Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Кошлар көне 02.04.2014

Беренче апрель – Халыкара кошлар көне. Безнең канатлы дусларыбыз урманнарны, болыннарны, бакчаларны, басуларны һәм башка күп җирләрне бизәп кенә калмыйлар, ә аларны саклауга зур өлеш кертәләр. Ел саен бу көнгә багышлап без кичә оештырабыз. Быел бу кичә әдәби-музыкаль монтаж формасында булды, кошларның әһәмияте турында презентация күрсәтелде. Укучылар ясаган кош рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
Безнең канатлы дусларыбыз туган якларына язны сагынып очып кайталар һәм үзләренә оя кора башлыйлар. Сыерчыклар өчен без һәр елны оялар ясыйбыз. Кошлар үзләренчә мондый бүләккә шатланадыр дип уйлыйм. Ә соңыннан инде калган канатлы дусларыбыз: сандугачлар, карлыгачлар, тургайлар туган якларга кайтып җитәрләр. Җиребез моңга күмелер.
Кошларны саклыйк, яратыйк, дуслар! Бу матурлыкка югалырга юл куймыйк!
-
1 апрель-көлке көне 01.04.2014

Көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бигайбә! Үпкәләштән булмасын. Мондый күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз.
Сәламәтлекне саклау өчен кызыклы спектакльләр, кинокомедияләр карарга, юмористик китаплар укырга кирәк. Һәрчак ерык авызлы булыгыз, башкаларга да күтәренке кәеф белән елмаеп эндәшегез.
Шуңа да укучылар бүген мәктәптә үткәрелгән көлке кичәсендә төрле уеннар уйнап, көлеп шаярдылар. “Мәзәкчеләр мәҗлесе” дигән плакатка үзләре белгән мәзәкләр яздылар.Ә көне буе бер-берләрен һәм укытучыларны алдалап, мәзәкләп кинәнделәр.
-
Сингапурча укыта башлыйбыз 26.03.2014

Мәктәбебез укытучылары Колангы төп мәктәбендә сингапурча укыту буенча 2 көнлек тренинг үттеләр. Тренингны тренерлар Петрова С.Т. һәм Мөхетдинова М.А. бик кызыклы, файдалы, мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Бу системада төп максат – балада тәнкыйди караш формалаштыру икән.Бөтен нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк, дип аңлый күрмәгез тагын. Проблеманы тирәнтен өйрәнеп хәл итү дигәнне аңлата бу. Төгәлрәге, нинди дә булса проблеманы алабыз да аны чишү юлларын бергәләп эзлибез. Ул уен формасында үткәрелә.
Сингапурча дәрес исә болайрак үтә: балаларны иң әүвәл дүртәр кеше итеп төркемнәргә бүлеп утырталар. Укытучы нинди тема үтәчәкләрен әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Бездә, гадәттә, төркемдә бер-ике лидер була, шулар бөтен сорауларга җавапны таба, башкалар сүлпән генә аның янында утырып тора. Кайберәүләр сорауга җавапны белергә дә мөмкин, тик ул дөрес булмаса, дип шикләнә, ягъни үзенә ышанычы булмый һәм кеше алдында оятка калмас өчен дәшми калуны кулай күрә. Ә Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә уеннан читтә калырга тиеш түгел.
Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән бит. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. Сингапурда тегенди бул, мондый бул, дип коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр булып чыга. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. "Икеле"гә, "өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала. Укытучыларыбыз бу методика буенча да дәресләрне уңышлы үкәрерлек белемнәр алып кайттылар.
-
“Иң яхшы сыерчык оясы-2014” 25.03.2014

Яз килә, яз килә! Җылы яклардан кошлар кайтып, тирә - юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр. Сыерчыкларыбыз кайтты да инде. Без аларны көтеп алабыз һәм оялар ясыйбыз. Быел безнең мәктәп укучылары 32 оя ясады. Рәхим итегез, кошкайлар!
Районда үткәрелгән “Иң яхшы сыерчык оясы-2014” конкурсында безнең мәктәптән катнашкан сыерчык оясы 3 нче урынны алды һәм сертификат белән бүләкләнде. Бу матур сыерчык оясын 2 нче сыйныф укучысы Асадуллин Айзат үзенең әтисе Райнур белән ясады. Әфарин! Сыерчыклар да бу оялар өчен үзләренең рәхмәтләрен әйтми калмаслар, матур җырлары белән сөендерерләр.
-
“Мәктәп” тапшыруы безнең турында 23.03.2014

27 нче март- пәнҗешәмбе 15 сәг 30 мин та “Татарстан - Яңа гасыр” каналы буенча “Мәктәп” тапшыруын карарга онытмагыз! Бу көнне безнең мәктәбебез турында тапшыру булачак. 30 нчы март –якшәмбе 9 сәг 15 мин та тапшыру кабатланып күрсәтеләчәк.
-
Урман дәресе 22.03.2014

Урман! 5 кенә хәрефтән торса да,гаҗәеп дәрәҗәдә саллы һәм салмак сүз ул. Иксез-чиксез җиһанның колачы,галиҗанәп табигатьнең үпкәсе, җир шарының үсемлекләр дөньясы, кош-кортлары һәм хайваннарның зур, уртак йорты ул.
Район мәгариф бүлегенең “Гомумбелем бирү мәктәпләрендә урман дәресе үткәрү” турындагы 69 нчы приказы нигезендә бүген мәктәбебездә Урман дәресе узды. Аны башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. үкәрде. Дәрестә урманның әһәмияте, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сүз барды. Гомүмән урман турында һәм үзебезнең Кайбыч урманнары турында тәэсирле шигырьләр укылды.
-
“Татарстан - Яңа гасыр” каналы бездә кунакта 21.03.2014

