Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Янгыннан саклану кирәк 12.12.2013

Бүген барлык мәктәпне җыеп, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Айдар Ленар улы Насретдинов, янгыннан саклану чаралары һәм пиротехникага кагылышлы кагыйдәләр белән презентацияле чыгыш ясады. Якынлашып килүче бәйрәм көннәрендә янгын һәм пиротехника күп кенә күңелсез хәлләргә китерә. Барыбыз да уяу булыйк!
-
Кызыклы мизгел
11.12.2013
Бүген мәктәптә 6нчы дәрес бетү мизгеле кызыклы вакытка туры килде.
ИГЪТИБАР!
11.12.13ел14:15:16сәг.
БУ - ТОРМЫШНЫҢ БЕР МИЗГЕЛЕ ГЕНӘ!
-
Ватан геройлары көне 09.12.2013

9 нчы декабрь-Ватан геройлары көне. Мәктәптә бу көнгә багышланган танатаналы сбор булып узды.Сбор Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлаудан башланды. Рапортлар биргәннән соң дружина советы рәисе Гарифуллина Чулпан презентация ярдәмендә Ватан геройлары көненең тарихы, төрле еллардагы геройлар, герой-пионерлар һәм районыбыз геройлары белән таныштырды. Теманы дәвам итеп “От Казани до Берлина ” документаль фильмыннан Советлар Союзы Геройлары турында өзекләр күрсәтелде.
-
“Көмеш каләм”дә кунакта 06.12.2013

5нче декабрь көнне мәктәптә эшләп килүче “Көмеш каләм” түгәрәге әгъзалары авылыбызның шигырь язучылары белән очраштылар...
-
Өстәл теннисы ярышы 02.12.2013

Шимбә көнне Чүти урта мәктәбе базасында 9 нчы сыныфка кадәрле укучылар арасында спорт мәктәбе өстәл теннисы ярышлары үткәрде. Безнең мәктәптән, Хәмидуллин Илмас Илдарович җитәкчелегендә, Какаев Айдар, Әхмәтшин Илнур, Гарифуллина Нәзилә һәм Шәрәфиева Гөлшатлар бардылар. Әлегә зур уңышларга ирешеп булмаса да, алар үләренә ниндидер тәҗрибә җыеп кайттылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 30.11.2013

Кичә мәктәбебездә әти-әниләребез белән чираттагы очрашу булып узды. Укучылар әзерләгән концерт номерлары белән аралаш барган бу җыелышта:
-
Спартакиадага әзерләнзбез! 28.11.2013

Мәктәбебездә кышкы спартакиадага әзерлек эшләре дәвам итә. Укучылар шахмат, тенис уеннарын кызыксынып уйныйлар. Спорт ярышларының һәр төрен яратып, тырышып өйрәнәләр. Җитәкчеләре Айдар Ленарович спортка һәрчак җитди карарга, җитез, зирәк булырга өнди.
-
21 ноябрь – РФ Салым органнары хезмәткәрләре көне 21.11.2013

Салымнар җыю өчен җаваплы дәүләт власте органнары дәүләтләр барлыкка килгәннән бирле билгеле, һәм хәзерге көндә дә яши-ләр.
Революциягә кадәр (1802 елдан) Россиядә салымнар җыюны үз өстенә финанс министрлыгы ала.
СССР тарихы тәмамланган чакта гына, “үзгәртеп кору” вакытында базар икътисадына күчкәндә, СССР Министрлар Советы карары белән (1990 елның 24 октябреннән) финанс министрлыгы һәм аның төбәк бүлекчәләре составында дәүләт салым инспекцияләре төзелә. Ике елдан соң, Россия Федерациясе президенты (Борис Ельцин) указы белән 1991 елның 21 ноябреннән махсус РФ Дәүләт салым хезмәте барлыкка килә. Нәкъ менә шушы дата “Салым органнары хезмәткәрләре”нең һөнәри бәйрәмен булдыруга нигез итеп алына.
Үзгәтеп корулар нәтиҗәсендә Россия Федерациясе салым хезмәте кардиналь үзгәреш кичерде: гадирәккә, аңлаешлыракка әйләнде, ә иң мөһиме – ул салым ставкалары дәрәҗәсендә генә түгел, салымнарга расчет ясау һәм аларны түләү, салым тикшерүләрен һәм отчетларны тәртипкә китерү өлешендә дә салым түләүчеләр өчен уңайлы.
Салым түләүчеләр белән үзара эш итүнең тагын да заманчарак һәм алдынгы ысуллары – электрон хезмәтләр тәкъдим ителә.Шулай ук бүген, бөтен илебез буенча билгеләп үтелә торган 21 ноябрь – РФ Салым органнары хезмәткәрләре көне турында 5-9 сыйныфлар белән Гөлшаһидә Харисовна дәрес –презентация үткәрде. Җирле үзидарә сәркатибе Назмиева Алия Азатовна салымнар турындагы законнар белән таныштырды. Укучыларга бу көннең тарихы сөйләнде,сорауларга җавап биреп белемнәрен ныгыттылар.
-
Ике тапкыр тукланабыз 18.11.2013

Бүгенге көннән мәктәптә укучылар ике тапкыр туклана башлады. Вакытында балаларның иртәнге һәм төшке аш белән туклануларын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгытуда төп шартларның берсе булып тора. Мәктәптән тыш эшчәнлекләре өчен дә уңайлык өстәгән бу үзгәреш укучылар, әти-әниләр һәм барлык хезмәткәрләр тарафыннан җылы кабул ителде. Мәктәптә балаларның белемнәрен ныгыту белән беррәттән, сәламәтлекләре турында да кайгыртыла. Сәламәт укучы гына мәктәптә үзенең бөтен мөмкинлекләрен файдалана ала.
-
Медицина тикшерүе уздык 13.11.2013

Бүген безгә район үзәк хастаханәсе табиблары килеп, укучыларга медицина тикшерүе уздырдылар. Окулист, хирург, педиатрдан торган табиблар командасы укучыларыбызны җентекләп тикшерделәр, укучыларның сәламәтлек һәм физкультура төркемнәрен билгеләделәр, үзләренең киңәшләрен бирделәр.







