Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
О проведении мониторинга качества основного общего образования в 2013 году” 09.10.2013

В рамках мониторинга качества основного общего образования по заданию Минобрнауки России АНО «Институт проблем образовательной политики «Эврика» продолжает проведение на ограниченной выборке учащихся 5-х классов проверочных работ для стартовой диагностики сформированности предметных (математика, русский язык, естествознание), метапредметных образовательных результатов учащихся при переходе школьников из начальной в основную школу.
-
Гриппка каршы хәзерлек 08.10.2013

Көз җитү белән, елдагыча, грипп сезонына әзерлек эшләре дә башланып китә, ягъни авырудан саклау өчен прививкалар ясата башлыйлар. Вакцинация үткәрүнең иң яхшы вакыты булып сентябрь-ноябрь айлары санала.
Быелгы чирнең нинди "көч"кә ия булуын әлегә табиблар да белми. Шуңа күрә алдан ук чарасын күрү максатыннан , авыл фельдшеры Рузилә Шәрәфиева ата-аналар рөхсәте белән , балаларга гриппка каршы вакцина ясады. Организмның иммунитетын ныгыту өчен күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга киңәш итте. Сәламәт булыйк! -
Мәктәп туры олимпиадалары башланды 08.10.2013

Хәзерге заманда укучылар өчен төрледән - төрле олимпиадалар үткәрелә: фәннәр буенча мәктәп күләмендә, районда, республика күләмендә һ.б. Һәм бүген безнең мәктәптә , район мәгариф бүлегенең боерыгы нигезендә, мәктәп туры олимпиадалары башланып китте. Биремнәр ике турдан тора.Фән укытучылары фәннәре буенча иң күп балл җыючыларны ачыклап, муниципаль турга әзерли башлаячаклар.
-
Ата-аналар җыелышлары дәвам итә
08.10.2013
2013 нче елның 4-10 нчы октябренә кадәр мәктәптә һәр сыйныфның ата-аналар җыелышы үткәрелә. Көн тәртибенә дәресләрдә булу, методик чыгыш ясау, укуга хәзерлек, түгәрәкләргә йөрү,тәртип мәсьәләләре һ.б куелган. Бүген, 9 нчы сыйныф үткәрелгән җыелышта ДЙА га хәзерлек турында сүз барды.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2013

Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә.Нәкъ менә укытучылар мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен укучылары хәтеренә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди...
Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтебездә һәркемгә иҗади уңышлар насыйп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән!
5 нче октябрь көнне безнең мәктәбебездә дә Укытучылар көненә багышланган "Укытучым,сиңа багышлыйм...!"дип исемләнгән чара булып узды.Иртәдән үк " укучы" укытучыларны күңелле музыка каршы алды.Мәктәптә укытучылар ролен укучылар үз өсләренә алганнар.Укытучылар өчен дәресләргә укучылар зур тырышлык белән хәзерләнгәннәр.Физкультура укытучысы Фәйзуллин Шәфкат (8 кл) сикертте, чаптырды, инглиз теле укытучысы Гарифуллина Чулпан инглизчә сөйләшергә, язарга өйрәтте.Аннары укучылар үз көчләре белән хәзерләнгән концерт ,фильмнар күрсәттеләр.Соңыннан укытучылар бәйрәмнәрен Казан шәһәрендә дәвам иттеләр. Алар К.Тинчурин театрында "Гөлшаян" спектаклен карадылар.
-
Өлкәннәр көне дәвам итә 03.10.2013

Бүген үткәрелгән бәйрәм көнендә әби-бабайларга дан җырланды. 3 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә оештырылган чарага йөзләгән кеше җыелды. Бәйрәмгә өлкәннәрне котларга дип район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ш. Бикбова , район ветераннар советы рәисе Ә.Н.Закирова килделәр. Җитәкчеләр әбиләргә олы рәхмәтләрен юллап, алдагы елларда да бергә каршы алырга булсын дигән теләктә калдылар.
Үзебез дә алардан үрнәк алып, өлкәннәребезгә бәйрәм көнендә, декада барышында гына түгел, ел әйләнәсендә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Муллык китерүче ел фасылыдай аларның да гомер көзләре бәхет-шатлыкларга бай, җылы һәм якты булсын.
-
Без картлар йортында булдык 02.10.2013

