МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Ачык класс сәгате 13.02.2014

7 нче сыйныф җитәкчесе Мәлик Тимерханович ачык класс сәгате үткәрде
-
Ачык дәрес 13.02.2014

13 нче февраль көнне 5 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова З.З. “Антонимнар” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес башында карточка һәм “Кем тизрәк” уены аша үткән дәрес материалы ныгытылды. Мәкальләр аша укучылар дәреснең темасын үзләре ачыкладылар. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды. Сингапур элементлары да күрсәтелде. Укучылар бик актив булдылар. Дәрес материалын тулысынча үзләштерделәр. Дәрескә кергән укытучылар укучылардан канәгать калдылар.
-
Семинар 13.02.2014

Бүген мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде.
Килгән кунаклар ачык дәрес карадылар һәм мәктәп белән таныштылар
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 11.02.2014

Бүген КФУ тарафыннан үткәрелгән физика һәм информатика олимпиадасы җиңүчеләре бүләкләнде.
-
Очрашу кичәсе 09.02.2014

Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Г.Г.Бариева ачып җибәрде. Ул хәзерге вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар белән таныштырды һәм сыйныфташларга күңелле ял итүләрен теләде. Быелгы очрашу кичәсенә моннан күп еллар элек укытып ялга чыккан укытучылар да килгән иде.
Мәктәпне моннан 15, 20, 25, 30, 35, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаганнарның күпчелеге килгән иде. Алар беренче укытучылары, үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр, мәктәпкә үз сыйныфташлары исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
-
"Лыжня России- 2014" 08.02.2014

мәктәбебездәге барлык укучылар һәм укытучылар чаңгыга басты. Аларны көннең салкын булуы да, ачы җилләр дә куркытмады.
-
Очрашу кичәсенә рәхим итегез! 05.02.2014

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә – Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Быел да төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап чыккан укучыларны үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашу кичәсенә чакырабыз.
Очрашу кичәсе 8 нче февраль көнне 18 сәгатьтә башлана. Һәммәгезне бәйрәмгә көтеп калабыз. -
Трагедия в столичной школе разыгралась по американскому сценарию 03.02.2014

Новости о стрельбе в школах США СМИ публикуют регулярно. Чаще всего террористами становятся учащиеся этих учебных заведений. Произошло так и в Москве: 11-классник Сергей взял в заложники целый класс, расстрелял учителя и полицейских. Возможно, он насмотрелся американских боевиков — на его страничке в соцсети много видео со стрельбой, может быть произошел психологический срыв или конфликт с одноклассниками — причину установят специалисты.
-
Бездә "Математик марафон" 01.02.2014

31 январь көнне мәктәбебез Балтач, Норма, Алан мәктәпләреннән яшь математикларны кабул итте. Мәктәбебездә ул көнне районкүләм Математик марафон уенының зона ярышлары узды.
Һәр мәктәптән килгән командалар бик көчле әзерләнгән иде. Алар зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Жюри членнарына һәркайсы җиңүгә омтылган командаларны бәяләү бик җиңел булмады.
Ярышларда беренчелекне Норма, икенче урынны Бөрбаш, өченче урынны Балтач, дүртенче урынны Алан мәктәбе укучылары яулады.
Ярышлар тәмамланганнан соң командалар мәктәп ашханәсендә чәй эчтеләр. -
Ачык дәрес 31.01.2014












