Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Төп дәүләт имтиханына әзерләнәбез 25.10.2014

24 нче октябрьдә мәктәптә 9 нчы сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы уздырылды. Җыелышта укучыларны төп дәүләт имтиханнарына әзерләү ,имтиханнарны уздыру тәртипләре һәм үзенчәлекләре турында сүз алып барылды. Мәктәп директоры Хәмидуллин Ильмас Илдар улы ата-аналарны математика фәне буенча имтихан тәртибе белән тныштырды,укучыларның әзерлек эшчәнлегенә тукталды. Шулай ук рус теле укытучысы Садриева Р.З.һәм татар теле укытучысы Нәфыйкова Р.М. да үз фәннәре буенча әзерлек эшенең торышын анализладылар . Җыелышта чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә катнашты. Соңыннан сорауларга җавап бирелде.
-
Выбор профессии-ответственное дело 24.10.2014

Сегодня сотрудница ГКУ "Центр занятости населения Кайбицкого района" Тимергалиева Д.Р. совместно с сотрудницей НП КГ СДК "БИНК" Трифоновой Т.А. провели профориентационное мероприятие в нашей школе среди учащихся 7-9 классов. Во время мероприятия ребята заполнили тесты по выбору профессии. Гости беседовали о профессиях, так же показали мультфильм по данной тематике. Ученики с интересом слушали, задавали вопросы и с удовольствием смотрели мультфильм.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы 22.10.2014

2014 нче елның 13 нче октябреннән 13 нче ноябренә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара. Сәламәт яшәү рәвешен сайлау-һәркемнең иң изге бурычы һәм аның бәхетле киләчәге! Бүген сыйныфлар җитәкчеләре үткәргән "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!" темасы буенча әңгәмәләрдә начар гадәтләргә каршы торучанлык турында аңлатылды. Презентация һәм видеофильм буенча укучылар үзләренә кирәкле күнекмәләр алды.
-
Уңыш бәйрәме 17.10.2014

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Традиция буенча 17 нче октябрьдә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен Уңыш бәйрәме булды. Чараны педагог-оештыручы Кадыйрова А.С. башлангыч сыйныф укытучылары белән бергә оештырды. Уңыш бәйрәмендә балалар көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар янына үзләренең уеннары, биремнәре, бүләкләре белән Көз һәм Көз кызы Сөмбелә килде.
Бәйрәмнең икенче өлеше, укучылар алып килгән нигъмәтләрдән сыгылып торган, табын артында узды.
-
Көзге бал күңелле үтте 16.10.2014

Мәктәбебездә матур традиция булып урнашкан “Көзге бал” бәйрәмен без, укучылар, аеруча көтеп алабыз. Быел озак көтәсе булмады, 15 нче октябрь көнне бәйрәмне үткәрергә булдылар. Балны физкультура укытучысы Гатауллин Д.Р. оештырды. Көзге бал КВН формасында үтте. Әзерләнүләр алдан ук алып барылды. Иң кызыгы командаларның визиткасы булды. Командалар нинди генә темаларга миниатюралар уйлап тапмаганнар ... Визиткадан соң реклама, “Сам себе режиссёр” һәм музыкаль пауза кебек бәйгеләр көтте безне. Кыскасы һәрбер сыйныфның үз оригинальлеге, характеры чагылды бу бәйрәмдә. Шуңа да урын алу өчен командаларга бик тырышырга туры килде. Урыннар исә түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында 8 нче сыйныфның “Чын егетләр” командасы, 2 нче урында 9 нчы сыйныфның “5 борыч”, 3 нче урында 6 нчы сыйныфның “Шайтан таяклары”, 4 нче урында 7 нче сыйныфларның “Җыелмаганнар” командалары. Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдырып табын артында дәвам итте.
9 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан
-
13.10.2014

Бүген иртәнге линейкада Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелгән “Минем яраткан әбием һәм бабаем ” иҗади эшләр һәм “Минем кадерлеләрем” рәсем конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Грамоталар бирелде. Әфарин!
-
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер — безнең горурлык. 10.10.2014

8 октябрьдә мәктәптә Кошман авыл җирлеге мәктәп коллективы белән бергәләп Өлкәннәр көне үткәрде. Кичәнең беренче өлеше Корбан бәйрәменә багышланды. Өлкәннәрне котларга Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәтовна килде.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Котлаучыларның чыгышларында да бу сүзләр басым ясап әйтелде.
-
Укучылар өчен –Корбан мәҗлесе. 08.10.2014










