Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Җиләк җыям – как коям 27.06.2014

Бүген табигатькә экскурсия вакытында балалар рәхәтләнеп җиләк ашадылар, күчтәнәч итеп тә җыеп кайттылар.
Җиләк җыям чиләккә,
Дәү әнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатлана,
Мине бик тә ярата.
Йөгереп җиләк җыям,
Берәмләп салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр,
Дәү әнием шат булыр.
-
“Жизнь без наркотиков” 26.06.2014

26 июня - Международный день борьбы со злоупотреблением наркотическими веществами и их незаконным оборотом. В связи с этим в мае стартовала Республиканская антинаркотическая акция "Жизнь без наркотиков".Одним из основных направлений в противодействии наркотикам является формирование у населения здорового образа жизни.
В лагере в этот день прошли спортивные соревнования «Веселые забеги», беседа на тему “Почему нам жить весело?” Скажем нет наркотикам!
-
Хәерле юл, чыгарылышлылар! 25.06.2014

Бүген, 25 нче июнь көнне Кошман мәктәбе үзенең кошчыкларын зур юлга озатуны – Чыгарылыш кичәсен бәйрәм итте.
Кичәне 9 нчы сыйныф җитәкчесе Насретдинова Алия әзерләде һәм бик кызыклы итеп алып барды. Кичә барышында мәктәп тормышында булган кызыклы хәлләрне искә төшереп, матур хәтирәләрне яңартылды. Әлеге бәйрәмдә балаларга атап әйтелгән теләкләр бик күп булды. Эчтәлекләре буенча алар бер-берсенә охшаш, ләкин һәрберсе күңел түреннән әйтелгәнлекне исәпкә алсак, алар бер-берсен кабатламый кебек. Әниләрчә кайгыртучанлык та, киләчәккә якты өметләр дә, бәхетле мул тормыш та һәм тагы бик күп башка теләкләр дә әйтелде.Бәхетле булыгыз дигән сүзләр ул көнне күп тапкырлар яңгырады. Аны залда утыручыларның һәрберсе күңеленнән генә булса да, теләп утыргандыр. Залда әйтелгән сүзләр, теләкләр барысы да тормышка ашсын иде. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да уй-хыяллары кабул булсын!
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2014

22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара.
"Кояшкай" ял лагеренда ял итүче балалар да Бөек Ватан сугышы башланган көнне обелискка чәчәкләр куйдылар. Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина Бөек Ватан сугышы темасына китаплар белән таныштырды. Аннан соң балалар мәктәп каршындагы асфальтка "Безгә тынычлык кирәк!" темасына рәсем ясадылар. Булачак ил сакчылары- малайлар бик тырышып ак күгәрчен, чәчәкле болын, кояшлы күк йөзе, кызыл йолдызлы танк, самолетлар ясап үз теләкләрен белдерде. Вожатыйлары Насруетдинов И.Р. Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм күрсәтте, балалар белән викторина оештырды.Катнашучыларга призлар бирелде.Шаулый урман, гөрлиболын,
Яфрак яра тал- тирәк.
Батыр булып үсәр өчен,
Уйлар чынга ашсын өчен
-
Яфраказык хәзерләдек 18.06.2014

17 июнь көнне мәктәп һәм балалар бакчасында эшләүчеләр авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән яфраказык хәзерләргә бардылар. Көн дәвамында барлык коллектив членнары да бик тырышып эшләделәр. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар. Яфраказык хәзерләү буенча мәктәпкә йөкләнгән план үтәлде.
-
Лагерьда әтиләр көне 14.06.2014

15 июнь-Халыкара әтиләр көне. Шул уңайдан лагерьга йөрүче балалар һәм аларның әтиләре белән футбол турниры оештырылды. Балалар әтиләренең портретларын ясадылар. “Әти-безнең терәгебез” дигән темага әңгәмә үткәрелде.
-
Сабан туе –хезмәт туе 09.06.2014

Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабан туе карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Дәртле һәм күңелле Сабан туе бәйрәме тормышыбызга ямь өсти, игелекле гамәлләргә рухландыра. 8 июнь көнне Кошман авыл җирлегендә дә Сабан туе гөрләп узды. Авыл халкын, кайткан кунакларны котларга район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы да килгән иде.Мәйдан иртәдән үк гөрләде. Уеннарның ниндие генә юк: көянтә чиләк белән су ташу, аркан тартышу, биек баганага менү, капчык сугышы... Сабан туен оештыруда мәктәп коллективы да зур тырышлык күрсәтте.Һәр кеше үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарды.
Кошманда Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды.
-
"Кояшкай" лагере эшли башлады
09.06.2014
Җәйге каникуллар башланды. Каникуллар башлану белән мәктәптә "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеры да эшли башлады. Бу лагерьның максаты балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, әхлакый культраны тәрбияләүне дәвам итү. Лагерьга 25 бала йөри. Күңелле яллар сезгә, балалар.
-
Балаларны яклау көнендә 03.06.2014

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары 2 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышланган активистлар слётында катнаштылар. Слётта 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан “Юность России” Бөтенроссия фотоконкурсында эше “Иң яхшы 10 эш” номинациясенә кергән өчен Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Балалар тантаналы сбордан соң төрле милли уеннарда катнаштылар, ял иттеләр.
-
Сугыш ветераны янында 31.05.2014

8 нче сыйныф кызлары Хәмидуллина Әдилә, Гарифуллина Чулпан 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Саттарова Гүзәл белән берлектә авылыбызда яшәүче бердәнбер исән калган сугыш ветераны Җиһаншин Хәсән ага янына бардылар. Олы яшенә карамыйча, безнең белән аралашып, сөйләшеп утырды ул.
Хәсән абыйның яшьлеге сугыш чорларына туры килә. Күпне күрергә туры килә аңа. Сугыш хатирәләрен дә еламыйча сөйли алмады ул безгә.
Ә балаларның сораулары шактый җыелган икән. Бер- бер артлы “Сугыш дусларыгызны хәтерлисезме?”, “Сезне сугышта яраладылармы?”, “Нинди сугыш коралы белән көрәштегез?”, “Танк күргәнегез бармы?”, “Сугышка киткәндә ничә яшь иде?” дип, Хәсән абыйга сораулар яудырдылар.
8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан







