МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Семинар 31.10.2013

30 нчы октябрь көнне районкүләм музыка укытучыларының семинары булып үтте мәктәбебездә. Алар безнең укытучыбыз Динә Мәүлитовнаның 4 сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелгән җыр дәресен карадылар. Килгән кунакларга укучыларыбыз “Шат елмаеп яшик җирдә” дип исемләнгән ял концерты да әзерләгән иде. Барлык чараларны да, аеруча укучыларыбызның матур эшчәнлекләрен бик яраттылар. Аннан соң алар тәҗрибә уртаклашып үзара мастер класслар үткәрделәр, чыгышлар тыңладылар, фикер алышып,түгәрәк өстәл артында сөшләшү алып бардылар. Карадуган урта мәктәбеннән Гөлшәһидә Шамиловна хезмәттәшләре белән мастер класс күрсәтсә, Кенә урта мәктәбеннән Ильяс Искәндәрович үзенең чыгышы аша үз эшчәнлекләрендә фикерләр алышты. Семинардан үзләренә файдалы мәгълүматлар туплып, мәктәбебезне, укучыларыбызны бик ошатып таралыштылар
-
Экологик юнәлештә тәрбия сәгатьләре 31.10.2013

31 нче октябрь көнне класс җитәкчеләре экология темасына тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Табигать анабызны саклау, аны чиста тоту, чистарту безнең төп бурычыбыз икәнлеге хакында тагын бер кат ныгытып, исләренә төшерделәр. Класс җитәкчеләре презентацияләр күрсәттеләр. Укучылар бер – берсенә сораулар биреп, дөрес җаваплар эзләделәр. Мондый тәрбия сәгатьләре укучыларыбызга бик файдалы һәм кирәкле
-
Халыклар бердәмлеге көне. 30.10.2013

Мәктәбебездә халыклар бердәмлеге көнен искә алу максатыннан тарих укытучысы Рәмзия Миннехановна укучылар белән әңгәмә үткәрде. Алар төрле , үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр, Дмитрий Пожарский, Кузма Минин кебек атаклы шәхесләр белән таныштылар. Әңгәмә бик җанлы, кызыклы үтте
-
Көзге муллык кыла тантана. 29.10.2013

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
28 нче октябрь көнне укучыларыбыз яшелчә һәм җиләк җимешләрдән натюрмортлар ясап куйдылар. Берсеннән - берсе бай, төрлечә уйлап чыгарып эшләгәннәр. Әллә нинди формаларда үскән бәрәңгеләр, кабаклар алып килгәннәр. Яшелчәләрдән үзләре дә төрле – төрле кызыклы әйберләр ясаганнар. Бик матур булган, молодцы!
-
Хезмәт төбе – хөрмәт 29.10.2013

28 нче октябрь көнне 9 сыйныф укучылары авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү йөзеннән концерт куйдылар. Алар матур шигырьләр, җырлар аша хезмәт кешесенә булган изге хисләрен, теләкләрен җиткерделәр . Берсеннән берсе матур яңа биюләр башкардылар. Концерт караган һәммә кеше рәхәтләнеп ял итте. Тырышып әзерләнгәннәр, бик күңелле, бик матур булды концерт.
-
29 октября – День рождения комсомола! 29.10.2013

С юбилеем! 95 лет прошло с тех пор, как был организован Всесоюзный Ленинский Коммунистический Союз Молодежи. За эти годы многое изменилось, в том числе не стало и СССР, но у тех, кто был в рядах ВЛКСМ, задор молодежный сохранился и сегодня, как поётся в песне, не расстанусь с комсомолом – буду вечно молодым!
-
Хәвефле уеннар 28.10.2013

Замана баласы туганда ук компьютерда эшли белә, дип уйларсың. Бер караганда, бу яхшы да кебек: яңа технологияләргә җайлашу үзләренә җиңелрәк булачак. Ләкин табиб, психолог кисәтүләре дә сагайта – бүгенге балалар, аеруча үсмерләр, «компьютер бәйлелеге», дигән яңа чирдән интегә икән. Авыруга сабышырга 2 ай җитә Компьютер бәйлелеге турында беренче тапкыр 80нче еллар башында ук Америка галимнәре сүз кузгата. Ә безнең илдә андый «авырулар»ны соңгы 10 ел эчендә генә «дәвалый» башлаганнар. – Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара, – ди ТР Наркология диспансеры баш табибы урынбасары, психиатр-нарколог Фәнүс Моратов. – Андыйларның күбесе – малайлар. Саннарга әйлән¬дерсәң, компьютерга куркыныч дә¬рәҗәдә бәйле бер кызга 10 малай туры килә. Ир-атларга хас булган «аучы» инстинкты сәбәпче монда. Бәйлелек бик тиз формалаша, моңа нибары 2 ай вакыт җитә. Әгәр вакытында чик куймыйсың икән, балагыз үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп батачак.
-
Авыл балалары “Перспектива”дан интегә 28.10.2013

Инде ике ел дәвамында Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында “Перспектива” һәм “Перспектив башлангыч мәктәп” мәгариф программалары актив файдаланыла. Тик яңа дәреслекләрдән риза булмаучы укытучы һәм ата-аналар шактый. “Әлеге программа авыл баласын надан калдыру өчен махсус эшләнгән” кебек фикерләр дә көннән-көн ешрак яңгырый.Татарстанда бу программалар юкка гына кертелмәгән үзе. Яңа уку-методик комплексның үзенчәлеге - ул гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары белән параллель рәвештә эшләнгән. Программаларны әзерләгәндә, галимнәр педагогика һәм психология өлкәсендәге алдынгы казанышларга таянып эш иткән, шул ук вакытта белгечләр Россиядәге классик мәгариф традицияләрен саклап калуга да ирешкән. Бу исә андый методик комплексның уникальлеген тагын да арттыра.Заманча методика ярдәмендә нәни бала шәхес буларак тизрәк формалаша, дәресләр укучыга сыйфатлы белем генә биреп калмый, ә аңа төрле яклап камилләшергә дә ярдәм итә, дип санала.
-
Батыр егетләребез 27.10.2013

26 нчы октябрь көнне егетләребез – Ахметзянов Хәниф,Фәхертдинов Рүзәл Арбор авылында үткән көрәш бәйгесендә катнашып кайттылыр. Нәтиҗәләре дә күңел сөенерлек. Алар икесе дә икенче урынга лаек булганнар. Әфәрин , егетләр! Гел шундый тырыш һәм батыр егетләребез булып калыгыз. Нык сәламәтлек һәм озын гомерләр сезгә.
-
Семинар 26.10.2013

25 нче октябрь көнне районкүләм семинар үтте. Семинарга тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучылар килде. Аларга Рим Фәргатович 8 сыйныф укучылары белән берлектә ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте. Килгән укытучылар әлеге чараларга уңай бәяләр биреп, Рим Фәргатовичка рәхмәтләрен җиткерделәр. Мәктәбебезне, укучыларны ошатып, зур канәгатьлек белән таралыштылар











