Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Ремонт эшләре тәмамлана 27.07.2014

Бу көннәрдә укытучылар, техник хезмәткәрләр, балалар бакчасында эшләүчеләр, тәрәзәләрнең тышкы ягын буядылар, нигезләрне, алмагачларны агарттылар, гөлҗимешне кистеләр һ.б. шундый эшләр белән шөгыльләнделәр . Укучылар белән бергәләп территорияне җыештырдылар.
-
Җәйге ял дәвам итә 22.07.2014

Апас районында урнашкан “Свияга” балаларны сәламәтләндерү лагеренда укучыларыбыз теләп ял итәләр. 1 нче сменада Хәйртдинов Илмас , 2 нче сменада Садриев Салават һәм Шәрәфиев Айрат , хәрби-патриотик сменада Әхмәтшин Илнур, Насретдинов Динар, Фәйзуллин Шәфкать һәм Нәфкать ял итеп кайткан булсалар,13 июльдән башланган сменада исә 4 укучыбыз ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта. Алар- апалы-сеңелле кызларыбыз Гыйрфанова Әдилә һәм Ләйлә, Сабирова Илсия һәм Гөлияләр. Файдалы һәм күңелле яллар, кызлар!
-
Суган җыйдык 19.07.2014

Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. Ул нәрсә? Әлбәттә суган.
17 июльдә мәктәпнең укыту-тәҗрибә кишәрлегендә үскән суганны җыеп алдык. Суган уңышы куандырырлык булды. Кыш буена җитәрлек запас тупланды.
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит -2014” 16.07.2014

7 июльдә Зәйдә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит -2014” республика акциясенә старт бирелде. Бу акциягә безнең мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре дә теләп кушылдылар. Махсус фондка безнең мәктәп исеменнән шактый күләмдә акча җыелып салынды.
-
Карлыган- файдалы үсемлек 14.07.2014

Дәва буларак, карлыганның яфраклары һәм җимешләре кулланыла. Җимешләрне,тәмам өлгергәч, иртә белән яки кичен җыю кулайрак. Аларны витамин буларак та, тир һәм бәвел кудыручы, аппетитны көчәйтүче чара буларак та кулланырга мөмкин.
Карлыган кайнатмасы яки төнәтмәсе азканлылык, гипертония, ютәл, ревматизм белән интеккән кешеләр өчен аеруча файдалы.
Мәктәп бакчасында да укучылар көче белән карлыганнан мул уңыш җыелды. Җыелган карлыганның күбесеннән кайнатма хәзерләнде, ә бер өлеше исә кыш көне балаларга компот ясау өчен морозилкада катырылып куелды.
-
Бакчада эш кайный 11.07.2014

Мәктәпнең укыту- тәҗрибә кишәрлегендә җәй дәвамында эш кайный. Укучылар график буенча яшелчәләргә су сибәләр, чүп утыйлар, өлгергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне җыялар, чәчәклектә эшлиләр.
-
"Костёр"да ял файдалы һәм күңелле 09.07.2014

Мәктәбебезнең ике укучысы - Гарифуллина Чулпан һәм Хәмидуллина Адилә Биектау районында урнашкан “Костёр” лагеренда ял итеп кайттылар. Алар регионара “Дуслык” сменасында булдылар.
Бу сменада 12- 17 яшьлек төрле регионнардан килгән егетләр һәм кызлар ял иткән. Алар арасында төрле конкурсларда, фән олимпиадаларында җиңү яулаган 15 тән артык регионнан, шул исәптән Татарстаннан да килгән яшьләр бар.
Сменада ял итүче балалар татар телен, аның мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнгәннәр, Татарстанның күренекле кешеләре белән очрашканнар. Изге Болгар җирендә, Габдулла Тукайның туган җире Кырлайда булганнар, Казан шәһәренең “Әкият” курчак театрында тамаша караганнар, Кремль буенча сәяхәт иткәннәр. Кызларыбыз отряд тормышында да актив катнашканнар. Чулпан лагерь кысаларында узган “УҢГАН КЫЗ- 2014” конкурсында катнашкан һәм "Тамашачылар мәхәббәтен яулаган кыз” номинациясендә җиңү яулап, диплом белән истәлекле бүләккә лаек булган. Смена ахырында аңа шулай ук лагерь тормышында актив булуы өчен диплом бирелгән. Кызларга смена бик ошады.
-
Мәктәптә ремонт эшләре башланды 07.07.2014

-
Сау бул, лагерь! 30.06.2014

-
Сәлам, Изге Болгар! 28.06.2014

28 нче июнь көнне “Кояшкай” ял лагерена йөрүче балалар белән автобуска утырып юлга кузгалдык. Максатыбыз: Болгар шәһәр тыюлыгын күреп кайту.
Юлда барганда туган ягыбыз табигатенең гүзәллегенә сокланып бардык. Һәм менә Татарстанның борынгы шәһәрләренең берсе – Тәтеш шәһәренә барып җиттек. Аннан соң метеорга утырып Идел елгасы аша юлыбызны дәвам иттек. Идел дулкыннары өстендә чайкала-чайкала өстә очкан акчарлакларны күзәтеп һәм елга ярындагы гүзәл манзараны карап бару үзе бер рәхәтлек булды.
Ниһаять, без изге Болгар җиренә аяк бастык. Монда без борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше һәм Ватан тарихы белән бәйле тарихи-архитектура истәлекләре белән таныштык. Аннары күчтәнәчкә төрле сувенирлар алып кайтыр юлга кузгалдык. Сәяхәтебез күңелдә онытылмас истәлекләр калдырды.
укытучы Нәфыйкова Р.М.







