МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Корбан ашы 24.11.2013

23 ноябрь көнне мәктәбебездә зур бәйрәм – Корбан ашы уздырылды. Кунаклар да килде. Алар Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев, мөселман календарын нәшер итүче Фәния ханым Хуҗиәхмәт һәм мәктәбебезнең лаеклы ялда булган укытучылары. Бәйрәмне Җәлил хәзрәт башлап җибәргәннән соң, Рамил хәзрәт бик матур һәм мәгънәле итеп вәгазь сөйләде. Фәния ханым бүләкләр дә алып килгән. Ул һәр балага догалар язылган матур китапчыклар өләште. Аннан тәмле аш һәм корбан ите белән пешерелгән пылау белән сыйландылар. Бәйрәм бик матур үтте. Соңыннан мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна барлык кешегә изге теләкләрен җиткерде. Кешегә яхшылык эшләи алмасагыз да, начарлык эшләмәгез дигән матур фикерләрен әйтте. Бәйрәмне оештырган барлык кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бездә кунаклар 23.11.2013

22 нче ноябрь көнне мәктәбебезгә тагын кунаклар килде. Бу юлы районның география укытучылары. Алар безнең укытучыбыз Мәгъфүр Раифовичның дәресен карадылар. Табигатьнең иң зур байлыгы булган сулыклар, чишмәләр темасына үткәрелгән тәрбия чарасы да карадылар. Семинарга килгән һәркем үзенең фикерләрен җиткерде, алар шулай бергәләп тәҗрибә уртаклаштылар.Үз эшчәнлекләрендә булган уңай һәм тискәре якларны барлап, бер – берсенә киңәшләр биреп, уртак бер нәтиҗәгә килделәр. Семинардан һәммә кеше үзенә бер максат куеп таралышты
-
Тәҗрибә уртаклашып 21.11.2013

19 нчы ноябрь көнне безгә районыбызның химия укытучылары килде. Алар тәҗрибә уртаклашу максатыннан,мәктәбебезнең химия укытучысы Раушания Урановнаның дәресен карадылар. Аннан актлар залында кунаклар өчен ачык чара да күрсәтелде. Чара бик матур үтте. Авылыбызның матур табигатенә соклану, аның иң матур урыннарын башкаларга да күрсәтү, белдерү максатыннан оештырылган бу чара, укучыларыбыз тарафыннан эшләнгән презентацияләр күрсәтү белән беррәттән театраль тамаша, матур җыр, биюләр белән алып барылды. Семинарга килгән һәркем уңай фикерләр белән таралды
-
Салым түләү хезмәткәрләре көне 21.11.2013

Бу көнне исләрендә калдыру һәм әлеге хезмәткәрләрнең хезмәте белән танышу максатыннан мәктәбебез күләмендә укучыларыбыз өчен тәрбия сәгатьләре үтте. 5 – 7 сыйныф укучыларына тарих укытучысы Рәмзия Миннехановна, 8 – 9 сыйныфлар өчен авыл җирлеге хезмәткәре Гөлнур Гильметдинова, 10 – 11 сыйныфлар өчен экономика дәресләрен алып баручы Мәгъфүр Раифович укучыларыбызга бәйнә – бәйнә аңлаттылар, бу юнәлештә белемнәрен тирәнтенрәк исләрендә калдыру өчен презентацияләр күрсәттеләр.Укучылар белән фикерләр алыштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр. Әлеге хезмәткәрләрнең алдында зур җаваплылык һәм төгәллек торганлыгына төшенделәр алар.
-
Көзге экскурсия 20.11.2013

7 сыйныф укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар. Авылыбызның иң матур урыны, плотина буена ял итәргә бардылар алар. Балык тотып уха пешереп ашаганнан соң, көлдә бәрәңге пешереп тә сыйландылар. Тәмләп чәй дә эчтеләр. Тамак ялгап алганнан соң табигатьтә күңелле уеннар уйнадылар. Көзге табигатьнең матурлыгын күреп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Шаярдылар, уйнадылар, һәр күңелле мизгелне фотога төшереп алдылар, кыскасы бик күңелле чара булды бу алар өчен. Мәктәп еллары, менә шулай матур чаралары белән һәркемнең күңелендә калсын иде.
-
“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” 20.11.2013

“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” девизы астында Бөрбаш урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары ярдәмгә мохтаҗларга булышалар, өлкән буын кешеләре турында кайгырталар, ә алар балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар. Авылыбызда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр күп булмаса да, бар. Авылдашыбыз Рәйсә апа Әхмәдиеваның да хуҗалыгында укучыларга эш табыла. Кызлар аның өйен җыештыра: идәннәрен юа, тузаннар сөртә, ә малайлар су алып керәләр, утын яралар һәм башка эшләрен эшлиләр.
Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне бер-беребездән кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик, кеше булып калыйк!
-
Без беренче 18.11.2013

17 нче ноябрь көнне Кукмара, Саба, Балтач районы балалары арасында шахмат ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышларда безнең укучыларыбыздан торган шахматчылар командасы беренчелекне яулады. Ә аерым укучыларга килгәндә, Каримуллин Самат һәм Хайруллина Ләйсән I урынны, Гильметдинов Илназ һәм Асадуллина Диләрә II урынны яуладылар. Ә 2 сыйныф укучысы Шакиров Әмир әлеге ярышларда иң яшь шахматчы буларак билгеләп үтелде. Укучыларыбызның һәммәсенә дә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Әфәрин укучылар, булдырдыгыз! Киләчәктә тагы да зур уңышлар сезгә.
-
Кызыклы очрашу 14.11.2013

13 ноябрь көнне мәктәбебездә кызыклы очрашу булып узды.7 сыйныф укучылары , игезәкләр- Галиев Дилүс белән Дилүзәнең әтиләре, өченче ел рәттән, эшендә яхшы эшләгәне өчен, чит илләрдә ял итеп кайта. Быел да Германиягә эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга барды. Анда күргәннәрен, барысын да кызык итеп сөйләде. Укучыларыбызга тырыш булырга, тырышып укырга , китаплар күп укырга кушты, чит телләрне дә ныгытып өйрәнергә, үзеңә кирәкне ничек тә аңлатырга кирәк булуына төшендерде. Үзең тырышмасаң бернәрсәгә дә ирешеп булмаганны аңлатты
-
Уңышлар телибез 14.11.2013

15 ноябрь көнне Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбендә “Мин авылны сайлыйм” IV Республика күләм конкурсы булып узачак.Безнең мәктәптән 10 сыйныф укучысы Гөбәйдуллина Зөһрә һәм җитәкчесе Валиева Раушания Урановна катнашачаклар.Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
Әдәби-музыкаль кичә 14.11.2013

14 ноябрь көнне мәктәбебездә Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.Бу кичәдә укучылар Р.Фәйзуллиның шигырьләрен сөйләделәр.Аның сүзләренә язылган җырлар җырланды.Р.Фәйзуллиның туган тел, әниләр турында шигырьләре безгә бик ошады. Август аенда шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее булды.Равил абыйга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез











