Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Котлыйбыз! 02.02.2015

Бүген “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә өстәмә белем бирү педагогларының район конкурсы булды. Конкурста безнең мәктәптә эшләүче “Көмеш каләм” түгәрәге җитәкчесе Сайранова Р.Т. катнашты, уңышлы чыгыш ясап 2 нче урынны алды һәм зона турында катнашу хокукын яулады. Чыннан да, бу түгәрәк мәктәбебезнең өстәмә белем бирү системасында аерым урын алып тора. Һәр ай саен “Көмеш каләм” газетасы чыга. Укучыларның иҗат җимешләре “Кайбыч таңнары” газетасында еш дөнья күрә, “Сабантуй” журналында басыла. Болар барысы да - түгәрәк җитәкчесенең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Чүпрәледә узачак зона турында да коллегабызга зур уңышлар телибез.
-
Ярышабыз! 31.01.2015

Рус теле һәм рус әдәбияты атналыгы дәвам итә. Бүген рус теле укытучысы Садриева Р.З. 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында “Әкият иленә сәяхәт” дип аталган турнир уздырды. Күп төрле, кызыклы биремнәрне үтәгәннән соң, нәтиҗәдә ике команданың очколары тигез булып чыкты. Димәк, дуслык җиңде.
Ә 7, 8. 9 нчы сыйныфлар арасында рус теле буенча “Кем миллионер булырга тели?” уен-конкурсы бик мавыктыргыч булды. Җиңүчеләр-7 нче сыйныф укучылары.
-
"Сыйныф җитәкчесе-2015" 31.01.2015

30 январьда Олы Кайбыч урта мәктәбендә “Сыйныф җитәкчесе-2015” конкурсының зона-муниципаль туры булды. Бу конкурста безнең мәктәпнең данын 5 нче сыйныф җитәкчесе Насретдинова А.Ә. яклады һәм 3 нче урынны алды. Конкурсантлар үз-үзләрен презентацияләделәр, төрле стандарт булмаган педагогик ситуацияләрне чиштеләр, сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр. Алия Әүхадулла кызы конкурска Ленинград блокадасына багышланган тәрбия сәгате тәкъдим итте. Бу дәрес тетрәндергеч, бик күңелгә үтеп керә торган булды һәм Алия Әүхадулла кызының үз эшенең остасы булуын, белемгә, яңалыкка омтылучан, рухи яктан бай педагог икәнлеген күрсәтте.
-
Котлыйбыз! 30.01.2015

"Адрес мой -Кайбицкий край" башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән төрле эшләнмәләр конкурсында безнең мәктәп укучылары уңышлы катнашып, төрле номинацияләрдә призлы урыннар алдылар. "Художественное вязание" номинациясендә Шәмсетдиннова Камилә (4 кл) - 1 нче урын (җитәкче Кадырова А.С.), "Художественная вышивка" номинациясендә Хикмәтуллина Кадрия (4 кл)-2 нче урын (җитәкче Багавиева Э.Р.), "Росьпись по дереву" номинациясендә Сабиров Сәйдәш (4 кл)-2 нче урын, Насретдинов Алмаз (3 кл)-3 нче урын (җитәкче Насретдинов А.Л.), "Макет" номинациясендә Кул эшләре" түгәрәге -1 нче урын (җитәкче Хәмидуллина М.С.). Әфарин!
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 29.01.2015

28 январьда мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты атналыгы башланды. Атналык планында төрле конкурслар, күргәзмәләр һәм башка чаралар каралган. Атналык М.Ю.Лермонтовның әсәрлерәнә иллюстрацияләр конкурсы белән башланып китте. Ул бөек рус шагыйренең 200 еллыгына багышланган.
-
Әй рәхәт шуулары... 28.01.2015

27 нче январьда мәктәбебез укучылары график буенча “Кайбыч” боз шугалагына бардылар. Һәм рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Бер сәгать тимераякта шуу 400 калорийны яндырырыга ярдәм итә. Моннан тыш бозда шуу вакытында башка бернинди шартларда да “эшләми” торган аяк мускуллары ныгый. Даими рәвештә тимераякта шуу матдәләр алмашынуын яхшырта, нерв системасын ныгыта. Ниһаять, бер сәгатькә боз өстенә чыгып керү көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял итү мөминлеген бирә. Кыскасы, физик яктан да рухи яктан да сәламәтләнәсегез килсә – шугалакка рәхим итегез!
-
27.01.2015

Мәктәптә ГТО нормаларының кышкы этабы буенча норамалар тапшыру башланды. Укучылар январь аенда турникта тартылу, гәүдәне кулга таянып күтәрү (отжимание) һәм аркада яткан килеш гәүдә күтәрү (поднимание туловища) буенча үзләрен сыный башладылар.
-
Йолдызлар дөньясына сәяхәт 22.01.2015

21 нче январьда без, 6 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Гөлшаһидә апа һәм мәктәптә эшләүче Диләрә апа белән Казан Федераль Университетының планетариясенә экскурсиягә бардык. Планетарийга беренче тапкыр барганга күрә, ничек буласын күз алдына китерә алмаган идек. Баксаң, шактый кызыклы урын булып чыкты ул. Башта планетарийдагы кызыклы экспонатлар буенча экскурсия булды. Аннары безне “Звёздное шоу” үзенең могҗизалары белән шаккаттырды. Соңыннан исә “Чёрные дыры” фильмын карап галәм турында күп мәгълүматлар белдек. Планетарийга экскурсия безгә да, өлкәннәргә дә бик ошады. Экскурсияне оештырырга ярдәм иткән РОО начальнигы Шакиров И.А.ка, мәктәп директоры Хәмидуллин И.И.ка, шофёр Фиргать абыйга бик зур рәхмәт.
6 нчы сыйныф укучылары
-
Новая методика нам по душе 21.01.2015

20 января наш коллектив в Большекайбицкой средней школе обучался по модернизации процесса обучения в 21 веке по проекту “Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан”. Обучение прошло увлекательно. Тренеры с интересом дали все необходимые знания по всем обучающим структурам, мыслительным приёмам. Показали как можно их применять на уроках.
-
Обучаемся по пожарной безопасности 20.01.2015

19 января нашу школу посетили сотрудники МОКС по Апастовскому и Кайбицкому М.Р. (УИД и ПР ГУМИЕ Рф по РТ) – начальник Валиев Ильдар Ильгизарович и инспектор Шафигуллин Ильшат Ильгизарович. Они провели инструктаж по пожарной безопасности. В частности речь шла о причинах , об источниках, о профилактики пожаров, о видах огнетушителей и о прёмах работы с ними. Валиев И.И. так же напомнил о правилах вызова пожарной бригады, о важности сигнализаций и в учреждениях, и в частных домах. Инструктаж был очень полезным для всех работников школы.







