Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Көз нигъмәтләре-2014 29.09.2014

Кичә Олы Кайбычта мәктәпләр катнашында “Көз нигъмәләре-2014” ярминкәсе булды. Башка мәктәпләр белән беррәтттән безнең мәктәп тә үз нигъмәтләрен тәкъдим итте. Ассортименыбыз мул иде. Ярминкәгә хәзерлек эшләрендә укытучылар, укучылар белән бергәләп әти-әниләребез дә зур булышлык күрсәтте.
Шуңа да сату гөрләп барды дисәк тә һич арттыру булмас. Без тәкъдим иткән товарларны халык бик теләп һәм яратып алды.
-
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре айлыгы бара 25.09.2014

Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар үтә. Бүген 1 нче сыйныфта укытучы Вилданова Д.Р. балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүләрен, юл билгеләрен “укый” белүләрен ачыклау максатыннан “Могҗизалар урамы”дигән темага ачык сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгатендә барлык башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Дәрескә кунаккка Кирлемән белән Шәвәли дә килде. Балалар юл билгеләрен Убырлыга да аңлаттылыр, Белмәмеш биремәрен дә үтәделәр: төрле юл билгеләрен төзеделәр, светофор турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Дәрес “Мактанчык үрдәк” җыры белән тәмамланды. Сыйныф сәгате бик җанлы, кызыклы һәм файдалы булды.
-
“Милләтләр кроссы-2014” 21.09.2014

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе – сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Саулык – кешенең иң зур байлыгы. Аны акчага сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, авыл халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру һәм республиканың “Татарстан кроссы – 2014” ярышлары кысаларында бүген Кошман авылы җирлегендә “Милләтләр кроссы–2014” дип аталган спорт бәйрәме үтте. Бу чарада мәктәп коллективы белән бергәләп авыл җирлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Йөгерү 4 этапта үтте. Җиңүчеләрне бүләкләү дүшәмбе көнне иртәнге линейкада булачак.
-
Имән чикләвеге җыйдык 20.09.2014

Имән Бүксыманнар семьялыгына керүче агач. Ул уртача климатлы өлкәләрдә үсә. Бу агачның 20 ләп төре бар. Россиядә исә бер генә төр - сабакчалы имән үсә.
Быел бу имәндә чикләвек уңышы зур. Шуңа да урманчылар, бу форсаттан файдаланып, имән орлыгын күп итеп җыеп калырга ашыгалар.
Бу эштән безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да читтә калмады. Ике көн эчендә урман хуҗалыгына шактый күләмдә имән чикләвеге җыеп тапшырдык.
Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәйдә туклык була, ди халык сынамышы. Әмин, шулай булсын!
-
Куркынычсызлык айлыгы бара. 18.09.2014

Янгын куркынычсызлыгын кагыйдәләрен искә төшерү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан бүген мәктәптә эвакуация булды. Эвакуация оешкан төстә узды.
-
Чисталык дәресе 17.09.2014

16 нчы сентябрь – Халыкара озон катламын саклау көне. Шул уңайдан мәктәптә Чисталык дәресләре үтте. Бу дәресләрнең максаты – экологик белемнәрне тарату, балаларда табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү иде. Дәресләрне география укытучысы Насретдинов Илсур һәм биология укытучысы Сабирова Гөлшаһидә үткәрделәр. Алар укучылар белән җанлы әңгәмәләр оештырдылар, презентацияләр күрсәттеләр.
-
Мәктәптә медосмотр 16.09.2014

Бүген мәктәп Кайбыч үзәк больницасыннан, балаларга медицина күзәтүе үткәрү өчен, бертөркем медицина хезмәткәрләре килде. Алар балаларның сәламәтлек төркемнәрен билгеләделәр, башка төрле тикшеренүләр үткәрделәр.
-
15 нче сентябрь-Татарстан Варислары Берлегенең туган көне 15.09.2014

Мәктәптә бу көнне Татарстан Варислары Берлегенең туган көненә багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бу сафларга кабул ителгәнче, укучылар төрле сынауларны уңышлы үтеп, варис законнарын белүләрен күрсәтеп, үзләренең варис булырга лаек дип таныттылар. Галстуклар бәйләп, значоклар таккач, педагог-оештыручы Кадырова А.С. аларга варис таныклыгы тапшырды һәм бүләкләр бирде.
-
“Сәламәтлек сәгате” 13.09.2014

Мәктәптә бу атнада сыйныфларда сәламәтлек темасына дәресләр үтте. Дәресләрдә башлангыч сыйныфларда шәхси гигиена турында сүз алып барылса, өлкән сыйныфларда начар гадәтләрне булдырмау турында күбрәк сөйләнелде. Мәктәпкә фельдшерлар Шәрәфиева Рузилә һәм Әхмәтов Ирек килделәр. 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары яңа ачылган ФАПка экскурсия ясадылар.
-
Көз-мул уңыш җыю чоры 13.09.2014

Бу әйтем безнең мәктәп бакчасында үскән кишер һәм чөгендер уңышына бигрәк тә кагыла. Бу яшеләчәләрдән уңыш кыш буе ашарга да, ә артыгы сатарга җитә.







