Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Без Геройларыбызны белергә тиеш! 10.12.2014

9 декабрь-Ватан Геройлары көне. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә. Мәктәптә бу көнне Геройларга багышланган сыйныф сәгатьләре булып узды. Үз районыбыздан һәм Татарстаннан чыккан Геройларның батырлыкларына дәресләрдә аеруча игътибар бирелде.
-
Әниләрне һәркөнне куандырыйк! 08.12.2014

Әниләр көне уңаеннан мәктәбебездә 2 атналык “Әнигә “5”ле” акциясе игълан ителгән иде. Бу акциягә бүген иртәнге линейкада йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылды. Менә алар “5”легә укучы балаларыбыз: 1 урында – 6 нчы сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән-27 “5”ле, 2 урында 3 нче сыйныф укучылары - Хәйретдинова Ләйлә һәм Насретдинов Алмаз 24 шәр “5”ле, 3 нче урында 5 нче сыйныф укучысы Саттаров Айназ – 22 “5” ле. Бу үрнәк йогышлы булсын, шушы укучыларыбызга башкалар да иярсен иде!
-
Без- җиңүчеләр арасында 08.12.2014

6 нчы декабрь көнне район үзәгендә тимераякта йөгерү буенча Кайбыч муниципаль районы Беренчелеге булды. Бу ярышта безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Фәйзуллин Шәфкать, 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшин Илнур, 6 нчы сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия, Сәләхова Илфия һәм Хәйруллина Айзиләләр катнашып, район командалары арасында 3 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Без спорт яратабыз 05.12.2014

5 нче сыйныф әти-әниләре һәм балалары бүген кичен яңадан мәктәпкә җыелдылар. Сыйныф җитәкчесе Насретдинова А.А. һәм бу сыйныфның физкультура укытучысы Насретдинов А.Л. алар өчен “Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә” конкурсы оештырдылар. Конкурслар берсеннән-берсе кызыклы, катлаулы булды. Ата-аналар һәм балалар өчен бу чын-чынлап сыйныф коллективын, гаиләләрне берләштерүче спорт бәйрәме булды. Бәйрәмдә катнашучылар барсы да бу чарадан канәгатьләнү хисе белән таралдылар.
-
Котлыйбыз! 04.12.2014

3 нче декабрьдә “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Туган телем –серле тел” республика конкурсының район туры булып узды. Безнең мәктәптән бу конкурста укытучы Кадырова А.С. җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә катнашты. Талантлы кызыбыз бу юлы да сынатмады. Ул Хәмидә Гарипованың Галия Кайбицкаяга атап язган “Былбыл” шигыре белән 2-4 нче сыйныфлар арасында 2 нче урынны яулады. Әфарин!
-
«Синең исемең билгесез-батырлыгың мәңгелек!» 03.12.2014

Быел 3 декабрьдә Россиядә беренче тапкыр Билгесез солдат көне үткәрелә. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган: Мәскәү астында немец фашистларын тар-мар итүнең 25 еллыгы көнендә- 1966 елның 3 декабрендә Ленинград юлының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдатның җәсәден тантаналы төстә Александр бакчасына күчереп җирләгәннәр. 2014 елның 3 декабреннән бу көн ел саен билгеләп үтеләчәк.
Бу көнне авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия «Синең исемең билгесез-батырлыгың мәңгелек!” дип аталган дәрес-презентация күрсәтте. Дәрестә 8, 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Насретдинов И.Р. һәм Кадыйрова А.С. катнашты. Соңыннан дәрестә булучылар Обелискка венок куеп сугышта хәбәрсез югалганнарны искә алдылар.
-
02.12.2014

ГТО нормаларын тапшырганда, укучылар төрле сынаулар үтәр өчен, төрле яктан әзерлекле булырга тиеш. Шул максаттан мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар арасында бадминтон ярышлары башланып китте. Ярышлар 2 атна дәвам итәчәк. Ярышның барлык нәтиҗәләрен “Спорт сөюче кошманлылыр” төркеменнән белеп булачак.
-
Әнкәй-җирдә иң зур кеше! 29.11.2014

Әни, әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балалар шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.
Җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 30ноябрь көненә туры килде. 28 ноябрьдә мәктәбебездә Әниләр көненә багышланган “Әнкәй-җирдә иң зур кеше” дип аталган кичә үтте. Кичәдә әниләр турындагы җырлар, шигырьләр, төрле кызыклы уеннар, видеороликлар бергә үрелеп барды. Әлбәттә, тәрбия темасы да читтә калмады. Әниләребез, алар белән бергәләп укытучылар, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез!
-
ГТО дәвам итә 27.11.2014

ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек мәктәбебездә туктамый. Дәресләрдә, тәнәфесләрдә бу эшкә зур игътибар бирелә: төрле нормаларны тапшыруга әзерлек эшләре, ярышлар оештыру даими дәвам итә.
-
Бездә кунак бар 26.11.2014

Безгә бүген “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче Сафиуллина В.М. җитәкчелегендәге “Әкият” курчак театры кунакка килде. Кунакларның күчәтнәче дә зурдан иде. Алар укучыларга һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә күрсәтү өчен Ләбиб Леронның “Кикрикҗан маҗаралары” әкиятен алып килгәннәр. Рольләрне башкаручылар бик тәэсирле уйнадылар. Балалар әкиятне бик яратып карадылар. Бу тамашаны караганнан соң, мактанчык булу начар гадәт икәненә бөтен бала да төшенгәндер, мөгаен.







