Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 17.03.2014

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Шул уңайдан 17 мартта авыл китапханәсе һәм мәктәп бергәләп “Без бит сугыш вакытында туганнар...” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чараның максаты: яшь буынны өлкән буын (сугыш вакытында туган балалар) белән таныштыру. Андыйлар безнең авылда 19 кеше. Бу кичәгә алар да чакырулы иде. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтне туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән буын. Бу балалар гомер буе “әти” дигән кадерле сүзне әйтергә тилмергәннәр.
Бу кичәдә “Солдат хатлары” хәтер- истәлек акциясенең башланып китүе турында игълан ителде. Акциянең төп максаты-сугышта катнашкан авылдашларыбызның исемлеген туплау. Безнең авылдан сугышта катнашкан һәрбер фронтовикның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган һәм үлгән елы фронттан килгән өчпочмаклы хат рәвешендә киселгән тукымага чигеләчәк һәм бергә тегеләчәк. Мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары, авыл кешеләре бу эшне башладылар да инде. Бу акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр дәвам итәчәк.
-
”Йолдызлык-2014” 13.03.2014

12 нче мартта Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры гала-концерты узды. Анда безнең мәктәптән музыка укытучысы Кадыйрова А.С. җитәкчелегендә район турында призлы урыннарны алган бер төркем укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Аларга җиңүләре өчен төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм бүләкләр, укытучылары Кадыйрова А.С. район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләге бирелде. Әфарин! Бу уңышлар мәктәбебездә эшләүче “Җыр сәнгате” түгәрәгенең нәтиҗәсе . Без моңа бик шатланабыз һәм укучыларыбыз белән горурланабыз. Алга таба да түгәрәкнең эше шул югарылыкта дәвам итсен! Уңышлар сезгә!
-
Мәктәптә гаилә бәйрәме 07.03.2014

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
6 мартта мәктәптә гаилә-мәктәп мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан“Гаилә-серле мәктәп” исеме астында гаилә бәйрәме узды.
Кичәнең беренче өлеше әти-әниләргә мәдхия җырлап, балаларның чыгышы белән башланды. Ә икенче өлештә исә 2 командага бүленгән әти-әниләребезне кыңгырау дәресләргә чакырды. Алар татар теле, педагогика, сәнгать, технология, физкультура дәресләре иде. Дәресләрдән арып чыккан әти-әниләрне тәнәфесләрдә балалары җырлап ял иттерде.Укытучылар һәм укучылар күрсәткән уйландырырлык педагогик ситуацияләрне анализлау бик кызыклы булды. Технология дәресендә “кибеттән” әниләр алып кайткан ризыклар белән әтиләрнең югалып калмыйча табын хәзерләве барыбызны да шаккаттырды. Дәрес хәзерләү күренешен күрсәтеп әти-әниләр барыбызны да рәхәтләндереп көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Сәнгать дәресендә Африка һәм һинд халык биюләрен бик оста башкарган һәм дәресләрдәге башка бик күп биремнәрне югалып калмыйча үтәгән әти-әниләребез беребезне дә битараф калдырмады. Бәйрәм башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары сәхнәләштергән “Өч кыз” әкияте белән тәмамланды.
Гаиләләребез нык булсын! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын!
-
Математика атналыгы тәмамланды 07.03.2014

Бүген мәктәбебездә математика атналыгы тәмамланды. Атналык вакыйгаларга бай булды. Математика укытучылары Насретдинова А.А. һәм Хәмидуллин И.И. ачык дәресләр күрсәттеләр, һәр класс математик темага газеталар чыгарды. Математик кичәдә 9 нчы сыйныф укучыларының“Акчарлаклар”, 8 нче сыйныф укучыларының “Бердәмлек” командалары разминка, җавапларны тиз табу, фикерләү, 8 мартка бүләк, саннар белән әкият язу, шигырьне көйгә салып җырлау буенча көч сынашты. “Банк” дип аталган уен аеруча истә калырлык булды. 3 банкка берләшкән 5-9 сыйныф укучылары төрле мәсьәләр чиштеләр, кызыклы математик сорауларга җавап бирделәр. Уен башланганда һәр банкның 100 әр сум акчасы бар иде. Һәр сорауның шулай ук бәясе бар. Банклар сорауларын сата алалар, дөрес җавап бирмәсәләр акчалары кими. Шулай итеп иң күп акчаны “Ак барс банк” туплады.
Атна ахырында барлык җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
-
Кызларыбыз –җиңүче 06.03.2014

Район социаль бүлеге “Дан сиңа, солдат!” исеме астында иң яхшы рәсемгә күп балалы гаиләләрдәге һәм инвалид балалар арасында үткәргән конкурста 7-10 яшьлекләр төркемендә 2 нче сыйныф укучысы Миңнуллина Исламия 1 нче урын, 4 нче сыйныф укучысы Сабирова Илсия 2 нче урынны алдылар. Ә 6 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Эльвира исә 11-14 яшьлекләр төркемендә “Иҗади якын килгәне һәм оригинальлек өчен” Грамота белән бүләкләнде. Бу уңышыгыз белән котлыйбыз, кызлар!
-
“Аҗаган – 2014” 04.03.2014

