Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Санитар-экологик икеайлык бара. 23.04.2014

Районыбызда санитар-экологик икеайлык бара. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культура булдыру һәм җәелдерү, торак пунктларның торышын санитария-эпидемиология таләпләренә җавап бирердәй хәлгә китерү максатыннан үткәрелә. Бу икеайлыкта безнең мәктәп укчылары да актив катнаша. Бүген укучылар укытучылар белән бергәләп Түбән Кошман авылындагы урамнарны, зур күпер буен һәм су буйларын җыештырдылар. Урамнар башка елларга караганда быел күпкә чиста, ләкин су буйларына бик күп көнкүреш калдыклары атылган. Авылдашларыбызныж мондый начар эшләренә күңел әрни. Тирә-юнебезне чиста тотуны үзебезнең бурыччыбыз итеп санасак иде!
-
Мәктәп бакчасында “урак өсте” 22.04.2014

Яз көне, карлар эрегәч, үзең яшәгән тирәлекне чүп-чардан чистарту – гомер-гомергә килгән күркәм гадәт. Һәр йортта, хуҗалыкта, оешма-предприятиеләрдә башкарыла бу эш. Безнең мәктәп укучылары, укытучылары, хезмәткәрләре дә язгы өмәләрдән читтә калмадык: үз территориябезне тырмалап, корыган агач-ботаклардан, чүп- чардан чистарттык, кишер чәчтек.
Ялт итеп калган бакчабызны күргәч, күңелләргә шулкадәр рәхәт. Чүп-чардан арынгач, җир дә җиңел сулап куя кебек. Гел шулай матур итеп, табигатьне саклап, кадерләп яши алсак иде без! -
Әбрар Сәгыйди шигырьләрен яратабыз 21.04.2014

Бүген иртәнге линейкада Әбрар Сәгыйди әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсына йомгак ясалды. Укучылар Ә.Сәгыйдинең “Кыш көне авыл”, “Кошларга”, “Таң” шигырьләренә аеруча яратып иллюстрацияләр ясаганнар. Жюри түбәндәге укучыларның эшләрен уңышлы дип тапты.
1 нче урын-Әхмәтшина Алия 5 кл
2 нче урын -Гыйниятуллина Камилә 5 кл
3 нче урын – Салаватуллина Айзилә 5 кл, Хәйретдинова Эльвира 6 кл
-
Районыбызның туган көне 19.04.2014

Кайбыч районы оешуга 23 ел. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Районда бу дата зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм чараларында Кошман авыл җирлеге составында безнең мәктәп коллективы да актив катнашты. Мәктәп укытучыларыннан торган фольклор ансамбль, “Егетләр” вокал ансамбле, музыка мәктәбендә укучы Шәрәфиев Айрат администрация каршында үткән бәйрәм концертында да чыгыш ясадылар.
-
Әбрар Сәгыйди атналыгы 18.04.2014

Без талантлы авылдашыбыз 20 нче гасыр башының күренекле әдибе, журналисты, мәгариф хезмәткәре Әбрар Сәгыйди белән чиксез горурланабыз.
2005 нче елның маенда безнең мәктәбебезгә Кайбыч муниципаль районы администрациясе башлыгы карары нигезендә Әбрар Сәгыйди исеме бирелде. Әдип ямьле яз аенда – 1895 нче елның 14 нче апрелендә якты дөньяга аваз сала. Иртә язда – 1939 нчы елның 1 нче апрелендә аның тынгы бетмәс йөрәге тибүдән туктый.
Мәктәбебездә апрель аенда Әбрар Сәгыйдигә багышланган атналык уздырылды. Әдипнең туган көнендә аның иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрдек. Укучылар шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. “Көмеш каләм” түгәрәге әгъзалары Ә.Сәгыйдигә багышланган стенгазета чыгардылар, сыйныфларда тәрбия сәгатьләре һәм класстан тыш уку дәресләре үткәрелде, мәктәп музеенда Ә. Сәгыйдигә багышланган бүлек яңартылды, укучылар музейдагы материаллар белән таныштылар.
2015 нче елда Ә.Сәгыйдинең 120 еллык юбилеен үткәрү өчен хәзерлек эшләрен башлауга старт бирелде.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы 15.04.2014

