Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Өлкәннәрне куандыру-саваплы эш 22.04.2015

«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе кысаларында бүген мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары бик рәхәтләнеп ”Җылы аяклар” көненә кушылдылар. Урсак урман хуҗалыгында яшәүче тыл ветераннары Сорурҗиһан,Фәүзия, Саимә һәм Кошман авылында яшәүче Фәймә апаларга җылы оекбашлар бүләк иттеләр. Өлкәннәребез үзләренә булган хөрмәткә бик куандылар,килгән кунакларга күчтәнәчләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.Үз игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар.
-
21.04.2015

«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясенең икенче көне. Укучылар бүген сугыш чоры баласы Шиһапова Рашидә белән мәктәптә очраштылар, ә тыл ветераны Гарифуллин Харис янына өенә барып аларның сугыш чорындагы тормышлары турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар,үзләренең сорауларын бирделәр.
-
Котлыйбыз! 20.04.2015

18 нче апрельдә “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап йөзү буенча Кайбыч районы Беренчелеге узды. 2001-2002 нче елда туучы кызлар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Хәйруллина Айзиләнең 2 нче урын , ә 2003 нче ел һәм аннан да соңрак туучылар арасындагы эстафетадада Минвәлиева Илүзә, Хәйруллина Айзилә , Садриев Салават, Шәрәфиев Айрат составындагы команда 3 нче урынга лаек булуына барыбызны да куандык. Афәрин!
-
Мәрхәмәтле эшләр көне 20.04.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган "Язгы мәрхәмәтлелек атналыг" Республика акциясе башланды.Акциянең максаты: укучыларны һәм укытучыларны актив социаль - гуманитар эшчәнлеккә тарту. Бүген бу атналыкның беренче көне. Ул "Мәрхәмәтле эшләр көне" дип атала. Укучылар ветераннар яшәгән өйгә барып территориядә төрле эшләрдә булышырга тиешләр иде. Һава шартлары тышта эшләргә комачауласа да, укучылар үзләренә беркетелгән ялгыз яшәүче ветераннар янына барып хәлләрен белеп килделәр.
-
Туган көнең белән, Кайбыч! 18.04.2015

Бүген мәктәбебездә Кайбыч туган көненә багышланган чаралар узды. Китаплардан күргәзмә оештырылды, Кайбычның авыллары турында ТНВ каналы төшергән “Без тарихта эзлебез”тапшыруы күрсәтелде. Көн ахырында исә Кайбыч районы оешуына 24 ел тулуга карата кичә узды. Кичәдә укучылар якташларыбызның район турында язылган шигырьләрен сөйләделәр. Татар теле укытучысы Нәфыйкова Р.М. Кайбыч районын оештыру буенча инициатив төркемдә ничек эшләве турында истәлекләре белән уртаклашты. Укытучы Сабирова Г.Х. Кайбыч районы халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы тылдагы эшчәнлеге, безнең районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары турында презентация күрсәтеп укучылар белән әңгәмә үткәрде. Кичә Кайбыч районы гимнына әйләнгән “Язмышым син -Кайбычым” җыры белән тәмамланды.
-
4 нче сыйныфта мониторинг 17.04.2015

10 апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр 4 нче сыйныф укучыларының белем нәтиҗәлелеген тикшерү буенча мониторинг уздырыла. 15 нче апрельдә алар грамотлы уку буенча метапредмет тест сорауларына җавап бирделәр.
Бүген укучылар предметара эшчәнлек формалаштыру буенча проект эшләделәр. Проект эше 2 төркемдә “Балалар мәйданчыгы” һәм “Без Җир шары турында нәрсә беләбез” дигән темалар буенча оештырылды. Әлеге эшчәнлек барышында укучылар коллективта эшли белүләрен, төрле чыганаклардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алуларын күрсәттеләр.
-
16.04.2015

ГТО нормаларының язгы сессиясен тапшыруга хәзерлек эше көн дә дәвам итә.
-
Поздравляем! 16.04.2015

Сегодня ученица 3 класса Хайрутдинова Ляйля под руководством учительницы начальных классов Хамидуллиной М.С. стала лауреатом региональной научно-исследовательской и практико-ориентированной конференции учащихся «ПОИСК» в номинации «Познание и творчество», которая проходила в Кайбикой сош. Поздравляем её с успешным выступлением и желаем дальнейших успехов.
-
Әбрар Сәгыйдигә 120 яшь 14.04.2015

Быел мәктәбебез исемен йөрткән язучы шагыйрь, публицист, педагог Әбрар Сәгыйдигә 120 яшь.Мәктәптә бу юбилейга хәзерлек эшләре шактыйдан барды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова Р.М. һәр класста Ә.Сәгыйди иҗаты буенча сөйләм үсерү дәресләре үткәрде, укучылар Сәгыйди әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар.
Бүген бу язучыга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды, укытучы Нәфыйкова Р.М. укучылар көче белән язучының иҗатына һәм тормыш юлына багышланган кичә оештырды.
-
Котлыйбыз! 13.04.2015

11 апрельдә “Салават күпере” спорт-сәламәтлндерү комплексында 2001 нче елгылар һәм алардан яшьрәкләр арасында, Бөек Ватан сугышына 70 ел тулуга багышлап, район беренчелеге булды. Бу ярышта безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучыларыннан торган кызлар командасы (Әхмәтшина А., Гыйниятуллина К., Сәгъдиева Л., Сафина А., Хәйрулллина Ә., Хәйруллина А.) 3 нче урынны алды. Афәрин!







