Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Гөлбакчабыз бигрәк матур... 06.08.2015

Мәктәбебез июль, август айларында төрлетөрдәге. төрле төстәге чәчәкләргә күмелде.Чәчәкләр-шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.
-
Кышка әзерләнәбез 02.08.2015

Пешекчеләребез кыяр һәм помидор тозлый башладылар.
-
29.07.2015

Бүген тәҗрибә кишәрлегендә эшләүче укучылар соңрак утырткан суганны җыйдылар һәм саклауга куйдылар.
-
Яңа уку елына хәзрләнәбез 25.07.2015

Яңа уку елына хәзерлек максатыннан мәктәптә ремонт төгәлләнеп килә. Шулай ук мәктәп территориясен матурлау эшләре дәвам итә.
-
21.07.2015

Укытучылар, тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләр бүген мәктәп кырыйларын, су буйларын чаптылар
-
15.07.2015

Мәктәптә ремонт эшләре башланды.
-
06.07.2015

Дару үләннәрен җыю этабы бара. ТР мәгариф бүлеге тәкъдим иткән исемлеккәге үләннәрнең инде күбесе җыелып киптерелгән булырга тиеш. Шуңа да укучыларыбыз дару үләннәре җыю белән мәшгуль.
-
Котлыйбыз! 30.06.2015

Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләүче Чулпан ГАРИФУЛЛИНА 23 июньнән 29 июньгә кадәр "АЛТЫН КАЛӘМ" фестивалендә булды. Аның быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, фестивальнең 20 еллыгына да багышланган иде. Әлеге фестиваль журналистика дөньясына алып керүче зур күпер булып санала. Ул "ВОЛГА" Яшьләр Үзәгендә үтте. Аны тантаналы төстә ачу тантанасында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, күренекле журналистлар, төрле министрлыклар вәкилләре катнашты. Фестивальнең беренче көнендә үк Казан федераль универститетының журналистика факультеты мөдире Светлана Шәйхетдинова укучылар белән мастер класс үткәрелде. Укучылар анда газета чыгару серләренә төшенде, үзләре дә мәкаләләр язып, газеталар чыгарды. Фестивальдә 7 төрле төркем эшләде: рус, татар матбугаты;ТВ;радио;дизайн;PR;фото. Чулпан - татар матбугатында. 7 көннән соң нәтиҗәләр билгеле булды: “Алтын каләм“ балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XX республика фестиваленнән җиңү белән әйләнеп кайтты. Ул "Татар телендә иң яхшы публикация" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм синең белән горурланабыз, Чулпан. Алга таба да зур иҗади уңышлар телибез!
-
Чыгарылыш-2015 26.06.2015

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Балалары өчен янып- көеп йөрүче, аларны ялгышлардан саклаучы, шатлык – борчуларын бүлешеп яшәүче әти –әниләр һәм якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулын сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар күңелендә дә якты эз, матур хатирләр калдыра ул.
Шулай итеп, бүген 9 нчыларыбызга өлгергәнлек аттестатын тапшыру тантанасы бик матур узып китте
Канат ярган әни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә.
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
-
Кайгы һәм хәтер көне 22.06.2015

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.Бүген бер төркем укучылар һәйкәл янына килделәр. Алар сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә чәчәкләр куйдылар.