Бүген , без 2 нче октябрь көнне , бер төркем укучылар, укытучылар Айгөл Сәлимулловна һәм Резеда Тависовна белән берлектә Федоровск авылындагы картлар йортына бардык.Максатыбыз – картлар йортында көн күрүче әби-бабайларга концерт номерлары күрсәтү, азга гына булса да күңелләрен күтәрү иде.
Безне чиста, матур бинага урнашкан картлар йорты ишекләрен киң ачып каршы алды.
Тик тышкы яктан бик матур, иркен булып күренгән йортның эченә үткәч кенә, күңелне ниндидер моңсулык биләде. Йөзләрендә моң, сагыш эзләре бер мәлгә дә сүрелмәгән өлкәннәрне күргәч, йөрәкләр әрнеп куйды, күңелдә аларның кәефләрен күтәрү, сагышларын тарату теләге туды. Аларның кайберләре урын өстендә, кайберләре – инвалид коляскасында иде.
Без әби-бабайларның кәефен күтәрер өчен ихлас тырыштык: җырладык, шигырьләр сөйләдек. Өлкәннәр безнең чыгышларыбызны яратып, күз яшьләре аша күзәттеләр, озаклап алкышладылар, рәхмәтләр әйтә-әйтә, изге теләкләрен теләп, озатып калдылар. -
Изгелек эшләргә ашык! 01.10.2013

Игелеклелек, шәфкатьлелек… Бу сүзләрне соңгы вакытта еш кулланышка кертәбез. Әйтерсең, аңыбыз яктырып киткән. Бу кешелек кыйммәтләренә хәзер кытлык. Ә бит һәркемгә җылы, эчкерсез мөнәсәбәт кирәк. Кешегә кече яшьтән үк игелек, яхшылык, кебек төшенчәләрне аңлатырга, эш-гамәлләр белән сеңдерергә кирәк. Монда тимурчылар хәрәкәте ярдәмгә килә ала. Ул бик мөһим тәрбия чарасы булып тора.
Безнең мәктәптә эшләп килүче тимурчылар хәрәкәтенең асылы да бит ярдәмгә мохтаҗларның һәммәсенә булышу. Боларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, гомер буе илебез иминлеге өчен көч куйган гади хезмәтчәннәр, кыскасы, өлкән яшьтәге кешеләр керә.
Тимурчылар килүен хезмәт ветераны Габдрахманова Факия апа да көтеп тора. Ул үз йорты белән яши, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булуы аркасында йорт эшләрен эшләргә көченнән килми. Ә 5 нче сыйныф укучылары , аңа рәхәтләнеп ярдәм итәләр.Хезмәт күрсәткәннән соң , Факия апалары балаларга яшьлек елларының истәлекләрен сөйли,альбомнар күрсәтә.Бу күңелле вакыйгалар балалар күңелендә озак сакланыр әле. -
Укытучыларның җәйге Спартакиадасы 30.09.2013

28 нче сентябрьдә , Казан шәһәрендә , укытучыларның җәйге Спартакиадасы узды.Анда район данын 31 укытучы яклады.Алар арасында, безнең мәктәптән -мәктәп директоры Хәмидуллин Ильмас Илдарович һәм Насретдинов Айдар Линарович та бар иде.
-
"Дни налоговых знаний" 28.09.2013

Традиционные «Дни налоговых знаний» пройдут в этом году с 27 по 28 сентября С этих слов начала свое выступление учитель истории обществознания, в рамках проведения 28 сентября 2013 года классного часа «День налоговых знаний». Лейсан Хабировна познакомила учащихся 9 классов с историей, видами и функциями налогов, с понятиями имущественные и социальные налоговые вычеты. Учащиеся получили информацию о том, с чего начать собственное дело и какие для этого необходимо оформить документы.







