Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Котлыйбыз! 26.02.2014

Килде ул көн! Катнашучы балалар гына түгел, өлкән остазлары һәм әти-әниләр дә дулкынланып көткән “СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК”ның 26 нчы февральдә район этабы үтте.Мәктәбебездәге “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз төрле номинацияләрдә чыгыш ясап призлы урыннар алдылар. 2 нче кечкенәләр төркеменең “Вокал-соло” номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә - 1 нче урын, 3 нче сыйныф укучысы Хикмәтуллина Кадрия - 3 нче урынны алдылар, ә 2 нче сыйныф укучысы Насретдинов Алмаз лауреат исеменә лаек булды. Шул ук төркемнең “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Егетләр” ансамбле 3 нче урынны яулады. Җитәкчеләре Кадыйрова А.С. һәм аның укучыларын бу зур җиңүләре белән котлыйбыз. 12 нче мартта булачак гала-концертта чыгыш ясаганда да югалып калмасыннар дигән теләктә калабыз.
-
Ягез әле, егетләр! 24.02.2014

Бүген хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан 5-9 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Ярыш бик киеренке булды. Егетләрне төрле яктан сынадык: турникта тартылдылар, гир күтәрделәр, канатка менделәр, автомат сүтеп җыйдылар, төймә тактылар, хат яздылар, спортның башка төрләрендә көч сынаштылар һәм саклану алымнарын кертеп тәмамладылар. Аз гына өстенлек белән "Солдатлар" командасы "Спецназ" командасын җиңде. Командаларга бүләкләр, ә аерым ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә һәм актив катнашучыларга Грамоталар тапшырылды.
-
Атналык йомгаклары 24.02.2014

Бүген линейкада физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре атналыгына йомгак ясалды. Укучыларга Грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләр
Урын
Өстәл теннисы
Әхмәтшин Илнур -7 кл
I
Фәйзуллин Шәфкать – 8 кл
II
Волков Руслан – 6 кл
III
Дартс
Әхмәтшин Илнур -7 кл
I
Шәрәфиев Айрат – 5 кл
II
Салахова Илфия – 5 кл
II
Хәйруллина Әлфия – 5 кл
III
Шахмат
Сабиров Ислам -6 кл
I
Әхмәтшин Илнур – 7 кл
II
Насретдинов Динар – 8 кл
III
Презентацияләр конкурсы
8 класс
I
9 класс
II
Шулай ук Насретдинов Айдар укучылар белән берлектә олимпиада көндәлеге алып барды. Бүген исә бу көндәлек тутырылып бетте. Укытучылар, укучылар Россиянең җиңүенә чын күңелдән шатландылар, үзебезнең ил белән горурлык хисе кичерүләре турында сөйләделәр.
-
21 НЧЕ ФЕВРАЛЬ – ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ 21.02.2014

Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Татарстан Республикасында Телләр турындагы закон нигезендә ике тел – татар һәм рус телләре дәүләт теле булып санала. Бу ике тел дә тигез хокуклы.
Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләрне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрне, моңлы җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
Бүген мәктәбебездә Туган тел көненә багышланган китаплар күргәзмәсе куелды, классларда тел турында сыйныф сәгатьләре узды, “Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип аталган кичәдә укучыларыбыз тел турында җырлар җырладылар, мәкальләр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә һәрвакыттагыча барлык укучылар һәм укытучылар башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә татар халкы иҗат иткән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 20.02.2014

19 нчы февраль көнне без-мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, актив укучылар һәм әниләр белән бергә КФУ ның педагогика кафедрасы мөдире Ә. Хуҗиәхмәтов чакыруы буенча ГАЛИӘСКӘР КАМАЛ исемендәге ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫна “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектаклен карарга бардык. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов безне театр бинасында каршы алды, шулай ук КФУ ректоры И.Р.Гафуров исеменнән дәреслекләр тапшырды.
Спектакль барыбызны да көлдерде дә, елатты да. Һәрберебезгә, олыбызга да кечебезгә дә тормышыбызның ямьле якларына күбрәк игътибар итәргә кирәклеген исебезгә төшерде.
Шундый мәгънәле спектакльгә чакырганы, каршы алганы һәм культуралы ял оештыруы өчен без Ә.Н.Хуҗиәхмәтовка барыбыз исеменнән дә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне 17.02.2014

