Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
"Йолдызлык"та финал 13.03.2015

Кичә Олы Кайбыч мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең район туры булып узды. Безнең мәктәптә Кадырова А.С. җитәкчелегендә эшләче "Җыр сәнгате" түгәрәгенә йөрүчеләр анда уңышлы чыгыш ясады. Хәйретдинова Ләйлә 2 нче урын, Хикмәтуллина Кадрия һәм Насретдинов Алмаз 3 нче урын алдылар. Афәрин!
-
Юбилеегыз белән! 13.03.2015

Хөрмәтле, Рушания Мөхәммәтша кызы!
Сезне олы бәйрәмегез – 55 яшь тулган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз торсын! Якыннарыгызны, хезмәттәшләрегезне, укучыларыгызны сөендереп озын-озак яшәргә насыйп булсын!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен-
Оныкларың гөрләп үссен!
-
Әнием-кадерлем 11.03.2015

10 март көнне мәктәптә 6 сыйныф укучылары үзләренең әниләрен һәм әбиләрен 8 март бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм 2 өлештән торды. Беренче өлештә балалар әбиләренә, әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм үзләре ясаган бүләкләрен бирделәр. Икенче өлештә әниләр һәм балалар командалары арасында төрле конкурслардан торган ярыш булды. Ярышта ике команда да бик тырышып биремнәрне үтәделәр. Шулай да әниләрнең җиңүгә омтылышы зуррак булды. Шуңа да исәп 45кә 41. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы бара 11.03.2015

Мәктәптә язгы мәрхәмәтлелек атналыгы бара. Бүген сыйныфларда сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр узды. Физкультура укытучылары Гатауллин Д.Р. һәм Насретдинов А.Л. мәктәпнең барлык балалары арасында дартс буенча ярыш үткәрделәр.
-
Яге әле, кызлар! 07.03.2015

7 нче март көнне мәктәптә тә “Ягез әле, кызлар!” исеме астында ярыш үткәрелде. Монда 6-7 сыйныф укучы кызлары көч сынашты. Кызларыбызны аш-суга осталыкларын һәм башка өлкәләрдә дә булган белемнәрен Сабирова Гөлшаһидә Харис кызы тикшерде. Ә бәйгене гадел жюри бәяләп барды. Сынаулар арасында егетләрдән мәктәптәге укучы кызларга, укытучыларга, техник хезмәткәрләгә котлау сүзләре яңгырады. Нәтиҗәдә, 32 : 29 исәбе белән 1 нче команда җиңүче дип танылды. Аларга бүләкләр дә бирелде.
-
Батырларны барлар чак 06.03.2015

Сугыш... Нинди һәм кайчан булуына карамастан, ул гел кайгы-хәсрәт, күз яше һәм югалтулар гына китерә.Илебезне фашист Германиясеннән азат итүгә дә 70 елга якын вакыт узып киткән. Безгә тынычлык яулаган хөрмәтле ветераннарыбыз сафы да елдан-ел сирәгәя бара.
6 нчы февраль көнне Кошман төп мәктәбендә. авыл җирлеге белән белән бергә оештырылган, сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаена багышлап чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Бу чарада муниципаль район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы да катнашты.
Медаль тапшырганда башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина Мәдинә Сәлимхан кызы җитәкчелегендәге “Кул эшләре” түгәрәгенә йөрүче балалар бүләкләнүчеләргә үз куллары белән ясалган чәчәк букеты тараттылар. Димәк, “Ветераннарга - бүләк” акциясеннән дә читтә калмадык. Ә “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр үзләренең җырлары белән кичәне ямьләндерделәр.
Альберт Илгизәр улы килгән кунакларыбызга иң изге теләкләрен җиткерде. “Без тыныч тормышта яшибез. Сез ачысын да,төчесен дә күргән буын. Без сезгә бурычлы!” - диде ул үз чыгышында.
-
Без инде хәзер зурлар 05.03.2015

5 март көнне 1 сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен билгеләп үтү өчен әниләре белән бергәләп Әлифба бәйрәменә җыедылар. Бәйрәм матур һәм кызыклы оештырылган иде. Бернче сыйныфлар үзләренең осталыкларын, тапкыр икәнлекләрен күрсәтте. Шүрәле алып килгән биремнәрне үтәделәр. Азбука, математика, язу дәресләре калдырган сынауларны да җиңеп чыктылар. Ә үзләре янында калырга теләгән “2” ле не кабул итмәделәр. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Яз бәйрәме 05.03.2015

Җиһанда - яз! Димәк, язның иң беренче күркәм, матур, ягымлы бәйрәме – 8 март та җитә дигән сүз.
Мәктәптә әниләребезне котлап күп төрле чаралар үтә. 5 нчы март көнне 2,3,4,5,8,9 нчы сыйныфлар әниләренә концерт куйдылар. Кичәне башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина Мәдинә һәм математика укытучысы Насретдинова Алия бик җанлы алып бардылар. Укучы балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр таратты, матур итеп җырлады, шигырьләр сөйләде.
Кичәнең икенче өлешендә әниләребезне сынап та алдык. Әниләребез төрле сорауларга җавап бирделәр, киңәшләре белән уртаклаштылар, театр күрсәттеләр.
Чыннан да, әниләребез матур да, тыйнак та, акыллы да, җитез дә һәм чын артист та икән,дигән фикердә калдык.
-
Аҗаган-батырлар уены 04.03.2015

Безнең мәктәптә ел саен “Аҗаган” уены уздырыла. Быел ул 3 мартта булды.
Ул гражданлык-патриотик тәрбия айлыгының йомгаклау этабы булып тора. Уенда барлык сыйныфлар да катнашты. Укучылар ике командага – “аклар” һәм “кызыллар”га алдан ук бүленделәр.
Уенның бөтен барышы дәвамында балалар төрле ярышларда чын күңелдән һәм бирелеп катнаштылар. Үз командирлары җитәкчелегендә командалар саф әзерлеге, “мина кырын зарарсызландыру”да, төз атуда, һәм башка конкурсларда ярыштылар. Команда санитарлары беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук гамәли биремнәрне үтәделәр. Моннан тыш, командирлар үз конкурсларында кирәкле әйберләрнең минималь запасы белән учак ягып җибәрергә тиешләр иде, һәм, әйтергә кирәк, бу гади булмаган биремне яхшы үтәделәр.
<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 16px;"="">“Аҗаган” – бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен, ул команда рухын тәрбияли.
Уенда 1, 5,7,9 нчы сыйныф укучыларыннан төзелгән “аклар” командасы җиңде. Афәрин!
-
02.03.2015

Укучылар ГТО нормаларын хәзерләнмичә тапшыра алмаулары барыбызга да билгеле. Шуңа да тренировкалар һәр дәрестә була. Бүген укучылар физкультура дәресләрендә бармаклар һәм уч табаннарына төшеп алга таба иелү буенча күнегүләр ясадылар.







