МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Әниләр көне белән! 30.11.2013

29 ноябрь көнне 6 сыйныф укучылары Әниләр өчен бик матур кичә оештырды. Кичә мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловнаның җылы тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Ул бик матур риваятьләр сөйләде, әниләрнең матурлыгын исбат иткән әсәрләрдән өзекләр китереп, тирән эчтәлекле, мәгънәле мисаллар китерде. Аннан соң укучыларыбызның матур җырлары, шигырьләре белән бергә әниләребез өчен кызыклы кичә башланып китте. Күңелләрне ял иттерә торган салмак уеннар белән оештырылган кичә бик кызык һәм күңелле үтте. Бәйрәмне оештырган сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Тәльгатовна кичәне тыныч кына, матур гынаалып барды, әниләребезгә изге теләкләрен җиткерде, тәртипле, матур балалар үстергәннәре өчен аларга зур рәхмәтен әйтте. Кичәдән бик матур хисләр белән таралыштылар.
-
Семинар 29.11.2013

29 нчы ноябрь көнне ,мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булып үтте. Анда безнең мәктәбебезнең 1 нче сыйныфлар укытучысы Рамилә Шамиловна, 2 нче сыйныфлар укытучысы Лилия Асхадулловна, 3 нче сыйныфлар укытучысы Миләүшә Нәзировна, 4 нче сыйныфлар укытучысы Гөлсинә Норлыходовна ачык дәресләр күрсәттеләр. Аннан соң укытучыларыбыз барлык башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә бик матур чара – “Аулак өй” уены оештырдылар. Уен бик матур үтте. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән кунаклар бер – берсе белән фикерләр алышып, барлык үткәрелгән чараларны анализлап үттеләр. Барысын да ошатып, яратып,яңа мәктәпнең матурлыгына, чисталыгына, байлыгына сокланып киттеләр
-
Ачык дәрес 29.11.2013

29 ноябрь көнне 1 нче сыйныфлар укытучысы Гильмуллина Рамилә Шамил кызы математикадан “ 7 саны һәм цифры” дигән темага ачык дәрес күрсәтте, укучыларны 7 цифры белән таныштырды, математик сөйләмнәрен һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерүгә нык игътибар итте. Дәрес уен элементлары белән , бик күңелле алып барылды.
-
Ачык дәрес 29.11.2013

29 нчы ноябрь көнне Солтанова Гөлсинә Нурлохода кызы 4 сыйныфларда әйләнә – тирә дөнья фәне буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучыларга туган як сулыклары турында, туган як чишмәләре , аларны саклау һәм чистарту турында күп мәгълүмат бирелде. Табигатьне күзәтергә һәм яратырга, аның байлыкларына сак караш булдырырга кирәклеге хакында тирәнтен аңлатылды. Дәрес бик матур үтте. Укучылар дәрестә тырышып катнаштылар, үзләренең активлыкларын күрсәтә алдылар.
-
Ачык дәрес 29.11.2013

29 нчы ноябрь көнне 3 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес уздырылды. Дәрестә укучылар урын – вакыт килешендәге исемнәргә сораулар куярга, дөрес кушымчалар ялгап язарга өйрәнделәр. Шулай ук дәрестә санамышлар белү буенча да белемнәр тикшерелде. Ребуслар чишелде, карточкалар буенча эш оештырылды. Дәрес төрле алымнар кулланып, бик җанлы рәвештә үтте.
-
Ачык дәрес 29.11.2013

29 нчы ноябрь көнне 2 сыйныфлар укытучысы Шафигуллина Лилия Әсхәдулла кызы әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Кешеләр ни өчен культуралы үсемлекләр игәләр?” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белделәр. Дәрес бик оешкан төстә үтте, укучылар да дәрестә бик актив катнаштылар
-
“Аулак өй” 29.11.2013

29 нчы ноябрь көнне башлангыч сыйныф укытучылары мәктәбебезгә килгән кунакларга “Аулак өй” күренешен уйнап күрсәттеләр “Аулак өй”дә укучыларыбыз рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, татар халкының матур гореф – гадәтләрен искә төшереп , күңелле итеп уйнадылар. “Аулак өй” күренеше бик матур һәм күңелле үтте. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән кунаклар бер – берсе белән фикерләр алышып, барлык үткәрелгән чараларны анализлап үттеләр. Барысын да ошатып, яратып, яңа мәктәпнең матурлыгына, чисталыгына, байлыгына сокланып киттеләр
-
Макулатура җыйдык 27.11.2013

26 нчы ноябрь көнне укучыларыбыз макулатура җыю өмәсе оештырды. Өмәдә укучыларыбыз бик актив булдылар. Хәтер һәм тәртип саклау министрлары эшне бик тиз тоттылар. Укучылар да билгеләнгән сәгатькә килеп беттеләр. Икенче көнне 8 сыйныф егетләре дәрестән соң җыелган макулатураны төяп тә җибәрделәр. Әфәрин укучылар! Йорт тирәсендәге кирәкмәгән кәгазь һәм чүпрәкләрне теләсә кайда атып йөрткәнче, менә шулай тиешле урынга озату күпкә файдалы булыр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 25.11.2013

Бөек Җиңү көне шатлыклы көн булса да, кемнәрнеңдер күңелендә ул әрнү – сагыш уята торган көн. Яшь аралаш килә торган шатлыклы көн ул, Җиңү яулаган көн. Тик бу көнне яу кырында һәлак булганнарны искә алуы тагы да авыр. Чөнки бик күпләр ятим калганнар, якыннарын югалтканнар. Күпме ачы язмышлар язылган шушы сугыш аркасында. Менә шуларны гыйбрәт итеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау максатыннан мәктәбебез коридорына күргәзмә эшләп куелды. Күргәзмәдәге материалларга күз салып, ул вакытлардагы авырлыкларның ни дәрәҗәдә булуын аңлап, бүгенге яшәешебезнең матур һәм рәхәт булуына шөкер итәсе иде. Безгә Бөек Җиңү таңы бүләк иткән бик күп каһарманнарыбыз алдында баш иеп, исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен белеп яшисе. Күргәзмәләр нәкъ менә шуңа өнди дә
-
Волейбол 25.11.2013

23ноябрь көнне район күләмендә, “Хыял” яшьләр үзәгендә волейбол ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышларда безнең 7нче һәм 8нче сыйныф егетләреннән торган волейболчылар командасы III урынга лаек булды. Әфәрин егетләр, сезне чын күңелдән бу уңышыгыз белән котлыйбыз. Киләчәктә тагы да алдынгы урыннар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.











