Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Нет фашизму!" рәсем конкурсы. 27.01.2016

"Нюренберг процессына -70 ел"га багышлап рәсем конкурсы үткәрелде.Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар,конкурска нәтиҗәләр бу атнада ясалачак.
-
Көрәшче Нияз. 26.01.2016

7нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз Зәй районында үткән көрәштә катнашып 2нче урынны алып кайтты. Нияз,молодец!
-
Укытучылар спартакиадасы. 26.01.2016

Бүген районда укытучылар спартакиадасы башланды. Шахмат ярышында Галимуллин Илгизәр Шамил улы 1нче урынны алды.
- "Бала хокук даирәсендә"конкурсы нәтиҗәсе. 23.01.2016 1нче сыйныф җитәкчесе Мөхәрләмова Гөлшат Тәфкил кызы "Бала хокук даирәсендә" республика конкурсында катнашып Таныклык белән бүләкләнде.
-
"Дулкыннар"конкурсы. 23.01.2016

Безнең мәктәп укучылары ел саен "Дулкыннар" конкурсына бик теләп катнашалар. Быел әлеге конкурс татар шагыйрәсе Клара Булатова иҗатына багышланды. Конкурс нәтиҗәләре: Вокал номинациясендә Гасимуллина Әдилә (җит.ВалиеваЭ.М.), Закирова Ләйлә (җит.ГаяноваВ.Н.), Нәфис сүз номинациясендә Закирова Ләйлә һәм Валиева Алсу (җит.ШиһабиеваФ.Ә.) 2нче урынга,рәсем номинациясендә Мөхәммәтҗанов Рәис(җит.ХабибрахмановаГ.Ш.) 3нче урынны, Салихова Гүзәл (җит.ВалиеваЭ.М.) 3нче урынны яулады. Уңышларыгыз белән тәбрик итәбез!!!
-
Хәтер дәресе. 23.01.2016

Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хасанов М.М. укучылар өчен бердәм дәрес үткәрде. Әлеге дәрес Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы истәлегенә багышланган иде. Укучыларга бу вакыйга турында фильм да күрсәтелде.
-
Ветеран белән янәшә. 20.01.2016 “Янәшәдә ветеран”акциясенә һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертә. Бездә матур гадәт яши, тимурчылык эшен дәвам итәбез. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар, хезмәт, сугыш һәм тыл ветераннарын үзебезгә чакырып, концертлар күрсәтәбез, очрашулар оештырабыз. Шулай ук бәйрәмнәрдә аларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Җиңү бәйрәмнәрендә алар – кадерле кунак. Вакыт табып ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген 2 һәм 3нче сыйныф укучылары Фәния апаның йорт эшләрендә булышып, капка төпләрен көрәп кайттылар.

-
Нюрнберг судына - 70 ел. 19.01.2016

Мәктәбебездә "Нюрнберг судына - 70 ел"га багышлап чаралар үткәрелә башлады. Китапханәче Дәүләтшина Ләйлә Вагыйз кызы китап күргәзмәсе оештырды. Без - бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Шуңа да без бәхетле! Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше - Син һәм Мин,җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез. Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы –хәсрәтләрне, күз яшләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!
-
Юбилеең белән! 15.01.2016

Хөрмәтле Фирая Әхмәтхан кызы!
Сезне аклыкка, сафлыкка төренгән кыш аена туры килгән
Туган көнегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне
җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, мул тормыш телибез.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
-
Уңышлар телибез! 07.01.2016

Каникуллар кызыклы һәм файдалы үтә. Укучылар чана,чаңгы шуалар,спорт ярышларында катнашалар. Шул ук вакытта, имтиханнарга да әзерләнәләр. 9нчы сыйныф укучылары өчен,имтиханга әзерлек максатыннан, консультацияләр үткәрелә. Бүген сайлап алу имтиханы тапшырачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.