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайтты. Әле тормышның ямен-тәмен дә татып карамаган асыл ир-егетләребезнең гәүдәләре цинк табутка ябынып кайтты ...
Бүген мәктәбебездә Мансур Миңнуллин исемен йөртүче дружинаның сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган тантаналы сборы булды.
Сбор башында укытучы Сабирова Гөлшаһидә әфган сугышының тарихы, статистика белән таныштырып үтте.
Сборда Әфганстанда батырларча һәлак булган Мансур Миңнуллинның сеңлесе Шәрәфиева Мәдинә һәм Әфганстанда җирендә сугыш барган вакытта хезмәт иткән Сәләхов Алмаз катнашты. Алар бу сугышка бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Шәрәфиева Мәдинә абыйсы турында истәлекләрен күз яшьләре аша гына җиткерә алды. Укучыларыбыз аларга багышлап җырлар башкардылар.
Әфган сугышында катнашкан ир-егетләребез хөрмәтенә үткәрелгән бу сбор балаларыбыз күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә күпләгән чараларның берсе.
Мондый мәгънәсез сугышларны безгә башка күрергә туры килмәсен, илләр-көннәр тыныч булсын!
-
Участница конференции 16.02.2014

Учительница музыки нашей школы Кадырова А.С.участвовала в VII Международной научно-практической конференции педагогика и психология, культура и искусство: проблемы общего и специального гуманитарного образования, организованной НОУ ВПО «Российский новый университет» и УО «Белорусский государственный университет культуры и искусств». Она поделилась своим опытом, получила Сертификат участника, её выступление и разработка урока вошли в сборник по материалам конференции. Молодец!
-
Боз сараен ачу тантанасында 15.02.2014

14 нче февральдә Олы Кайбыч авылында урнашкан ярымябык боз сарае ачылу тантанасын карарга мәктәбебезнең 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары барды. Бу вакыйга аларның күңелендә зур тәэсир калдырды. Безнең укучыларыбызга да да бу шугалакта шуарга һәм җиңүләр яуларга насыйп булсын!
-
Гаҗәеп җан иясе 15.02.2014

Кар бураннарга уралган куе ялларын җилфердәтеп, җиз кыңгырауларын чыңлатып көмеш тояклы Ат елы атлый. Ат игелекле, эшчән, сабыр җан иясе, татар халкының гомерлек юлдашы. Ат елында туган кешеләр намуслык, хезмәт сөючәнлек ягыннан аеруча аерылып торалар.
Ат елында туганга күрә 14 нче февраль көнне китапханәче Сафиуллина Гөлия апа безне авыл китапханәсенә чакырды. Китапханәгә без, 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Гөлшаһидә апа белән бергәләп төштек. Без башта ат турында язылган әсәрләрдән төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Гөлия апа атлар турында кызыклы итеп сөйләде. Без презентациядән атлар турында мәкальләр, әсәрләр, атларның ничек аталуларын, атка Казанда куйган һәйкәлләр турында белдек. Чыннан да ат гаҗәеп җан иясе икән. Бераздан, һәрберебез үзе белән таныштырып үткәннән соң, бәйге башланды. Без табышмакларга җаваплар таптык, ат җиккәндә кирәкле әйберләрне атадык, атларның әһәмиятен, кушаматларын санадык, ат рәсеме ясадык.
Атлар булмаса тормышыбыз ямьле булмас иде. Без шундый уйлар белән, укырга кызыклы китаплар да алып, китапханәдән Гөлия апага рәхмәтләр әйтеп таралыштык.
5 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Алия
-
Физкультура һәм тормыш иминлеге атналыгы 14.02.2014

Мәктәптә физкультура һәм тормыш иминлеге атналыгы дәвам итә. Бу фәннәр укытучысы Насретдинов Айдар төрле спорт ярышлары, конкурслар үткәрә. Бүген һәр сыйныф популяр спорт төренә багышланып ясалган презентацияләр күрсәтте. 9 сыйныф – волейбол, 8 нче сыйныф – хоккей, 7 нче сыйныф – футбол, 6 нчы сыйныф – баскетбол, 5 нче сыйныф – бадминтон буенча кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Татарстан Республикасындагы бу спорт төрләре буенча командалар, аларның тренерлары, уенчылары, ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.







