Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Һөнәр сайлау – җаваплы эш 22.03.2015

21 март көнне 9 нчы сыйныф укучылары профессиональ ориентация буенча тест үттеләр. Тестны БЕЛЕМ СЫЙФАТЫ МОНИТОРИНГЫҢ РЕСПУБЛИКА ҮЗӘГЕ Татарстан республикасында эшче профессиясен популярлаштыру максатыннан уздыра.
-
21.03.2015

“Йолдызлык ” фестиваленең район турында уңышлы чыгыш ясап, гала-концертта чыгыш ясаган укучыларыбызны бүген 3 нче чирекне йомгаклау линейкасында бөтен мәктәбебез белән котладык. Җиңүче укучыларыбызга дипломнар, ә җитәкчеләре Кадырова А.С га район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Афәрин!
-
Рәхим итегез, кошкайлар! 21.03.2015

Бүген мәктәптә уздырылган “Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсына йомгак ясалды. Укучылар бу конкурста бик актив катнаштылар. Урыннар түбәндәгечә: 1нче урында-2 нче сыйныфта укучы Мотыйгулин Инсаф һәм 7 нче сыйныфта укучы Мотыйгуллин Фәнил, 2 нче урында 3 нче сыйныфта укучы Әсәдуллин Айзат һәм 4 нче сыйныфта укучы Сабиров Сәйдәш, 3 нче урында 1 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Илназ.
-
Спектакль карадык 20.03.2015

20 нче март көнне район мәдәният йортында К.Тинчурин ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ артистлары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан М.Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без-кырык беренче ел балалары” спектаклен (режиссёр Р.Заһидуллин) карарга мәктәбебезнең 4-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар барды. Спектакль барыбызга да бик ошады. Артистларның тәэсирле уены барыбызны да сокландырды.
-
Тыл ветераны янында 20.03.2015

20 март көнне дәрсләрдән соң 3 нче сыйныф укучылары укытучылары Хәмидуллина М.С. белән тыл ветераны Насретдинова Мөнәвәрә апа янында булдылар. Аңа, сугыш башланганда 13 яшь булган, 7 яшеннән әтисез калган, авыр эшкә кечкенәдән җигелгән. “Балачагым булмады”,-ди Мөнәвәрә апа. Хәзер ул өеннән чыгып та йөри алмый. Мөнәвәрә апа сугыш елларында да, сугыштан соң да күп төрле хезмәт башкарган. Бигрәк тә үзәккә үткәне - ачлык, окоп казырга һәм урман кисүгә йөрү, автомобиль юллары салу турында елап сөйләде ул балаларга.
Укучылар да буш килмәгән. Мөнәвәрә апага “Кул эшләре” түгәрәгендә үзләре ясаган чәчәк букетын бүләк иттеләр, күчтәнәчләр тапшырдылар.
-
Бөек Җиңүне каршылап 19.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүген мәктәп стенасына баннер куелды.
-
Ветеран укытучыны хөрмәтләп 19.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап мәктәптә бүген чираттагы чара үтте. Авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина Мәдинә оештырган бу чара Кошман мәктәбендә озак еллар математика һәм физика фәннәрен укыткан Бөек Ватан сугышы ветераны Мершинов Виталий(Вәли) Алексеевичка багышланган иде. Чарада аның тормыш юлы турында күп мәгълүматлар бирелде, Бөек Ватан сугышы турында Вәли абый истәлекләреннән өзекләр, аның шигырьләре укылды. Бигрәк тә Польша җирендәге Седльце лагеренда әсирлектә күргәннәре барыбызны да тетрәндерде. Концлагерьда Вәли абыйның балалар шагыйре Абдулла Алиш белән очрашуы, аның нинди шәхес булуы турындагы истәлекләре белән татар теле укытучысы Нәфыйкова Рушания уртаклашты. Сафиуллина Гөлия чара ахырында мәктәп музеенда Мершинов Виталий Алексеевичка багышланган почмак булдыру турында мөрәҗәгать белән чыкты.
-
Урок леса 19.03.2015

В соответствии с распоряжением Кабинета Министров Республики Татарстан от 18.02.2015 № 240-р 21 марта 2015 года о проведении республиканской природоохранной эколого-образовательной акции «Урок леса», посвященная Международному дню леса и приказом РОО №39\4 от 18.03.2015 19 марта в школе прошёл общешкольный Урок леса, которую провела учитель биологии Сабирова Г.Х.
-
Гамьле әңгәмәләр 17.03.2015

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршылап, бүген мәктәптә 2,5,7 сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Габитова Гөлфирә Борһан кызы, ә 6 сыйныф укучылары тыл ветераны Шәрәфиев Мансур Гарәфетдин улы белән очраштылар. Гөлфирә апа укучыларга сугыш чорында узган авыр балачагы турында сөйләде. Һәм укучыларга хәзерге матур тормышның кадерен белергә кирәклеген искәртте. Киләчәкләренең якты булуын һәм укуларында зур уңышлар теләде. Мансур ага исә балаларга сугыш елларында тылдагы тормышта өлкәннәрнең, балаларның ничек фронт өчен ачлы-туклы килеш алны-ялны белми эшләүләре, ул вакыттагы тормыш шартлары, сәясәт үзенчәлекләре турында күп мәгълүмат бирде. Сугыш беткән көндәге истәлекләре белән уртаклашты. Очрашу ахырында укучыларга алдагы тормышлары яхшы булсын өчен тырышып укырга, әхлаклы, сәламәт булырга кирәклеген басым ясап әйтеп үтте. Чараны оештырган укытучылар Нәфыйкова Р.М. һәм Сабирова Г.Х. исә балаларны өлкән буынны хөрмәт итәргә, алардан үрнәк алырга өндәделәр.
-
Рәхәтләнеп йөздек 16.03.2015

Бүген көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте. Чөнки “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында урнашкан бассейн Кошман укучыларын кабул итте. Монда эшләүчеләр безне бик җылы каршы алдылар. Балалар бассейнга бару сәгатен түземсезләнеп көтте. Алар рәхәтләнеп йөзделәр, уйнадылар. Йөзә белмәүчеләргә инструкторлар йөзү серләрен рәхәтләнеп өйрәттеләр.