Һәркемгә мәгълүм алдан:
Бүген була “Аҗаган”
Бу бит чын хәрби уен,
Ә үтә ул ел саен.
Сыныйм дисәң үзеңне,
Яулыйм дисәң җиңүне
Сикер, йөгер, ат төгәл
Җиңүләр булмый җиңел!Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап бүген мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-спорт уены булып узды.Уенның максаты укучыларда хәрби-патриотик, җаваплылык, җиңүгә омтылыш һәм иптәшлек хисләре тәрбияләү иде.
Барлык мәктәп укучылары 2 командага бүленеп билгеләнгән маршрут буенча төрле этаплар үттеләр. Уен строй җыры смотры, төрле строй командалары үтәү белән башланып китте. Шул ук вакытта экипировка, форма тикшерелде. “Солдатлар”ыбызга бик күп төрле биремнәр үтәргә кирәк булды. Алар : каршылыклар аша чыгу, “ Тау патшасы”, мишеньга кар белән ату, беренче ярдәм буенча сораулар, хәрби сораулар, пневматик винтовкадан ату, противогаз кию, чаңгыда эстафета, окоп казу, автомат сүтеп җыю, учак тергезү, “Стенка в стенку” иде. Бу ярышларның суммасы буенча кем беренчелекне ала, шул команда флаг эзләргә беренче китәчәк. Шуңа да уен бик кискен, оператив, оешкан төстә барды. “Сокол” командасы бу этапта беренче урынны алды, флаг эзләргә дә беренче булып китте.
Һәм уенның кульминацион ноктасы – беренче булып флагны, эзләүне соңрак башласа да, “Солдаты” командасы тапты. Әфарин!
-
Мәктәптә математика атналыгы 03.03.2014

“Йөзгә бер” (“Сто к одному”) уены белән мәктәбебездә математика атналыгы башланып китте. Укытучы Насретдинова А.А. уздырган бу уенда 5 нче һәм 6 нчы сыйныфларның бишәр укучысыннан торган 2 команда катнашты. Уенчылар төрле математик сорауларга сораштыруда үткәргән кешеләрнең җавапларын әйтергә тиешләр. Монда белем генә түгел тизлек тә, логик фикерләү дә, капитаннарның өлгерлеге дә кирәк. Мондый сыйфатлар 5 нче сыйныф командасында да , капитаннары Садриев Салаватта да бар иде. Шуңа алар барлык раундларда җиңеп, беренчелекне алдылар.
-
Игезәкләребез сынатмый 02.03.2014

Шимбә көнне Мәлки авылында сугышчы-интернационалист Валерий Волков истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча үткәрелгән ачык турнирда 40 кг кадәрге үлчәү категориясендә 8 нче сыйныф укучылары Фәйзуллин Шәфкать 1 нче урын, Фәйзуллин Нәфкать 2 нче урынны яуладылар.Чираттагы җиңүләре белән без аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Мәктәптә химия атналыгы узды 28.02.2014

Мәктәптә химия атналыгы укучыларда химия фәненә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, химиянең тормыш-көнкүрештәге әһәмиятен күрсәтү, балаларда белем алуга омтылыш тирәнәйтү максатыннан үткәрелде. Бу максатка ирешү өчен төрле чаралар үтте.
Атналык химия фәне, бөек химикларыбыз һәм аларның ачышлары турында презентация күрсәтү белән башланып китте. 9 нчы сыйныфта “Суның катылыгы һәм аны бетерү чаралары” темасына кызыклы ачык дәрес үтте. Укучылар химиянең тормышта кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Балалар “Казан химиклар мәктәбе”нә вертуаль экскурсиядә бик теләп катнаштылар. 8, 9 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән викторинада укучылар химия фәненнән алган белемнәрен күрсәттеләр. Викторинада 2 команда чыгыш ясады. Нәтиҗәдә “Йолдызлар” “Химиклар”командасын җиңде.
Химиянең могҗизалар тудыручы фән икәнен күрсәтмәсәң атналыкның мәгънәсе югалыр иде кебек. Традицион рәвештә мавыктыргыч химик реакцияләргә бай “Могҗизалы химия ” кичәсе узды. Фокусникларыбыз төрле реакцияләр күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары исә “Крот-химик” мультфильмын карап химик матдәләрнең файдалы гына түгел, ә белеп файдаланмасаң куркыныч булуларын күрделәр.
-
Булганнан бар да була 27.02.2014

Әхмәтшин Илнур мәктәбебезнең талантлы укучыларыбызның берсе. Ул моны 27 февральдә ЦВР “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узган техник иҗат фестивалендә катнашып тагы бер кат раслады. Технология укытучысы Насретдинов Айдар җитәкчелегендә “Судомоделирование” түгәрәгендә ясаган корабле белән 1 нче урынны алды. Илнурга да, укытучысына да әфарин диясе генә кала.







