Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале 27.02.2015

26 нчы февральдә Колангы күп функцияле үзәгендә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона туры уздырылды. “Вокаль –Соло” номинациясендә Хикматуллин Камил, Хәйретдинова Ләйлә, Насретдинов Алмаз, Хикматуллина Кадрияләр II турда чыгыш ясау мөмкинчелеге алдылар. Уңышлар сезгә,укучылар.
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2015

23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 85 елдан артык. 85 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.
21 февраль көнне мәктәбебездә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гатауллин Динар Рамил улы оештырган“Солдат тормышыннан 1 көн” дип аталган кичә булды. Кичәгә барлык сыйныфларның әтиләре, армия сафларында хезмәт итеп кайткан кичәге солдатлар һәм авыл яшьләре чакырылган иде. Чарада 5-9 сыйныф егетләре 2 командага бүленеп солдат тормышының 1 көне буенча төрле биремнәр үтәделәр. Беренче команданы 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур, ә икенче команданы 9 нчы сыйныф укучысы Насретдинов Динар җитәкчелегендә ярышты. Ярыш солдатларның кичке буш вакытта яка тегүдән башланды һәм икенче көнне кичке аш белән тәмамланды. “Солдатлар”ыбызның буш вакытында “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөручеләр аларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Ярышның иң кульминацион ноктасы, әлбәттә, чын солдат паёгы белән сыйлану булды.
-
21 февраль-Халыкара Туган тел көне. 21.02.2015

21 нче февраль-Халыкара Туган тел көне. Бу көн, 2000 нче елдан башлап, ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Халыкара Туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Һәр милләтнең милли теле-бу милләт вәкилләре өчен туган тел.Без, татарлар өчен, туган тел-татар теле.
Бүген мәктәбебездә,Туган тел көненә багышлап, “Туган телем-иркә гөлем”дигән темага әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Кичәдә укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.
-
20 февраль-патриот-шагыйрь Гали Хуҗи иҗатын искә алу. 20.02.2015

Без быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз.Шул уңайдан гражданлык-патриотик айлыгы кысаларында мәктәбебездә якташыбыз патриот-шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Гали Хуҗи иҗатына багышланган әдәби кичә булды.
Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы,фронт юллары турында мәгълүмат алдылар һәм үзләре дә якташыбызның шигырьләрен сөйләделәр.
-
19 февраль-иҗади эшләр бәйгесе. 19.02.2015

Мәктәптә “Туган тел” атналыгы дәвам итә.
“Көмеш каләм” түгәрәге членнары, Туган тел көненә багышлап, “Көмеш каләм” мәктәп стена газетасының махсус санын чыгардылар.
Шулай ук гражданлык-патриотик айлык кысаларында укучылар арасында “Беркем дә онытылмый,бернәрсә дә онытылмый”дигән темага иҗади эшләр бәйгесе үткәрелде. Уңышлы язмалар билгеләп үтелде һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде:
I урын-Гарифуллина Чулпан(9 нчы сыйныф укучысы),
II урын-Сәгъдиева Ләйсән (6 нчы сыйныф укучысы),Насретдинова Илүсә(5 нче сыйныф укучысы),
IIIурын-Хәйретдинова Эльвира(7 нче сыйныф укучысы), Сафина Алсу( 6нчы сыйныф укучысы).
-
“Туган телем-иркә гөлем” 18.02.2015

Мәктәптә “Туган тел”атналыгы дәвам итә. Бүген чираттагы чара-“Туган телем-иркә гөлем”дигән темага “Йолдызлы сәгать” интеллектуаль уены үткәрелде.Уенда катнашучы укучылар зур активлык күрсәттеләр, ә тамашачы-укучылар аларга көч биреп торды.
Уенның җиңүчесе- 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Ислам.
-
Зона турында 18.02.2015

“Көмеш каләм” иҗади берләшмәсе җитәкчесе Сайранова Р.Т. “Өстәмә белем бирү педагогы-2015” Бөтенроссия конкурсының Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбендә узган зона этабында катнашты. 6 районнан 11 педагог катнашкан бу бәйгедә конкурсантлар 20 минутлык дәрес, педагогик кредо һәм программа яклау буенча чыгыш ясадылар. Жюри рәисе барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырды. Бәйге Чүпрәле районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Мутин Ю.С. тәбрикләве белән тәмамланды.
-
Сездә ничек? Бездә шулай - шуып күңел ачалар. 17.02.2015

Укучылар спортның чаңгы төре буенча ГТО нормаларын тапшыруга хәзерләнәләр.
-
Истәлекле очрашу 16.02.2015

Бүген мәктәбебездә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан очрашу булды. Бу очрашуны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Насретдинов И.Р. оештырды. Чарада Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан Хәмидуллин Рамил Рафил улы һәм Салахов Алмаз Әбрар улы катнашты. Очрашуны Насретдинов И.Р. Әфганстан сугышы тарихын сөйләп башлап җибәрде. Әфганстан җирендә хезмәт иткән авылдашларыбызның батырлыклары да игътибар үзәгеннән читтә калмады. Дружинабыз да бит Әфганстанда батырларча һәлак булган Миңнуллин Мансур исемен йөртә.Очрашу ахырында кунаклар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар үзләре кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Очрашу “Беркайчан да сугыш булмасын!”,-дигән сүзләр белән тәмамланды.
-
Строй һәм җыр конкурсы 16.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шулай ук Әфганстан сугышы ветераннары хөрмәтенә бүген мәктәбебездә җыр һәм строй конкурсы булды. Конкурста барлык сыйныфлар да катнашты. Һәр сыйныф физкультура укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе белән бу конкурска бик тырышып хәзерләнгән, шуңа да ярыш бик кискен барды. Шулай да жюри 1 нче урынга 8-9 сыйныф командасын, 2 нче урынга 6 нчы сыйныф командасын, 3 нче урынга 2-4 һәм 5 сыйныф командалары лаек дип тапты.Әфарин!







