МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Армспорт 21.01.2014

Чепья мәктәбендә үткән кул көрәше ярышында укучыларыбыз бик актив катнашты. Ярышта катнашып матур гына нәтиҗәләргә дә ирештеләр. 8 сыйныф укучысы Нуретдинов Нияз һәм 11 сыйныф укучысы Хисаметдинова Лилия III урынга аек булсалар, 8 сыйныф укучысы Фәхертдинов Рүзәл һәм 11 сыйныф укучысы Нурисламова Ләйсән пъедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Молодцы, егетләр, кызлар! Җиңүләрегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Алда тагы да зур уңышлар телибез. Сәламәт булыгыз. Гел шундый тырыш укучыларыбыз булып калыгыз
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 20.01.2014

В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
ПараллельСельские школыГородские школы1-4 классы-23 C-25 C5-9 классы-25 C-27 С10-11 классы-30 С-32 С -
Сабантуй - ел әйләнәсендә 20.01.2014

Яңа ел балалар татар матбугаты дөньясына да яңалыклар алып килде. Туксан еллык чал тарихы булган “Сабантуй” балалар газетасы (төрле елларда ул төрле исемнәр белән чыкты) зәвыклы журналга әверелде. Хәзер ул айга ике тапкыр чыгачак. “Без бөек үзгәрешләр, бөек әверелешләр заманында яшибез. Вакыйгалар, яңалыклар, күренешләр яшен тизлеге белән алышынып кына тора. Әле ун ел элек кенә күз алдына да китерә алмаган нәрсәләр бүген гадәти бер көндәлек әйбергә әйләнә дә куя. Газетаның да, журналның да үз кануннары, үз үзенчәлекләре бар. Һәрхәлдә, үзгәрешләрнең барысы да әйбәт якка, матур якка булыр дип өметләнәбез. Иң мөһиме, ул тагы да эчтәлеклерәк, тагы да матуррак, укучыларыбызга тагын да якынрак булсын өчен тырышабыз. 90 елга якын чыгып килгән, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз укып үскән газетабызның матур-матур традицияләрен дә дәвам итәчәкбез”, - ди Татарстанның халык шагыйре, “Сабантуй” журналының шеф-мөхәррире Роберт Миңнуллин.
Олы юл узган басма 1924 елда “Яшь ленинчы” булып нәшер ителә башлый. Сугыш елларында туктап тора, ә Бөек Ватан сугышыннан соң яңадан эшли башлый. Үзгәртеп кору чорыннан “Сабантуй” газетасы буларак үзгәртелә. -
Бөрбаш күмәк хуҗалыгы призына хоккей ярышы 18.01.2014

Бүген мәктәпнең хоккей мәйданчыгында Бөрбаш күмәк хуҗалыгы призына хоккей ярышы үткәрелә.
Төп приз өчен авылыбыздан өч команда: өлкән класс укучылары, студентлар, авыл яшьләре командалары һәм Пүскән авылы яшьләре командалары көрәшә.
-
Ачык класс сәгате 17.01.2014

5 сыйныф укучылары белән берлектә Зөлфирә Зөфәровна ачык тәрбия сәгате үткәрде. «Сәламәтлек – зур байлык” темасы астында үткән әлеге тәрбия сәгатендә укучылар сәламәт яшәү рәвешенә өйрәнделәр. Төрле табышмаклар , кроссвордлар, мәкальләр аша сәламәтлекнең нидә икәненә төшенделәр. Зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә зыяны хакында әңгәмә кордылар. Мондый тәрбия сәгатләре укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм кирәкледер.
-
Иншаны онытмадылар 17.01.2014

Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, чыгарылыш сыйныф укучылары инша язудан азат ителгән иде. Хәзер менә бу сынауны кабат кайтармакчылар. Россия Президенты Владимир Путин, рус теле һәм әдәбиятыннан белемне ныгыту өчен, стандартларны үзгәртергә, укучыларга инша яздыруны кертергә кушты. Аның фикеренчә, илгә белем генә биреп калмыйча, рухи яктан бай, фикерле шәхесләр тәрбияли торган мәктәпләр кирәк.
Бу эшкә 2014-2015 уку елында тотынмакчы булалар. Июль аена кадәр Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә иҗади эшнең ничек башкарылачагын ачыклап бетерергә тиеш. Югары уку йортына кергәндә аның нәтиҗәләре БДИ белән беррәттән исәпкә алыначак. Бу яңалык инженер, химик кебек белгечлек алырга теләүчеләргә дә кагыла.
-
Без онытмыйбыз! 15.01.2014

Авылыбыз уртасында, яу кырында ятып калганнар өчен куелган монумент тирәсен чистартып, матурлап тоту безнең төп бурычыбыз. Укучыларыбыз бу эшкә һәрвакыт җаваплы карыйлар. Рулетка системасында хәтер секторы булган класс атна буе монумент тирәсен чистартып, тәртипләп тора. Безнең матур, тыныч тормышыбыз өчен үзләрен корбан иткән якташларыбызны, батыр көрәшчеләребезне без онытмабыз!
-
Педсовет 14.01.2014

13 нче январь көнне педагогик киңәшмә булып үтте. Көн тәртибендә,”Белемгә омтылыш- сыйфатлы укытуның төп шарты” темасына фикер алышу , икенче чирек йомгаклары хакында сөйләшү һәм яңа положениеләрне раслау, приказлар белән танышу иде. Төпле фикер алышулардан соң педсовет членнары балаларга тиешле белем дәрәҗәсен булдырырга , сәләтле балалар белән программа нигезендә эшне алып барырга , үзебезгә куелган бурычларны үтәргә дигән карарга килделәр. Балаларга игътибарлы булырга, һәрвакыт күзәтчелек итәргә кирәклек турында сөйләшүләр алып бардылар.
-
Интернет-тест нәтиҗәләре Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнде 12.01.2014

Интернет-тест нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2013 нче елның 27 нче декабренә кадәр билгеле булган иде инде. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнде.
Икенче тур 2014 нче елның 23 нче апреленнән алып 27 нче апреленә кадәр үткәрелә. КФУның abiturient.kpfu.ru порталында урнаштырылган җиңүчеләр исемлеге беренче (сайлап алу) турда җиңгән кешегә икенче турда катнашу өчен нигез булып тора.
Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерларга ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Олимпиадада катнашкан һәр кешегә сертификат тапшырылачак.
Чыганак: http://abiturient.kpfu.ru
Җиңүчеләр арасында мәктәбебез укучылары да булу бездә горурлык хисләре уята
-
Һәр шимбә кичендә ТНВ телеканалында «Белем дөньясы» тапшыруы 11.01.2014

Узган елның 14 декабреннән, шимбә көнне, кичке сәгать 5 тә (17.00) ТНВ телеканалында “ Белем дөньясы” дип аталган, яңа тапшыру эфирга чыга башлады. Тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр, Татарстан һәм аннан читтә милли мәгарифнең үсеше, алдынгы педагогик тәҗрибәләр, сәламәт яшәү рәвеше, сәләтле балалар, һ.б. белән таныштырып бара.
Тапшыру ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча ТНВ һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә әзерләнә.
Тапшыру киңкатлам тамашачыларга исәпләнгән һәм педагогик оешмаларның гына түгел, әти-әтиләрнең дә теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнә.











