Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
ГТО нормаларын тапшыруга хәзерлек 11.11.2014

ГТО нормаларын тапшыруга хәзерлек максатыннан укытучы Гатауллин Динар
ир балалар арасында турникта тартылу, кызлар арасында гәүдәне күтәрү буенча рейтинг таблицасы эшләде. Һәр дүшәмбе көнне укучылар бу күнегүләр буенча үзләренең күпмегә алга китүләрен сынап норма тапшыралар. Нәтиҗәләр таблицага язылып барыла.
-
Мәдәният дәресе 10.11.2014

Бүген мәктәптә сыйныф сәгатьләре Мәдәният елына багышлап үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда "Мәдәният нәрсә ул", "Аралашу культурасы", өлкән сыйныфларда "Кайбыч районы халкы мәдәнияты", "Безнең районнан мәдәният өлкәсендәге билгеле кешеләр", "Россия һәм Татарстанның мәдәният мирасы" темаларына сөйләштеләр. Дәресләр үткәргәндә мәктәп музее ресурслары, мультимедиа һәм китапханә фонды файдаланылды.
-
Мәдрәсәдә бәйрәм табыны 08.11.2014

Бүген яңа гына төзелеп беткән Югары Кошман мәдрәсәсендә мәчеткә йөрүче укучылар өчен Корбан ашы уздырылды. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китте. Төрле тәм-томнардан, корбан итеннән авыз итеннән иткәннән соң, Мөслимә абыстай, балаларны 3 төркемгә бүлеп, ярыш үткәрде. Мәҗлестән беркем дә бүләксез китмәде. Үткәргән ашлар кабул булсын, балаларыбыз иманлы булып үссен, әмин!
-
Витаминнар үзебездә. 07.11.2014

Кәбестә – кешеләр тарафыннан кулланыла торган иң борынгы яшелчәләрнең берсе. Кәбестә В, Р, К төркеменә керүче витаминнарга, минераль матдәләргә, аминокислота һәм органик кислоталарга бай. Анда С витамины да күп. Файдалы матдәләр һәм витаминнар саклану буенча беренче урында тозлы кәбестә тора. Шуны истә тотып бүген без күп итеп кәбестә тозладык. Витаминлы ризык кыш буена җитәр, алла боерса.
-
Шахмат-файдалы уен 03.11.2014

Мәктәбебездз шахмат уены популярлаша бара. Бу уенның файдасы күптөрле. Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап, алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Бу уенны популярлаштыруда тренер-физкультура укытучысы Насретдинов Айдарның да роле зур. Шуңа укучыларыбыз - шахмат буенча үткәрелгән ярышларда бүләкләнүчеләр арасында. Соңгы ярыш та искәрмә булмады. 2003 нче елгы һәм алардан яшьрәк балалар арасында үткәрелгән шахмат буенча район турнирында безнең мәктәп командасы (Хикмәтуллина Кадрия, Сабиров Сәйдәш, Саттаров Айназ) 3 нче урынны яулады. Әфарин, яшь шахматчылар!
-
"Наркотикларга- юк!", дибез 31.10.2014

Наркотиклар темасын "чәйнәлгән" дисәң, ялгыш булмас. Тик алар турында әйтми дә булмый бит: нинди генә чаралар күрелсә дә, наркотиклар проблемасы кимеми.
Кайбер мәгълүматларга караганда, безнең илдә 4 миллионга якын кеше наркотиклар куллана. Шуларның 76%ы – 14-30 яшьлекләр.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе дәвам итә. Бу атнада мәктәптә бу темага плакатлар конкурсы булып узды. Һәр сыйныф конкурска үз плакатын тәкъдим итте. Чынлап та, балаларыбызның алдагы тормышы бу афәттән азат булсын иде!
(function (w, d) { w.CpaTextConfig = {"id":1224,"modules":["link"],"phrase_link_target":"_self","phrase_min_distance":100,"popup_type":"vertical_red"}; var js, id = "cpatext-script", ref = d.getElementsByTagName('script')[0]; var proto = d.location.protocol === "https:" ? "https:" : "http:"; if (d.getElementById(id)) {return;} js = d.createElement('script'); js.id = id; js.async = true; js.charset = 'utf-8'; js.src = proto + '//api.cpatext.ru/js/cpatext.js?r' + (new Date).getDate(); ref.parentNode.insertBefore(js, ref); }(window, document)); -
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый 30.10.2014

28 нче октябрьдә мәктәптә Батырлык дәресләре үтте. Дәреләрдә 1941 нче елда узган һәм 2014 нче елда узачак хәрби парадлар, Советлар Союзы Геройлары турында презентацияләр, Бөек Ватан сугышы турында документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде, әңгәмәләр үткәрелде. Батырлар онытылмасын!
-
Шахмат кубогы бездә! 27.10.2014

Узган шимбәдә Олы Кайбычта укучылар арасында шахмат буенча командалар һәм шәхси беренчелеккә ярышлар булып узды. Әхмәтшин Илнур, Сабиров Ислам, Әхмәтшина Алия һәм Хәйруллина Әлфияләрдән тупланган команда беренчелеккә чыкты һәм мәктәбебезгә күчмә кубок алып кайтып куандырды. Узган ел алган икенче урын белән генә чикләнмичә, ел дәвамында даими рәвештә шахмат уйнау шундый нәтиҗәләргә китергәндер, мөгаен. Кубокны алу - бер нәрсә, аны саклап калу киләчәккә максат булып кала. Тырыш хезмәт - уңыш нигезе. Әфәрин, кошманлылар!!!
-
Интернет челтәрендә игътибарлы булыйк! 27.10.2014

27 нче октябрьдә мәктәптә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Поздравляем! 25.10.2014

Районный конкурс на лучший рисунок «Хорошо нам рядышком с дедушкой и бабушкой» проводился отделом социальной защиты МТЗ и СЗ РТ и отделением социальной помощи семье и детям ЦСОН «Омет» в рамках празднования Декады пожилых людей. В конкурсе участвовали дети-инвалиды, дети-сироты, дети из многодетных и патронатных семей в возрасте от 7 до 14 лет.
Учащиеся нашей школы активно участвовали в данном конкурсе и заняли призовые места. В возрастной группе от 7до 10 лет ученица 1 класса Гилязова Язиля завоевала 2 место, учащиеся 4 класса Миннулин Ислам и Хайрутдинов Айназ заняли 3 место. Все учащиеся были награждены Почётными Грамотами и памятными подарками. Поздравляем!







