Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Тренинги по программе "Путь к успеху"
12.11.2013
Сегодня на базе Кайбицкой сош проходили тренинги для классных руководителей и заместителей директоров по воспитательной работе. На семинаре участвовали Сайранова Р.Т, Кадырова А.С., Вильданова Л.Х., Салахова И.Г. Семинары- тренинги проходили в трех аудиториях. Специалисты из столичного центра "Карьера" Туртышкин Н. К., Вахрушева И. Г. и Иванова О.И. активно поработали с педагогами. Встреча эта не последняя, они будут отслеживать и поддерживать учителей, работающих по данной программе.
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2013

Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган гаять авыр көрәштә Россия халкы зур җиңүгә иреште. Башкаланы чит ил баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирде. Күпмилләтле Ватаныбызның киләчәктәге уңышларына, бөеклегенә һәм алгарышына таба тарихи адым ясалды.Көчле дәүләт, күпмилләтле халыкның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек - Россия Федерациясе һәм илнең динамик үсештәге төбәкләреннән берсе булган республикабыз казанышларының төп нигезләрен менә шулар тәшкил итә,-дип сүзне дәвам иттеләр , 4 нче ноябрь – Бердәмлек көненә багышланган тәрбия сәгатендә 9 нчы сыйныф укучылары.2 нче ноябрь көнне мәктәптә һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре, чаралар үтте. Сыйныф җитәкчеләре бу көннең әһәмиятле булуын аңлаттылар.Дәресләрдә презентацияләр, шигырьләр, җырлар урынлы кулланылды.
-
"Әкияттә"-кунакта 01.11.2013

1 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары Казан дәүләт “Әкият” курчак театрына кунакка бардылар. Алар анда Г.Тукайның “Су анасы” әсәрен карадылар.Ишекне ачып керүгә, балалар могҗизалар дөньясына эләккән кебек булдылар. Сәхнәдәге курчакларны күргәч, барыбыз да шаккатты. Театр артистлары укучыларны әкияти дөньяга алып кереп китте: тамаша бер сулышта узды. Әкият геройлары безне тормышта ялганламаска, урлашмаска, начар сүзләр сөйләмәскә өйрәтте. Зур рәхмәт, тылсымлы кунаклар! Без сезне үзебезнең районда көтеп калабыз.
-
Саулыгым-байлыгым
30.10.2013
Искиткеч дәвалау үзлекләренә ия булган үсемлекләр күп безнең якларда.Ул үсемлекләрне дару үләннәре дип әйтәләр. X –XI гасырларда ук аларның 900 гә якын төрен булган.
Бүген безнең мәктәп укучылары да мәктәп бакчасыннан гөлҗимеш җыйдылар.Укытучы апалары балаларга җимешнең витаминга бай булуын , аның файдасын, кайсы очракларда куллануын аңлаттылар. Гөлҗимеш сыгынтысы төрле формадагы кан китүләр булганда,хирургия операцияләреннән соң бик файдалы, ашказанын бик яхшы дәвалый икән. Гөлҗимеш мае белән яраларны, трофик җәрәхәтләрне, янган, туңган урыннарны да дәвалаганнарын да белделәр.
-
Мәктәп олимпиадалары дәвам итә
28.10.2013
Мәктәпнең төп максаты-укучыларга төпле белем бирү. Ә белем дәрәҗәсе төрле интеллектуаль бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында сынала. Әле мәктәпләрдә фән олимпиадалары дәвам итә.Укучыларыбыз бүген география фәне буенча үз белемнәрен сынадылар.
-
Сыйныф җитәкчеләре утырышы 28.10.2013

Бүген , безнең мәктәптә, класс җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. 3 нче сыйныфта “Сәламәтлек турында сөйләшик” темага ачык тәрбия сәгате./Садриева Э.Р./
2.Сентябрь,октябрь айларына куелган эшләрнең үтәлеше
3.Сәламәтлек программасы үтәлеше буенча әңгәмә
4.Сәләтле балалар белән эш системасы
4.Экологик тәрбия бирүдә эш юнәлешләрен билгеләү.
5.Мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләренең үтәлеше , балаларның
тәрбиялелеген бәяләү
Утырышта барлык сыйныф җитәкчеләре дә катнашты.Энҗе Рөстәмовна укучыларны сәламәт булу өчен барлык шартлар белән дә таныштырды.Аннары сыйныф җитәкчеләренең ике айлык планнарына анализ ясалды.Экологик тәрбия бирү буенча эш юнәлешләре каралды.Балаларның тәрбиялелеге буенча сүз алып барылды.
-
Паралимпийский день 27.10.2013

27 ноября 2013 года отмечается знаменательная дата – 100 дней до начала XI Паралимпийских зимних игр 2014 года в г. Сочи. В целях повышения осведомленности обучающихся о Паралимпийских играх и паралимпийских ценностях в нашей школе 26 октября был проведен паралимпийский урок среди учащихся 5-9 классов. Всего на уроке присутствовали 34 учащихся .
Методические рекомендации и презентационные материалы, разработанные АНО «Оргкомитет «Сочи 2014» были взяты на официальном сайте Оргкомитета:http://www.sochi2014.com/games/education/manuals/ в разделе «Для школ» (файл «Паралимпийский урок»).
-
Мәчет янын тәртипкә китерү 25.10.2013

Бүген безнең укучыларыбыз мәчеттә чистарту эшләре алып бардылар. Егетләр урамнарда коелган яфракларны чистарттылар, кызлар мәчет идәннәрен юдылар, тузаннарын сөрттеләр. Аллаһының ризалыгына ирешү өчен, укучыларыбыз бар көчләрен куеп эшләделәр.
-
"Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясе дәвам итә 24.10.2013

Район мәгариф бүлегенең 11.10.2013 нче елның № 273 боерыгы нигезендә , мәктәп китапханәсе айлыгы бара.Мәктәп китапханәсен әдәби китапларга баету, кулланылышта булган китапларга икенче сулыш өрү максаты белән уздырылган бу чарада укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик теләп катнаша. Китапханә фондына, аеруча, Хәсән Сабиров, Рамил Хәмидуллин, Резеда Сайранова , Ләйсән Вилдановалар зур ярдәм күрсәтте. 5 нче сыйныф укучылар кулы белән 30дан артык китап “дәваланды”.
-
Район балалар думасы активистлары-картлар йортында 23.10.2013

Әйе, кеше гомеренең көзе дә матур булырга тиеш шул. Нәкъ ,бүген шуңа күрә дә ,район балалар думасы активистлары Федоровск авылындагы картлар йортына концерт куярга бардылар.Безнең мәктәп депутаты Чулпан Гарифуллина “Ялгыз утында янмагыз “ дигән җыр башкарды, өлкәннәргә иң изге теләкләр – сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер теләнде. Чөнки җан җылысы, игътибар бүләк итү – иң мөһиме, бүгенге чара нәкъ менә шуның өчен дә бит инде. Артистлар тамашачыларга бәйрәм кәефе өсти алдылар, чөнки концерт ихлас күңелдән башкарылды.
Әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар һәм аларга рәхмәт белдерделәр.







