МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Хатирәләрне яңартып. 25.10.2013

24 нче октябрь көнне 10 сыйныф укучылары Хәйретдинова Гүзәл һәм Гобәйдуллина Зөһрә авылыбызның иң мөхтәрәм һәм ихтирамга лаек шәхесе – сугыш ветераны Нурҗиһан апа белән очрашып, аның хәлен белеп сөйләшеп кайттылар. Нурҗиһан апага үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, видеоязма алып кайттылар. Бик күп авырлыклар, газаплар күрсә дә ветераныбыз тормыштан канәгать булып гомер кичерүен, һәр кешенең үз язмышы булуын аңлатып, күргәннәрен гыйбрәт итеп укучыларыбызга сөйләде. Аларга изге теләкләрен җиткерде. Бүгенге көн тормышларыбызның оҗмахка тиң булуын әйтеп, шушы тормышларның рәхәтен, кадерен белеп, бер – беребезгә рәхим – шәфкатьле булып, игелекле булып, акыллы булып, күңелсезлекләргә юл куймыйча яшәргә өндәде ул укучыларыбызны.
-
Бездә кунаклар 24.10.2013

23 нче октябрь көнне мәктәбебезгә кунаклар килде. Түгәрәк җитәкчеләренең семинары булып үтте бу көнне. Районның барлык мәктәпләрендә төрле юнәлешләрдә өстәмә белем бирүче түгәрәк җитәкчеләре безнең мәктәбебезнең театр түгәрәге эшчәнлеген күзәттеләр. 6 сыйныф укучылары аларга “Кәнфитләр патшалыгында”дип аталган, тәрбияви яктан бик мәгънәле спектакль күрсәтте. Ә инде 2 сыйныф укучылары матур биюләрен башкардылар. Балтач мәктәбеннән Гарифуллина Мәүлизә , Чутай мәктәбеннәнВафина Энҗе, Яңгул мәктәбеннән Хабибрахманова Римма апалар безнең башлангыч сыйныф укучыларына төрлечә уеннар уйнатып, үз эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Безнең укучыларыбыз аларга зур ярәмчеләр булдылар. Киңәшмәгә килүчеләр бик ошатып киттеләр укучыларыбызны. Килгән кунакларның үзләренә дә Фирания Ханифовна япон сәнгате “Канзаши” төре белән матур чәчәкләр ясарга өйрәтеп җибәрде. Бик кызыклы һәм файдалы киңәшмә булды бу һәркем өчен.
-
Безнекеләр “Тамчы- шоу”да 23.10.2013

21 октябрь көнне 8 сыйныф укучыларының егетләр һәм кызлар командасы Казанга “Тамчы-шоу” уен – ярышында катнашып телевидениегә төшеп кайттылар. Тапшыру укучыларыбызга бик ошаган. Уенда бик актив һәм сорауларга җавапларны төгәл бирә алганнанр. Жюрилар да укучыларыбызны мактаганнар, зур әзерлек белән килгәннәре өчен рәхмәтләрен җиткереп, истәлеккә китаплар бүләк иткәннәр. Г.Камал театрына кунакка көтеп калганнар. Алда әле укучыларыбызны тагы Казан көтә, чөнки бу тырышлыклары өчен алар театр карарга барачаклар. Әфәрин укучыларыбыз, булдырдыгыз! Республика мәктәпләре арасында мәктәбебезнең дәрәҗәсен төшермәдегез.
-
Сәламәтлек – зур байлык 23.10.2013

22 октябрь көнне укучыларыбызны район больницасыннан килгән врачлар медицина күзәтүе үткәрделәр. Аларның һәрберсе, һәр баланы берәмләп, бар яктан да сәламәтлекләрен тикшереләр. Кайбер балаларга киңәшләрен бирделәр. Рәхмәт аларга . Балаларга да, врачларның үзләренә дә исәнлек – саулык телибез.
-
Атналык эшкә йомгак 21.10.2013

