Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2014

Бәйрәм бүген – Яңа ел,
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршыларга
Балалар да җыелган.
Куяннар һәм аюлар,
Кунак булып килгәннәр.
Шук малайлар һәм кызлар
Матур кием кигәннәр.
29 декабрьдә мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булып узды. Нәкъ шигырьдәгечә балалар төрле җәнлекләр, кар бөртекләре булып киенгәннәр. Һәр сыйныф тамаша өчен шигырьләр, җырлар, уеннар хәзерләгән иде. Әлбәттә, кичәнең кадерле кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да кунак булып килделәр һәм барыбызның күңелен күтәрделәр.
5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме көннең икенче яртысында үткәрелде. Бәйрәм 9 нчы сыйныф укучылары Гарифуллина Чулпан һәм Хәмидуллина Әдилә башкаруында Яңа ел турында җыр белән башланып китте. Һәм иң кызыгы шунда: кызлар һәм егетләр командалары арасындагы квн концерт номерлары белән үрелеп барды . Кызларның “Киленнәр” командасы, чыннан да, киленнәр кебек оялчан, тыйнак, ә егетләребезнең “Кошман шакаллары” командасы бик шук, сугышчан, зирәк булып чыкты. Бик күңелле ярышта 2 генә очко белән өстен калып, егетләр командасы җиңеп чыкты. Һәр сменада үткән бәйрәм ахырында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга президентыбыз Р.Н. Миңнеханов, Кайбыч районы башлыгы А.И. Рәхмәтуллин һәм мәктәп коллективы исеменнән язылган открыткалар салынган бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмдә үткәрелгән төрле уеннар, конкурслар өчен бүләкләрне алуда иганәчеләребез - Гәйнетдинов Алмаз, Садриев Марат, Шәрәфиев Айдарлар бик теләп ярдәм күрсәттеләр.
-
Якынлашып килүче 2015 нче ел белән! 29.12.2014

Ап-ак карларга уралып
Син киләсең, Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын.
Якыннарыбыз, дус-ишләребез,
Табын түрендә торсын! -
ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек 26.12.2014

ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек максатыннан мәктәптә кызлар арасында гәүдә күтәрү, егетләр арасында турникта тартылу буенча ярышка бүген нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Кызлар арасында җиңүчеләр булып 3 нче сыйныфтан Миңнуллина Исламия, 4 нче сыйныфтан Бурганова Ралия, Шәмсетдинова Камилә, 5 нче сыйныфтан Сабирова Илсөя, 6 нчы сыйныфтан Гыйниятуллина Камилә, Салаватуллина Айзилә, Сафина Алсу, 9 нчы сыйныфтан Гарифуллина Чулпан танылды, ә егетләр арасында 2 нче сыйныфтан Гарифуллин Риназ, 3 нче сыйныфтан Сәмигуллин Ильнас, 8 нче сыйныфтан Әхмәтшин Илнур иң күп турникта тартылучы булдылар. Әфарин!
-
"Урок чистоты" 25.12.2014

В нашей школе сегодня прошла природоохранная эколого-образовательная акция "Урок чистоты", во время которой классные руководители провели классные часы на темы: "Охрана природы-охрана здоровья" и "Экология и культура-будущее России". Так же учителя начальных классов организовали экскурсию в зимнюю природу.
-
Әфганстан-йөрәк ярам 25.12.2014

Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Бу вакыйга уңаеннан бүген сыйныфларда "Әфганстан-йөрәк ярам" темасына әңгәмәләр узды.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы! Әңгәмәләрнең ахыры шундый сүзләр белән тәмамланды. Әмин, шулай булса иде.
-
Яңа елга хәзерләнәбез 24.12.2014

Мәктәптә Яңа елга хәзерлек тулы көченә бара. Һәр сыйныф бәйрәмгә багышлап газеталар чыгарды, урамдагы чыршыбызны үзләре ясаган уенчыкларбелән бизәде һәм бүлеп бирелгән урыннарга кардан төрле сыннар, стенага элү өчен щитлар ясадылар. Без бәйрәмгә әзер дисәк тә була.
-
Президентта кунакта 23.12.2014

