Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Сәнгать атналыгына рәхим итегез! 25.01.2014

27 гыйнвар мәктәбебездә сәнгать атналыгы башлана. Программада
-
Котлыйбыз! 25.01.2014

Бүген район үзәгендә районның 5-9 нчы сыйныфта укучы балалар арасында шахмат буенча ярыш булды. Бу ярышта безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Нәҗметдинов Илшат, 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур, 5 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия һәм Хәйруллина Әлфия катнашты. Укучыларыбыз бу ярышта сынатмыйча район буенча 2 нче урынны яулап кайттылар. Ә Нәҗметдинов Илшат шәхси беренчелектә район буенча 3 нче урынны алып, Грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Команданы ярышка хәзерләгән физкультура укытучысы Насретдинов Айдар да Грамота белән бүләкләнгән. Барысын да бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Әфарин!
-
Кошман авыл җирлегендә отчёт җыелышы 23.01.2014

22 гыйнварда Кошман авылы җирлеге советының 2013 нче елга эшчәлеге турында отчёт җыелышы булды. Бу җыелышта мәктәп коллективы да катнашты. Җыелыш алдыннан узган концертта Кадыйрова Айгөл җитәкчелегендәге “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр бик матур итеп җырладылар . Ә мәктәп директоры Хәмидуллин Илмас Илдар улы мәктәпнең 2013 нче елда эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында мәктәпнең 2013 нче елдагы эшен төрле яклап яктыртты. Чыгыш җылы кабул ителде.
-
Педагогик киңәшмә утырышы 20.01.2014

Бүген мәктәптә укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмә утырышы булды.Киңәшмәдә түбәндәге көн тәртибе каралды:
1.II чирек нәтиҗәләре белән танышу.
2 .“Дәрес.Заманча дәрескә куелган таләпләр”(методик чыгыш –Садриева Р.З.)
3. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек-түгәрәк өстәл.
4.Төрлеләр.
Хәзерге заман таләпләре укытучыларга кискен таләпләр куйганлыгы турында аңлатылды, һәр дәрескә иҗади якын килеп эшләргә кирәклеге турында фикер алышу уздырылды.
-
Бадминтон ярышлары 18.01.2014

Бүген мәктәбебездә бадминтон буенча 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында район беренчелегенең зона ярышлары булды. Анда Кече Мәме, Надеждино, Ульянково, Бәрлебашы һәм Кошман мәктәбе укучылары катнашты. Безнең мәктәп укучылары да башка яшьтәшләре кебек ярышта актив булдылар. Тик кызганыч, аларга бу юлы уңыш елмаймады.Туган стеналары да укчыларыбызга ярдәм итә алмады.
-
Өлкәннәргә ярдәм итәбез 18.01.2014

Балалар оешмасының төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Шул максаттан мәктәбебездән тимурчылык хәрәкәте дәвам итә. Балаларыбыз атна саен үзләренә беркетелгән өлкәннәргә булышырга йөриләр, хәлләрен беләләр. Кичә исә көчле кар яуганнан соң балаларыбыз кар көрәргә бардылар, юллар салдылар, сукмаклар ачтылар. Балаларыбызның изге эшләре дәвамлы булсын!
-
Укытучылар спартакиадага хәзерләнә 16.01.2014

Укытучылар спартакиадасына хәзерләнү максатыннан безнең мәктәп укытучылары катнаша алырлык спорт төрләренә җаваплы кешеләр билгеләнде. Укытучылар дартс, чаңгы, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы буенча Бәрлебашы мәктәбе укытучылары белән ярышырга уйлыйлар. Сынатмагыз, хөрмәтле коллегалар!
-
3 нче чирек башланды 13.01.2014

13 нче гыйнвардан мәктәптә укулар башланды. Яңа уку чирегендә укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Уку елының икенче ярты еллыгы да төрле бәйгеләргә, кызыклы чараларга, игелекле эшләргә бай булсын!
-
Лагерьның соңгы көне 09.01.2014

9 нчы гыйнвар, 2014 нче ел. Лагерьның соңгы көне. Әле кайчан гына 20 бала белән “Кояшкай” лагеры үз эшен башлап җибәргән иде. Инде 7 көн шаулап-гөрләп узып та киткән.Бу көн аралыкларында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, экскурсияләргә бардылар, белемнәрен ныгыттылар, яңа ел маҗараларын күрделәр, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар... Кыскасы бик күңелле булды.
Ә бүген исә, алар, лагерьны ябу тантанасында, үз көчләре белән әзерләгән җырлы-биюле концерт күрсәттеләр, алар өчен бар көчләрен куйган тәрбияче апаларына, пешекчеләргә һәм мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Ура! Кышкы лагерь ачылды! 03.01.2014

Бүгеннән мәктәбебездә кышкы лагерь эшли башлады. Тәрбиячеләр белән бергәлектә лагерьны ачу тантанасы бик күңелле узды. Балалар чыршы әйләнәсендә концерт куйдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балаларның йөзләрендә елмаю, күтәренке кәеф рухы чагылды.







