөнки һәркем психолог алдында курыкмыйча фикерен әйтә , күңелләрендәге уйларын уртага салып сөйләшә алды.
-
Тантаналы иртә 24.01.2014

Күп еллар Бөрбаш мәктәбендә шофёр булып эшләгән Галиуллин Рафаэль абыйның 60 яшьлек юбилей уңаеннан бәйрәм тантанасы булып үтте. Хезмәт кешесен хөрмәтләү безнең бурычыбыз һәм бу изге эш. Рафаэль абыйның бик күңеле булды. Ул барыбызга да олы рәхмәтләрен белдереп, куанып китте. Кеше күңелен күтәрү, аның рәхмәтен ишетү чыннан да нинди рәхәт гамәл икән. Бик матур үтте бу тантана,бик күңелле булды
-
Ата-аналар җыелышы 24.01.2014

23 нче декабрь көнне ата – аналар җыелышы булып үтте. Җыелышка районда халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән гаиләләр белән эшләүче белгеч Низамиева Ләйлә Фәргатовна һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт тә килде. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна җыелышны гаиләдә ата – ана тәрбиясенә багышланган чыгышы белән башлап җибәрде. Аннан сүз Ләйлә Фәргатовнага бирелде. Ләйлә Фәргатовна әти – әниәргә балалар һәм алар белән аралашу хакында киңәшләрен бирде. Проблемалар булган очракта аларны чишү һәм булдырмау өчен ничек эшләргә кирәклеге турында фикерләрен җиткерде. Ә Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында әти – әниләргә бала тәрбияләү өлкәсендә тирән мәгънәле, бик аңлаешлы ачык мисаллар китереп, үгет – нәсыйхәтләрен бирде. Балаларга белем һәм тәрбия дөньяви һәм дини яктан тигез бирелергә тиешлегенә төшендерде. Балаларыбызны белемле, әхлаклы итеп үстерүнең төп кешеләре әти – әниләр икәнлеген ассызыклап үтте.
-
БДИны видеокамералар күзәтәчәк 23.01.2014

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын гаделрәк итүгә өметен өзми. Сынауны үткәрү тәртибенә бәйле документларга янә бер төркем үзгәрешләр кертелгән. Нигездә, алар имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатын йөртә.
Үзгәрешләр БДИда катнашучыларга әллә ни йогынты ясамаячак – имтихан материалларының структурасы шул ук кала, сынау уздыру вакыты, һәр фән буенча чик баллар да былтыргы дәрәҗәдә саклана. Соңгы вакытта чыгарылыш сыйныфларга инша яздырта башлаячаклар дигән сүзләр йөри. Әмма бу үзгәреш быел имтихан тапшыручыларга кагылмаячак әле.
Әйткәнебезчә, төп үзгәрешләр БДИда төрле тәртип бозуларга юл куймау максатыннан кертелә. Әйтик, төбәк җитәкчеләренә имтихан уздырылачак һәр аудиторияне видеокамералар белән җиһазлау бурычы куелган. Шулай ук мәҗбүри рәвештә on-line трансляция оештырылырга яки сынау барышы яздыртылырга тиеш.
-
Татар телендәге беренче гаилә интернет-сайты тәкъдим ителде 23.01.2014

Ата-аналар өчен www.gaila.ru адресында “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет-версиясе эшли башлады. Бу – гаилә һәм бала тәрбияләү темалары буенча махсуслашкан татар телендәге беренче интернет-сайт.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы сайты укучылар аудиториясен активлаштыру, журналда урын алмаган өстәмә материаллар белән таныштыру, шулай ук редакция тормышының көндәлек эшчәнлеген тулырак яктырту максатыннан булдырылды.
-
Хәвефле уеннар 23.01.2014

Замана баласы туганда ук компьютерда эшли белә, дип уйларсың. Бер караганда, бу яхшы да кебек: яңа технологияләргә җайлашу үзләренә җиңелрәк булачак. Ләкин табиб, психолог кисәтүләре дә сагайта – бүгенге балалар, аеруча үсмерләр, «компьютер бәйлелеге», дигән яңа чирдән интегә икән.Авыруга сабышырга 2 ай җитә
Компьютер бәйлелеге турында беренче тапкыр 80нче еллар башында ук Америка галимнәре сүз кузгата. Ә безнең илдә андый «авырулар»ны соңгы 10 ел эчендә генә «дәвалый» башлаганнар.
-
IT-чемпион 22.01.2014

Укучыларны төрле призлар белән кызыксындырып узган уку елында “IT- чемпион” бәйгесе игълан иткән иде. Безнең мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы укучысы Абдрахманова Алиягә дә приз эләкте. Ул мәктәбебез буенча иң күп бал җыеп махсус футболкага ия булды. Әфәрин , Алия!
-
Күркәм шәхес 22.01.2014

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан 21 нче декабрь көнне мәктәбебезгә тагын бер күркәм шәхес килде. Ул, мәктәп бусагасын атлап чыккан көннән үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгында механизатор эшенә багышлаган Корбангалиев Алмаз иде. Алмаз укучыларыбыз белән гади генә аралашып , аларга үзенең матур фикерләрен белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Алмаз шат күңелле,ипле, сәнгатькә гашыйк, спорт сөюче, гомумән алганда бар яктан да сәләтле шәхес буларак , укучыларыбыз күңеленә кереп калды
-
Рәхмәт әйтә белегез. 22.01.2014

”Рәхмәт” бик әйбәт сүздер,
Сез, бәлки, белмисездер?
Ул күңелне үстерә,
Җанга рәхәтлек бирә.
Шуңа да һәрберегез
Рәхмәт әйтә белегез!
Менә шул уңайдан укучыларыбыз белән бик матур балалар иртәсе үткәрелде. Укучыларыбыз сугыш батырларына, әниләргә, әбиләргә, сыйныф җитәкчеләренә, укытучыларга, гүзәл Татарстаныбызга һәм башкаларга рәхмәтләрен белдереп берсеннән – берсе мәгънәле, матур шигырьләр сөйләделәр. Бу көн бик күңелле үтте, балаларга бик ошады бу “рәхмәтле” иртә.











