МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Ата – аналар җыелышы 27.12.2013

25 нче декабрь көнне ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Гүзәл Галимулловна әти – әниләрне уку нәтиҗәләре белән таныштырды, дәрестән тыш чаралардагы уңышларны әйтеп үтте. Әти – әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Каникулларда балаларны саклау һәм куркыныч хәлләрне булдырмау хакында аңлатты. Аннан соң башлангыч сыйныф укучылары әти – әниләргә “Аулак өй” уенын уйнап күрсәттеләр. Әти – әниләргә бик ошады балаларның чыгышы. Алар бик ошатып, сөенеп киттеләр. Рәхмәтләрен җиткерделәр
-
Яңа еллар котлы булсын! 27.12.2013

Яңа ел бәйрәменә һәр класс стена газеталары чыгарды. Газеталар берсеннән – берсе матур һәм эчтәлекле. Укучыларыбыз Яңа елда һәркемгә изге теләкләрен белдергәннәр, матур котлау сүзләре язганнар. Әфәрин укучылар тырышкансыз, газеталар искиткеч матур чыккан
-
Сингапур технологияләре безнең шартларга яраклаштырып кулланыла - Энгель Фәттахов 27.12.2013

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу елны үзе өчен авыр ел булды дип санавын җиткерде. Чөнки ул мәгариф өлкәсенә башка тармактан килеп кергән кеше. Журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдергәннән соң, министр эшнең бик күп икәнлеген, килеп җитмәгән якларның да булуын белдерде. “Армия бик зур. Без үзебез генә муниципаль бермәлекләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ниләр булуын белеп тә бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә бөтен массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп барабыз. Минем эшемдә бу беренче урында тора”, - диде министр.
-
Сөйләшәбез төрле телләрдә 26.12.2013

25 нче декабрь көнне 5 – 8 сыйныф укучылары арасында инглиз теленнән шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып үтте. Укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен инглизчә сөйләделәр. Бу бәйгедә иң оста шигырь сөйләүче, 5 сыйныф укучысы Корбанова Чулпан булды. Конкурста катнашкан укучыларга бәяне укучылар үзләре билгеләделәр һәм аларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырдылар
-
Кыш бабай бүләк өләште 26.12.2013

24 нче декабрь көнне дәресләр бетешкә, мәктәбебезгә Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Алар укучыларыбызга күчтәнәчләр алып килгәннәр.Алар укучыларыбызга матур теләкләр теләделәр. Укучыларыбыз бик сөенеп, җырлап – биеп күрсәттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотоларга төштеләр. Шундый күңелле булды.
-
Яңа ел белән тәбрик итәбез! 26.12.2013

Бәйрәмнәрдә – бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы.
Гомер буе озатып бара безне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.
Җир өстенә аклык-пакълек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын!
Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
-
Без һәрвакыт әзер! 24.12.2013

2 һәм 3 нче сыйныф укучыларын эзтабарга алу максатыннан алар белән алдан кагыйдәләрне өйрәнү, эзтабарлар нинди булырга тиеш икәнлеге хакында әңгәмәләр корылды. “Эзтабар юлдашы” программасы нигезендә барлык эзтабарларга хас сыйфатларны, эшләрне барладылар. Эзтабарларның өндәмәсен, шигарен кат - кат кабатлап, исләрендә калдырдылар. Эзтабар булырга бик теләп әзерләнделәр алар
-
Мониторинглар. 24.12.2013

График буенча 5-11 сыйныф укучылары да мониторингларны эшләп чыктылар . Укучыларыбыз үзләрен сынап карадылар. Мониторинглар эшләү укучылар өчен файдалы да булды. Алар үз белемнәренең ни дәрәҗәдә булуын. Нәрсәләрне күбрәк белергә, кайсы фәннәрне ныграк үзләштерергә икәнлеген белделәр. Белмичә калдырган сораулар өстендә кабат укытучы апалары белән, бер – берсе белән бергәләп эшләделәр, кызыксынып үзләрен тикшереп карадылар. Мониторинглар эшләү бер дә зыянга булмады
-
Мәңге яшь кала йөрәк 24.12.2013

23 нче декабрь көнне , тарих укытучысы Рәмзия Миннехановнаның 55 яшьлек юбилее уңаеннан, мәктәбебездә бәйрәм тантанасы булып үтте. Хөрмәткә лаек укытучы - Рәмзия Миннехановнага мәктәбебез диреторы Гүзәл Галимулловна туган көне белән котлап изге тәләкләрен җиткерде, аның хезмәтенә рәхмәт сүзләрен тапшырды.Ә укучыларыбыз матур җырлар, биюләр, шигырьләр аша хөрмәтләрен белдерделәр. Юбилей тантанасы бик күңелле үтте.
-
Туган көнегез белән тәбрик итәбез 21.12.2013

Мәктәбебезнең югары категорияле тарих укытучысы Рәмзия Миннехановнаның 22 декабрьдә туган көне.
Рәмзия Миннехановна Сезне чын күңелдән әлеге бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.











