Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
“Туган телем-җандай кадерлем” 16.02.2015

Бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Туган телем-җандай кадерлем” дигән темага шигырь иҗат итү бәйгесе булды. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар. Иң уңышлы дип табылган иҗади эш авторлары билгеләп үтелде:
I урын - 6 нчы сыйныф укучысы Салаватуллина Айзилә,
II урын - 6 нчы сыйныф укучылары Сафина Алсу һәм Сәгъдиева Ләйсән,
III урын - 6 нчы сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия һәм Хәйруллина Айзилә.
-
Йөзәселәр бар әле!.. 14.02.2015

13 февральдә Олы Кайбычта ачылган “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында безнең мәктәп укучылары да катнашты. Бер төркем укучыларыбыз көрәш залында физкультура укытучысы Гатауллин Д.Р. җитәкчелегендә татарча көрәш алымнарын күрсәтсә, икенче төркем спорт залда президентыбыз Миннеханов Рөстәм Нургалиевичны сәламләү бәхетенә иреште.
-
“Ә иртәгә тормыш иде...” 12.02.2015

11 февральдә мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның түбәндәге көн тәртибе буенча үтте:
1. 1 нче яртыеллык йомгаклары һәм алда торган бурычлар – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З.
4.
-
Яшь антифашистлар көне 10.02.2015

Мәктәбебездә гражданлык-патриотик айлык дәвам итә. Бүген Мансур Миңнуллин исемендәге дружинада Яшь антифашистлар көненә багышланган тантанлы линейка булды. Һәрбер отряд рапорт биргәннән соң педагог-оештыручы Кадырова А.С. укучыларны бу көннең тарихы белән таныштырды, яшь антифашистлар турында презентация күрсәтте. Соңыннан укучылар патриотик темага җырлар башкардылар.
-
Мәктәпкә дип килдек без тагын 08.02.2015

7 нче февральнең салкын киче мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларны тагын туган мәктәбенә җыйды. Студентлар белән бергә быел мәктәпне моннан 20 ел элек тәмамлаган укучыларыбыз килде. Кичәдә һәрбер кунак үзенең истәлекләре белән уртаклашты, укучыларга киңәшләрен бирде, укытучыларга хөрмәт хисләрен белдерде. Кичәнең икенче өлешендә кыңгырау кунакларны дәрескә чакырды. Дәресләр исә тәнәфесләр белән аралашып барды шуңа да “укучыларыбызны” ялыктырмады. Бию, җыр, уен-көлкедән мәктәп гөрләп торды.
-
“Татарстан чаңгы юллары-2015” 07.02.2015

Традициягә әйләнгән “Татарстан чаңгы юллары” акциясе быел бездә 7 нче февральдә булды. Шимбә дәресләрдән соң барлык укучылар чаңгы юлына басты. Физкультура укытучысы Гатауллин Динар җитәкчелегендә әзерләнгән чаңгы юлыннан башта башлангыч сыйныф укучылары, ә аннан соң өлкән сыйныф укучылары старт алды. Ярышны исә өлкәннәр тәмамлады.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Башлангыч сыйныф егетләре арасында 1 нче урында Сабиров Сәйдәш (4 кл ), 2 нче урында Хәйретдинов Айназ (4 кл), 3 нче урында Миңнуллин Ислам (4 кл). Башлангыч сыйныф кызлары арасында 1 нче урында Хәйретдинова Ләйлә (3 кл), 2 нче урында Хикмәтуллина Кадрия (4 кл), 3 нче урында Борһанова Талия (3 кл).
Өлкән сыйныф егетләре арасында 1 нче урында Әхмәтшин Илнур (8 кл ), 2 нче урында Садриев Салават (6 кл), 3 нче урында Фәйзуллин Шәфкать (9 кл). Өлкән сыйныф кызлары арасында 1 нче урында Хәйруллина Айзилә (6 кл), 2 нче урында Сәгъдиева Ләйсән (6 кл), Салаватуллина Айзилә (6кл).
-
Эзтабарлар иленә сәяхәт 06.02.2015

Бүген 2 нче сыйныф укучылары эзтабар булдылар. Эзтабар булу өчен аларга күп тырышырга туры килде. Педагог-оештыручы Кадырова А.С. аларны төрле яклап сынады. Икенчеләребез табышмакларга җавап таптылар, мәкальләрнең дә ахырын уйладылар, шигырьләр дә сөйләделәр, эзтабар кагыйдәләрен дә әйттеләр һәм үзләрен эзтабар булырга лаеклы булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында аларга значоклар тагылды, бүләкләр бирелде.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы тәмамланды 05.02.2015

Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 3 нче февральдә М.М.Пришвинның “Кладовая солнца” әсәре буенча “Кем миллионер булырга тели?” интеллектуаль уены узды. Уенда 6 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән җиңеп чыкты.
4 нче февральдә исә укучылар төрле картиналарны сүратләделәр, ә озын тәнәфестә “Переведи” уены тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Бу уенда укытучы һәм укучылардан торган команда катнашты. Уенда укытучы Насретдинов И.Р.җиңеп чыкты.
-
1,2,3...безнең кулда көч! 03.02.2015

ГТО нормаларын тапшыру һәркемгә кирәк! Мәктәбебездәге укучылар бу гыйбәрәне бик яхшы аңлый. Шуңа да хәзерлек эшләре, нормалар тапшыру атна дәвамында туктамый.
-
"Кем миллионер булырга тели?" 03.02.2015

Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында бүген М.М.Пришвинның “Кладовая солнца” әсәре буенча “Кем миллионер булырга тели?” интеллектуаль уены узды. Уенда 6 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән җиңеп чыкты.