20 март көнне“Татарстан - Яңа гасыр” каналының “Мәктәп” тапшыруы журналистлары безнең мәктәбебез турында тапшыру төшерергә килделәр. Алар мәктәбебезнең күпкырлы эшчәнлеге: укыту, спорт, иҗат, түгәрәкләр эше, тәнәфесләрнең ничек үтүе, ашханәдә ашату һәм башкалар турында сюжетлар төшерделәр. Мәктәбебездә укучыларга белем бирү белән бергә милли йолаларга нигезләнеп милли гореф-гадәтләрне саклап тәрбия бирергә омтылабыз. Тәрбия бирүдәге бу юнәлеш тә журналистлар күз уңыннан читтә калмады. Мәктәбебез, аның тарихы, укытучылары, укучылары белән белән 9 нчы сыйныф укучылары Вилданова Илүзә, Какаев Айдар, 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан үзенчәлекле итеп таныштырдылар.
-
Авылыбызга Нәүрүз килде 20.03.2014

Гөрләтеп язлар килгән шәпкә Нәүрүз дә килә!
Бу бәйрәмне без мәктәптә ел саен үткәрәбез. Үзенә күрә бер матур традициягә әверелә бара Нәүрүз бәйрәме.
Нәүрүз—яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме буларак билгеле. Безнең ата-бабаларыбыз электән үк Нәүрүзне бәйрәм иткәннәр.
Халкыбызның матур йоласы хәзерге көнгә чаклы яшәп килә. Ел да зурлап үткәрелә торган Нәүрүз бәйрәме быел аеруча кызыклы булды.
Бәйрәмебез урамда – авыл халкы катнашында барды. Укучы балалар үзләренең матур җырларын җырлап, биеп халыкның күңелен күрделәр. Аннары барыбыз да көтелгән кунакны –Нәүрүзбикәне каршы алдык. Кыш бабай белән Яз кызының көч сынашуын күрдек. Кыш җиңелеп, үзенең эшен Нәүрүзбикәгә тапшырды. Нәүрүзбикә барчабызга муллык, исәнлек-саулык теләде, Яз килү белән котлады.
Нәрүзбикә шулай ук мәктәптә үткәрелгән “Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсына йомгак ясады. Бу конкурста иң актив класс 2 нче сыйныфлар булган икән. Шәхси ярышта исә 1 нче урынны 2 нче сыйныф укучысы Асадуллин Айзат, 2 нче урынны 4 нче сыйныф укучысы Насретдинова Илүсә, 3 нче урынны 4 нче сыйныф укучысы Гарипов Ринат алды. Аларга Грамоталар тапшырылды.
Бәйрәм Карга боткасыннан авыз итеп, пылау ашап, чәй, коймак белән сыйланып, төрле уеннарда катнашып узып китте.
8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан
-
Нәүрүз мөбарәкбад! 19.03.2014

Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Сөләйман абзый, көтәмсең,
Табак-савыт бирәмсең?
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калак кирәк.
19 нчы март көнне бер төркем укучыларыбыз шундый һәм башка төрле такмаклар әйтеп авыл буенча йорттан йортка кереп Нәүрүз бәйрәмендә ботка пешерү өчен ярма җыйдылар. Авылдашларыбызның юмартлыгы зур булган. Балалар ярма гына түгел, йомырка да бик күп җыйганнар, хуҗалар, хуҗабикәләр тәм-томнарын да кызганмаганнар, кайберләре хәтта акча да биргән. Иренмичә авыл буйлап йөргән балаларга да, аларны кире борып чыгармаган йорт хуҗаларына да бик зур рәхмәт. Үз игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!
-
Әниләрне хөрмәтләдек 18.03.2014

Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!Шуңа күрә зур горурлык белән
Без сөйлибез ана турында.
Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган.
Язның беренче бәйрәме – 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга!
Хатын-кыз — илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди!
Без, 9нчы сыйныф укучылары, 18 март көнне әниләребезне хөрмәт итеп бәйрәм уздырдык. Бәйрәмнең беренче өлеше әниләр турында матур шигырьләр сөйләп, моңлы җырлар җырлап узды. Сыйныф җитәкчебез Насретдинова Алия апа белән берлектә әниләребезгә зур матур сөлгеләр бүләк иттек.
Бәйрәмебезнең икенче өлешендә кызыклы уеннар уйнадык һәм биедек: чегәннәр, татар, рус халкы биюләре, танго, вальс, чунга-чанга, тиктоник.
Әниләргә бик күп четерекле сораулар бирделәр. Алар бик теләп кызык итеп җавап кайтардылар.
Бәйрәмебез өстәл артында дәвам итте. Әниләребез һәм сыйныф җитәкчебез ярдәме белән табын хәзерләдек. Мул табын артында сыйлануы бик тә рәхәт булды. Шәрәфеева Рүзилә апа шушы бәйрәмне хәзерләүчеләргә бик зур рәхмәтләрен белдерде. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш теләде. Мондый бәйрәмнәр күбрәк булсын иде!
9 нчы сыйныф укучысы Вилданова Илүзә







