Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Ура, кышкы каникуллар җитте! 27.12.2013

Бүген мәктәбебездә кышкы каникуллар башланды.Балалар 28 нче декабрьдән 12 нче январьга кадәр ял итәчәкләр. Бу чорда мәктәптә алар өчен төрле түгәрәкләр,кышкы лагерь эшләячәк.Каникуллар күңелле үтсен!
-
Яңа ел!!! 27.12.2013

Бүген мәктәбебездә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәмнәре булып узды. Һәр укучы матур-матур киемнәрдән,күңелләре шат. Әлбәттә, нинди Яңа ел Кыш бабайсыз!? Ә Кыш бабай булган җирдә төрле тылсымнар һәм маҗаралар була. Барысы да җырлап- биеп, күңел ачып Кыш бабайның бүләкләрен алып,җылы хисләр белән,киләсе Яңа елга зур өметләр баглап өйләренә таралышты.Бәйрәм бик кызык һәм күңелле узды!
-
Яңа ел белән тәбрик итәбез! 26.12.2013

Яңа ел белән тәбрик итәбез!
Бәйрәмнәрдә – бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы.
Гомер буе озатып бара безне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.
Җир өстенә аклык-пакълек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын!
Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
-
КФУ да очрашу 23.12.2013

Узган шимбәдә районыбыз мәктәпләренең 11 директоры Казан ФедеральУниверситетына үзенчәлекле очрашуга бардылар. Лобачевский исемендәге китапханәнең түгәрәк өстәлле зур залында, КФУ ның ректоры Гафуров И.Р., Кайбыч һәм Тәтеш районнары башлыклары, мәктәп директорлары, университет эченә кергән институтларның җитәкчеләре һәм шул район мәктәпләрен тәмамлап бүген КФУ да укучы студентларны җыйган иде. Директор Хәмидуллин И.И. безнең мәктәпне тәмамлаган Мершинова Диләрә һәм Сабирова Лилия белән очрашканнар. Тулырак мәгълумәтне КФУ сайтында күрә аласыз.
-
Чисталык дәресләре 21.12.2013

Экология һәм тирә-юнь мөхитне саклау елы кысаларында мәктәптә төрле чаралар узды. 20 нче декабрь көнне 1-9 нчы сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде. География укытучысы Насретдинов И.Р. “Туган авылымның елга, күлләре” дигән темага дәрес-викторина үткәрде.
-
“Туган телем- серле тел” конкурсы 18.12.2013

17 нче декабрь көнне район күләмендә “ Туган телем – серле тел” конкурсы узды. Бу конкурста безнең мәктәптән “Көмеш каләм” түгәрәгенә йөрүчеләр Гарифуллина Чулпан, Гирфанова Ләйлә катнаштылар. Чулпан 3 нче урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнде. Ләйлә актив катнашучы буларак сертификат алды.
-
Тиздән Яңа ел!!! 18.12.2013

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз Яңа елга хәзерләнә башладылар. Бәйрәм программалары төзелде.Балалар Яңа ел турында җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнәләр, классларны бизиләр. Мәктәп алдында һәр класс үзенә бүлеп бирелгән урында кардан төрле сыннар ясарга керештеләр. Туңмыйча, авырмыйча Яңа еллар күңелле үтсен!
-
4 нче сыйныфлар сынала 13.12.2013

Алдан билгеле булганча, 4 нче сыйныф укучылары 10, 13, 16 һәм 18 декабрьдә математика, рус теле, татар теле һәм әйләнә тирә фәннәреннән мониторинг тикшерү үтәчәкләр. Бу чара Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясен реализацияләү мероприятияләре кысасында үткәрелә. Тикшерү вакытында узган тест нәтиҗәләренә билге куелмый. Балаларга уңышлар телик.
-
5-9 сыйныфларда мониторинг башланды 13.12.2013

Бүген 9 сыныфукучылары 4 фәннән, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрүче, Он-лайн тестлар үттеләр. Шундый ук сынауны 5-8 сыйныфлар да үтәчәк.
-
Россия Конституциясенә 20 ел 12.12.2013

12 декабрь - Россия Конституциясен кабул итүгә 20 ел. Укучылар белән Конституциянең төп билгеләре, Россиянең символлары, әһәмияте турында педагог-организатор Сабирова Г.Х. әңгәмә үткәрде һәм презентация күрсәтте. Укучылар Конституция турында шактый мүгълүматлы булуларын күрсәттеләр һәм белемнәрен тулыландырдылар. Әңгәмә Россия Гимнын башкару белән тәмамланды.