Кайбыч районының 16 баласы–спортта югары казанышларга ирешүчеләр, уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадалары һәм конкурсларында җиңүчеләр 21 нче декабрьдә 7 мең яшь татарстанлы арасында республика башкаласында Президент чыршысында булып кайтты. Быел Президент чыршысының тематикасы “Нәрсә ул яңа ел?Яки кар бөртеге маҗаралары” иде. Бу темага нигезләнеп Яңа ел турында “Татнефть Арена” боз сараенда шоу күрсәттеләр. Безнең мәктәптән бу могҗизалы тамашаны карарга 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан барды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килерлек булган.Балалар каршында котлаулар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаган. Үзеңне мөрәҗәгатендә ул болай дигән: “Татарстанның киләчәге- ул сез! ” Азакта яшьләр өчен үзенең җырларын танылган поп-группа “IOWA “ бүләк итте.Аның чыгышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Һәрбер балага бу елның символы булган Кәҗә рәвешендәге бүләк тә бирелгән.
-
Конкурска йомгак ясалды 22.12.2014

Ивалидлар ункөнлеге кысаларында мәктәптә “Сәламәтлекнең кадерен белик!”-рәсем конкурсы һәм “Кеше хәлен кеше беләме....әллә юкмы?”- иҗади эшләр конкурсы булып узды. Бүген иртәнге линейкада бу конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләрен котлыйбыз!
-
Беренче старт уңышлы булды. 21.12.2014

19 декабрь көнне “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге “Первый старт” исеме астында авиамодель спорты буенча район укучылары арасында ярыш үткәрде. Бу ярышта безнең мәктәптән укытучы Насретдинов Айдар җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары Волков Руслан, Мотыйгуллин Фәнил, Мотыйгуллин Булат, Вилданов Илназ, 6 нчы сыйныф укучылары Садриев Салават, Хәйретдинов Илмаслар катнашып “Продолжительность полёта вертолёта “МУХА” ” номинациясендә 3 нче урынны алдылар. Волков Руслан исә “Метательный планер из пенопласта” (Дальность полёта) номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Моңсу сәяхәт 20.12.2014

Без, район балалар думасы депутатлары, 19 нчы декабрь көнне Норлат балалар йортында кунакта булдык. Анда баруыбызның сәбәбе бик гади: ятимнәргә ярдәм итү йөзеннән җыелган уку, шәхси гигиена кирәк-яракларын, кием-салымнарны тапшыру.
Балаларны озак көттермәскә булдык, чөнки Яңа елдан бөтен кеше дә сюрпризлар көтә бит. Бәйрәм көннәре җиткәнче күчтәнәчләрне илтеп тапшырырга дип юлга чыктык.
Интернатка килеп җитү белән безне каршы алдылар. Төрле яшьтәге балалар тәрбияләнә икән монда. Араларында буй җиткән егет-кызлар да, әле сабый гына булганнары да бар. Егетләре спорт ярышларында катнашып, урыннар да яулыйлар. Күпләре кул эшләре, театр түгәрәкләренә йөриләр, бәйрәм вакытларында әкиятләр сәхнәләштерәләр, үз куллары белән матур –матур әйберләре ясыйлар. Шигырь сөйләргә осталар да бар.
Шунысы гына аянычлы: Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балаларның барысының да диярлек ата-аналары бар! Очрашу минутлары ахырына якынлашкач, барыбызның да күңеленә моңсулык кереп оялады. Тыштан елмаеп-көлеп торган сабыйлар, күңел ачып, шаярышкан булсалар да, йөрәкләрендә булган моңсулыкны яшерә алмыйлар. Ә моңа кем гаепле соң? Билгеле, шушы балалар түгел!
Концертыбыз тәмамлангач, безгә рәхмәт әйтеп, кабат килегез ,дип озатып калдылар.Әмма бу йортка кунакка гына килергә язсын шул!
Чулпан гарифуллина, 9 нчы сыйныф укучысы







