Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
18.05.2015

Мәктәбебездә Бердәм ГТО декадасы бара
-
Экологик дәрес 14.05.2015

Экологик белемнәр Көненә багышланган бердәм экологик дәрес мәктәбебездә 13 нче майда узды. Бу темага багышланган сыйныф сәгатьләреннән соң укучылар территория җыештырырга чыктылар.
-
Рәхәтләнеп ял иттек 11.05.2015

Май яллары без, бер төркем мәктәп укучылары өчен, бик көтеп алынган булды. Ник дигәндә, 5,6,8,9 сыйныф укучыларының иң активларын җыеп, физкультура укытучысы Гатауллин Динар абый Казанга алып барам, дип вәгъдә бирде. Күптән көтелгән көн килеп җитте, ниһаять, 10 сы без җыйнаулашып Казанга юл алдык.
Безнең юлыбыз “ACTION” пейнтбол үзәгенә иде. Бөтенебез дә 2 сәгать буе, “зәңгәрләр” һәм “сарылар” командасына бүленеп, мавыктыргыч пейнтбол уенында катнаштык. Вакытыбыз чыккач, яңа гына Казанда ачылган FUN24 күңел ачу үзәгенә киттек. Анда баргач боулинг, аэрохоккей уйнадык, роликларда,машиналарда йөрдек, 5D атракционында булдык, «Зеркальный лабиринт»ка кердек. Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтык! Тамак ялгап алгач, кайтырга чыктык.
Кайтканда да һәркемнең кәефе күтәренке, сөйләшер сүзләре күп иде. Көне буе ниләр белән шөгыльләнгәнебезне, ниләр ошаган-ошамавын, фикерләребез белән уртаклашып кайтканда ерак ара сизелмәде дә диярлек. Бу ялны озаккарак сузасы килде дә бит... Арысак та,безгә күңелле,рәхәт булды!
Безнең күңелләрне күргән, уңай кичерешләр,гомерлеккә истә калырлык очрашу бүләк иткән өчен үзебезнең Динар абыебызга чиксез
рәхмәтебезне белдерәбез! Азга гына булса да, без мәшәкатьләребездән арынып тордык, онытылмаслык хисләр кичердек.
Без аңа сәламәтлек, яңадан-яңа җиңүләр, уңышлар телибез!
Казанга сәяхәткә барган барлык малайлар-кызлар исеменнән
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
-
Хәтер вахтасы 09.05.2015

-
Бөек Җиңүгә дан! 08.05.2015

8 майда мәктәп коллективы авыл җирлеге белән бергәләп Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. 1945 нче елның тарихи яз көннәрен вакыт бездән һаман ераклаштырса да, бу зур сугышта катнашучыларның бик күбесе безнең арабыздан мәңгелек йортка күчсә дә, еллар узуга карап, бөтендөнья цивилизациясен кара көчләрдән коткарган, безнең киләчәгебез, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен кан койган Ватан сакчыларына олы рәхмәт хисләребез артканнан-арта гына бара. Бөек Җиңүгә дан!
-
Котлыйбыз! 06.05.2015

Мәктәбебезнең ЦВР "ЭКО" аркылы эшләүче "Көмеш каләм" берләшмәсе әгъзасы 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан чираттагы бәйгедә җиңү яулады.ТР Журналистлар берлеге, ТР "Прогресс" яшьләр үзәге, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды оештырган I нче Республика "Җиңү җыры" әдәби конкурсында 17 яшькәчә булган катнашучылар арасында "Мәкалә" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Сайранова Р.Т. Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Афәрин! Бу җиңүегез соңгысы булмасын, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
04.05.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары Түбән Кошман урамнарыннан чүп җыйдылар, 5-9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп мәктәп бакчасында җир казыдылар, парник ясадылар, территорияне җыештырдылар.
-
Балаларыбыз имин булсын! 30.04.2015

30 нчы майда мәктәптә балаларны төрле аяныч хәлләрдән яклау көне булып узды. Балаларны төрле юл һаләкәтеннән кисәтү буенча фильмнар күрсәтелде. Урамда очраган этләрдән саклану кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде, эвакуация булды.
-
"Җиңү бакчасы" 29.04.2015

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бик изге һәм саваплы эш эшләделәр. Алар көче белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә мәктәп бакчасына җимеш агачлары һәм роза чәчәкләре утыртылды. Бакча өчен үсентеләрне һәр укучының ата-анасы, укытучылар һәм хезмәткәрләр бүләк итте. Изге ният белән башкарган бу эшебезнең ахыры да хәерле булсын. Еллар тыныч, имин булып, һава шартлары матур торсын. Утырткан агачларыбыз тиз генә тернәкләнеп китеп озак еллар җимешләр белән сөендерсен. Ә гөлчәчәкләребез мәктәбебезне тагын да матурлап, күңелләребезне иркәләсен. Шушы башлангычка кушылган, ярдәм иткән кешеләрнең барсына да Алланың рәхмәте булсын.
-
Булачак шагыйрьләр мәктәбебездә үсә 28.04.2015

“Сәләт ”яшьләр иҗтимагый фонды, “Сәләт яшьләр үзәге” ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үкәргән “Сәләткә нур булган йолдызлар” Республикакүләм ачык әдәби ярышта “Көмеш каләм” берләшмәсе членнары 7 нче сыйныф укучысы Минвәлиева Илүзә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан Сайранова Р.Т. җитәкчелегендә катнашып таныклыкка ия булдылар. Минвәлиева Илүзә бүләкләү тантанасына барды һәм сәхнәдән үзе язган “Карт әбием” шигырен сөйләде.