Бүген, 15 нче апрель көнне, 9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышта төп дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләсе күтәрелде. Татар теле, рус теле, математика укытучылары һәрбер укучының имтиханнарга әзерлекләрен анализладылар. Мәктәп директоры имтиханнарны үткәрү тәртибен, имтиханда булачак кагыйдәләр белән тагын бер кат таныштырды.
-
Гагарин белән 108 минут 12.04.2014

12 апрель –Халыкара Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космос гасыры”булгандыр.
Мәктәбебез “Гагарин белән 108 минут” акциясенә бик теләп кушылды. Укучылыр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында документаль фильмнар, презентацияләр карадылар .
Алдагы көннәрдә дә КОСМОС безгә бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен!
Киләчәгебез тыныч, имин булсын!
-
Көрәшчеләребезне котлыйбыз! 12.04.2014

Бүген Кече Мәмедә Николай Фомин истәлеге призына милли көрәш буенча ачык Турнир булды.Бу Турнирда безнең мәктәптән физкультура укытучысы Насретдинов Айдар җитәкчелегендә, составында Саттаров Айназ, Шәрәфиев Айрат, Волков Руслан, Мотыйгуллин Фәнил, Мотыйгуллин Булат, Фәйзуллин Шәфкать, Фәйзуллин Нәфкать, Насретдинов Динар, Какаев Айдарлар кергән, команда катнашты һәм почётлы 2 нче урынны алды. Бу уңышка ирешүдә, үзләреннән бигрәк тә 32 кг га кадәргә үлчәмдә 2 нче урын алган Саттаров Айназ, 40 кг га кадәрге үлчәмдә 1 нче урынны алган Фәйзуллин Шәфкать, шул ук үлчәмдә 2нче урынны алган Фәйзуллин Нәфкать, 50 кг га кадәрге үлчәмдә 3 нче урынны алган Какаев Айдар зур өлеш керттеләр. Әфарин! Алар барысы да Грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр алып кайттылар. Тренер Насретдинов Айдар исә Грамота белән бүләкләнде. Барлык көрәшчеләребезне һәм тренерны бу уңышлары белән котлыйбыз, киләсе ярышларда да җиңүләр телибез!
-
Укытучылар киңәшә 10.04.2014

10 нчы апрельдә мәктәптә педагогик киңәшмә утырышы уздырылды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З. 3 нче чирек нәтиҗәләренә тукталды һәм алда торган бурычларны билгеләде. Һәрбер сыйныф җитәкчесе үз сыйныфына характеристика бирде, укуның сыйфатын күтәрү буенча фикерләр тыңланды.
Икенче көн тәртибе буенча “Бала Һәм компьютер”дигән темага укытучы Насретдинова А.А.чыгышы тыңланды.
Өченче көн тәртибе буенча мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге мөдире Сабирова Г.Х. мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә эш планы белән таныштырды.
Соңыннан мәктәп директоры Хамидуллин И.И. мәктәп буенча 3 нче чиректә булган планның үтәлешенә тукталды, кимчелекләрне анализлады. Шулай ук, һәр дәресне югары дәрәҗәдә уздырырга кирәклегенә басым ясады, Сингапур методикасына нигезләнеп эшләргә кирәклеге турында ассызыклады.
-
“Сәхнә көзгесе” җиңү китерде 03.04.2014

Бүген “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр” үзәге өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе мәктәпләрнең театр коллективлары арасында “Сәхнә көзгесе” конкурсы уздырды. Безнең мәктәптән бу конкурста башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Сайранова Р.Т. җитәкчелегендәге коллектив катнашып татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Җитәкченең дә укытучының да тырышлыклары бушка китмәде коллектив 1 нче урынны алды һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Спектакльне хәзерләгән укытучыга исә сәнгатькә кызыксыну һәм шәхестә культуралылык сыйфатлары, рухи кыйммәтләр булдырган өчен Грамота тапшырылды. Укучыларны да укытучыны да бу җиңүләре белән котлыйбыз. Әфарин!







