Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2015

"Кояшкай"ял лагере бүген үзенең эшен тәмамлады. Йомгаклау линейкасында һәр ял итүчегә бүләкләр тапшырылды, активистлар билгеләп үтелде. Флаг төшерелгәннән соң укучылар лагерь беләнхушлашып өйләренә таралыштылар. Сентябрьгә күрешкәнгә кадәр, яраткан укучыларыбыз.
-
Хәзинә таптык 20.06.2015

Укучыларыбызның бүгенге көне дә лагерьда бик кызыклы үтте. Алар билгеләнгән маршрут буенча тырышып-тырышып “хәзинә” эзләделәр. Һәр укучының хәзинә табасы килде. Шулай да Сабиров Инсаф, Насретдинов Алмаз иң күп хәзинә иясләре булдылар
-
Сәяхәтләр дәвам итә 19.06.2015

Бүген ял итүчеләребез Галия Кайбицкая музеенда булдылар. Ә аннары бассейнда рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Күңелле сәяхәт 18.06.2015

Лагерьда ял итүчеләр бүген Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Юдинода урнашкан балалар тимер юл станциясендә булып, тимер юлдан поездда сәяхәт иттеләр. Соңыннан Казан зооботаника бакчасында төрле үсемлекләр, хайваннар, кош-кортлар карадылар.
-
Эх, җиләкле җәйләре... 17.06.2015

Лагерьда ял итүчеләрне бүген Резидә апалары Аныс тавына җиләк җыярга алып барды. Укучылар табигать җимешләре белән сыйландылар, рәхәтләнеп уеннар уйнадылар.
-
Сәламәт булыйк! 16.06.2015

Республикада “Наркотикларсыз тормыш ” айлыгы бара. Бүген балалар фельдшер-акушерлык пунктына экскурсиягә бардылар. Сәламәт тормыш рәвеше һәм сәламәтлекне саклау турында лагерьда тәрбияләнүчеләргә бүген фельдшерлар Шәрәфиева Рузилә һәм Әхмәтов Ирек сөйләделәр.
-
Вместе с президентом 15.06.2015

Продолжается движение "Вместе с президентом"Воспитанники пришкольного лагеря путешествовали по тематическим маршрутам интерактивно-игровой программы. Выпустили стенгазету «Луч доброго слова».
-
14.06.2015

Бүген лагерь гадәттәгечә иртәнге зарядкадан һәм флаг күтәрүдән башланды.Укучыларның яллары җанлы үтә. Көн дәвамында төрле чаралар уза. Бүген тәрбиячеләр ял итүчеләр белән табышмаклар кичәсе һәм күңелле стартлар үткәрделәр.
-
"Баллы җәй" 13.06.2015

Бүген лагерьда балалар шагыйре Мөҗәһитнең “Баллы җәй” китабын тәкъдир итү булды. Бу чараны лагерь тәрбиячеләре белән берлектә авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия үткәрде. Презентация бик кызыклы төзелгән. Бал корты Нечкәбил белән таныштырып барды.
Кошман- умартачылар авылы. “Баллы бабай”-аксакал Харис абый, Альберт, Хәмзә, Илдар, Илшат, Искәндәр абыйлары турында да мәгълүмат бирелде.
-
12 июнь-Россия көне 12.06.2015

Шул уңайдан лагерьда ял итүчеләр Россия Гимнын башкардылар, алар белән Россия дәүләтенең символлары турында әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде. Әңгәмәдән соң укучылар Туган илебез турында рәсемнәр ясадылар







