Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
11.06.2015

“Кояшкай ” ял лагеры үзенең эшен дәвам итә. Балалар көнаралаш бассейнга барып ял итәләр: йөзәләр, уйныйлар, үзләрен суда тоту күнекмәләрен ныгыталар. Бүген дә укучыларыбыз бик рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Ярдәм итәбез 11.06.2015

Район хуҗалыкларында яфраказык әзерләү бара. Бу эштә аларга, электән килгән гадәт буенча, оешмалар, учреждениеләр дә ярдәмгә килә.Яфраказык җыюда мәктәбебез коллективы шулай ук ел саен катнаша. Быел да бу эш оешкан төстә башкарылды. Коллективка билгеләнгән норма тиешенчә үтәлде.
-
Сабан туе күңелле узды 09.06.2015

Кошман авылында традиция буенча быел да шаулап-гөрләп узды бу бәйрәм. Бәйрәмне уздыруда мәктәп коллективы да читтә калмады. Укытучыларыбыз уеннар оештырдылар, пешекчеләребез кунакларны сыйлады, ә шофёрыбыз көне буе машинада кирәкле җиһазларны ташыды. Укучыларыбыз бик теләп уеннарда катнаштылар. Физкультура укытучысы Гатауллин Динар районның да һәм Кошман Сабан туеның да батыры булуы-безнең өчен зур шатлык. Без синең белән горурланабыз, Динар.
-
04.06.2015

1 июньнән мәктәптә “Кояшкай” җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Укучылар лагерьга бик теләп йөриләр. Бигрәк тә аларга табигатькә төрле экскурсияләр һәм бассейнга бару бик ошый.
-
Активистлар слётында 02.06.2015

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган мәйданда мәктәпләрнең балалар оешмалары активистлары слеты һәм балалар Сабантуе уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде.
Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаша.
Былгы слётта “Җиңү җыры” республика конкурсында призлы урынны яулаган өчен 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан һәм аның җитәкчесе Сайранова Резедә тагын бер кат бүләкләнделәр. Афәрин!
-
31.05.2015

Учащиеся школы движения «Вместе с президентом» в течение недели приводили в порядок пришкольную территорию, пришкольные цветники под девизом «Без Булдырабыз! Без Бергэ!»(акция «Эстафета добрых дел»
-
Сау бул, мәктәп! 30.05.2015

Бүген 2014-2015 нче уку елын тәмамлау буенча йомгаклау линейкасы булды. Линейкада укучылар тәҗрибә кишәрлегендәге эш графигы, мәктәпнең җәйге каникулларга эш планы, инструктажлар белән таныштылар. Район буенча конкурсларда җиңүчеләргә, активистларга Грамоталар тапшырылды. Күңелле, һәм файдалы яллар сезгә, укучылар. Яңа уку елында сау-сәламәт килеш күрешергә насыйп булсын!
-
29.05.2015

4 нче сыйныфлар бүген үзләренең ата-аналары белән бергәләп башлангыч сыйныф белән хушлаштылар. Хушлашу кичәсе ике өлештән торды. Тантаналы өлештә мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. ата-аналарны һәм укучыларны бу истәлекле көн белән котлап алга таба да зур уңышлар теләде.Кичәдә 4 сыйныфларның укытучысы Энҗе Рөстәм кызы адресына да бик күп җылы сүзләр яңгырады. Икенче өлеш табигать кочагында, түгәрәк табын артында дәвам итте.
-
"Соңгы кыңгырау" 23.05.2015

9 ел кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
Әйе, бүген мәктәбебездә Соңгы кыңгырау яңгырады. Бүген ул кемнәргәдер укулар тәмамлавын белдереп, кемнедер олы тормышка өндәп чыңлый. Мәктәбебез тагын бер сыйныф белән хушлашты. Укучыларыбызга саулык-сәламәтлек, озын гомер, имтиханнарын уңышлы бирүләрен телибез. Ак юллар, сезгә чыгарылышлылар!
-
Шатлык көне 21.05.2015

Һава торышы салкын һәм яңгырлы булу сәбәпле күчерелгән Шатлык көне “Кече Сабантуй” формасында мәктәбебездә бүген бик матур булып узып китте. 3 дәрес укыганнан соң укучылар мәктәп бакчасына чыктылар. Алар чыккан вакытка физкультура укытучысы Гатауллин Динар уха пешереп торды. Уха ашаганнан соң укытучылар балаларны татар милли уеннары уйнаттылар. Пылау пешкән арада укучылар ял итте, спорт уеннары уйнадылар, ә соңыннан рәхәтләнеп пылау ашадылар. Бәйрәм үткәрүдә акчалата ярдәм күрсәткән “Азамат” оешмасы җитәкчесе Садыков Габделхак Хәевичка һәм барыбызны да тәмле уха һәм пылау белән сыйлаган укытучы Гатауллин Динарга укытучылар һәм укучылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.