Атна саен дүшәмбе көнне, иртәнге линейкада укучыларыбыз атналык эшкә нәтиҗә ясыйлар. Дежур класс барлык юнәлешләрдәге эшләр буенча мәгълүмат тапшыра . Республика һәм район яңалылары белән таныштыра. Линейкада мәгариф һәм чисталык министрлары да чыгыш ясый. Алар уку һәм класслардагы тәртип, укучы формасы һәм чисталык буенча нәтиҗә ясыйлар.
-
Проектлар конкурсы 21.10.2013

Узган уку елында поектлар конкурсында катнашып, җиңү яулаганы өчен 10 сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл җиңүче буларак мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җитәкчесе, технология укытучысы Фирания Ханифовна. Җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә!
-
Кул көрәше 21.10.2013

19 нчы октябрь көнне Пыжмара урта мәктәбендә үткән кул көрәше ярышында безнең укучыларыбыз да катнашты. Мифтахова Гүзәл, Мөхетдинов Рәсил,Хадиев Фәннүр, Гиниятуллин Рөстәм. Һәммәсе тырышып катнашып, үзләрен сыный алдылар. Нәтиҗәләр дә бар. Мөхетдинов Рәсил IV урынга лаек булса, Гиниятуллин Рөстәмнең нәтиҗәләре тагын да куанырлык, ул II урынга лаек булган. Әфәрин, егетләр, котлыйбыз. Киләчәктә тагы да тырышып, ныграк шөгыльләнеп, тагы да зур уңышларга ирешергә язсын иде.
-
Олимпиада 19.10.2013

18 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә рус теленнән олимпиадалар үткәрделәр. Укучыларыбыз бик тырышып эшләделәр. Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда да зур уңышлар телик аларга
-
БДИны янә үзгәрешләр көтә 18.10.2013

Бердәм дәүләт имтиханында хокук бозулар еш күренеш. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска тырышып, ел да имтихан уздыру тәртибенә үзгәрешләр керткән булалар. Әмма әлегә боларның берсе дә тиешле нәтиҗә бирмәде. Шулай да Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сынауны гаделрәк итүгә өметен өзми – яңа тәкъдимнәр кертә.
Быелгы дәүләт аттестациясе бигрәк тә гаугалы булды. Көн дә диярлек төрледән-төрле хокук бозулар ачыклана барды. 2013 ел БДИ нәтиҗәләре буенча илебезнең 4 субъектында мәгариф органнары җитәкчеләре һәм төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәге директорлары үз вазыйфаларыннан азат ителгән. Тулаем алганда, дистәләгән мәгариф өлкәсе хезмәткәре эш урынын югалткан. Шуларның күбесе Төньяк Кавказда - биредә иң күп тәртип бозулар теркәлгән.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Рособрнадзор БДИ контроле һәм мониторингының яңа ысулларын уйлап табу юнәлешендә эшли. Киләсе елда, әйтик, һәр төбәк өчен аерым биремнәр төзергә ниятлиләр. Бүген контроль-үлчәм материаллар тәңгәл килергә мөмкин. Әйтик, Көнчыгыш төбәкләрдә имтиханнар иртәрәк башлана. Мәктәп укучылары үз биремнәрен Интернетка урнаштыра да, сынауны соңрак тапшыручылар аларны күчерә. Яңа тәртип гамәлгә кергәч исә, мондый очраклар булмаячак.
-
Олимпиада. 18.10.2013

Мәктәп күләмендә укучылар арасында фәнни олимпиадалар башланып китте. 17 октябрь көнне математика фәненнән укучыларыбыз үзләрен сынап карадылар. Кем тырыш а һәм булдыра, ул район олимпиадасында катнашачак. Алдынгы укучылар билгеле булгач, укытучыларыбыз алар белән тагын да ныклабрак әзерләнәчәкләр. Укучыларыбызгә зур уңышлар телик. Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда алар призлы урыннарга лаек буып, нәтиҗәләре куанырлык булсын иде.











