Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Укучының мәдәни көндәлеге"проекты 21.10.2015

Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары
өчен "Укучының мәдәни көндәлеге"проекты старт алды.
Шул уңайдан, укучылар Татарстанның культурасы турында эчтәлекле
дәрес-презентация карадылар. Китапханәче Алия Хәбибрахманова
"Үз тарихын белгән-югалмас"темасына китап күргәзмәсе
оештырды. Башлангыч сыйныф укытучылары укучыларны
көндәлекнең эчтәлеге,аны тутыру кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Мәктәп туры олимпиадалары. 21.10.2015

Мәктәптә олимпиада дәвам итә. Укучылар соңгы көннәрдә "Татар теле һәм әдәбияты" фәннәреннән олимпиада эшләделәр.
-
"Сөмбелә"бәйрәме. 19.10.2015

Мәктәбебездә "Сөмбелә"бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Клоун һәм Көз кызының килүе ямь өстенә ямь өстәде. Һәр сыйныф бер яшелчәне яклап уйнады. Соңыннан урыннар бирелде.
-
Юлда булсаң,бул өлгер... 14.10.2015

14нче октябрь көнне мәктәптә ГИБДД хезмәткәрләре катнашында "Юлда булсаң,бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!"дигән темага чара үткәрелде. Укучылар "Юл билгеләре буенча сәяхәт кылдылар" Соңыннан укучылар белән әңгәмә үткәрелде,аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Бадминтончы Рәис 10.10.2015

6нчы сыйныфта укучы Мөхәммәтҗанов Рәис яхшы билгеләренә генә укый һәм бик яратып "Бадминтон" түгәрәгенә йөри. Бик күп ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Пермь шәһәрендә үткәрелгән ярышта ике призлы урын алды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Рәис,синең тагын да зур уңышларга ирешүеңне телибез.
-
Шашка ярышындагы зур җиңү. 10.10.2015

10нчы октябрь көнне район күләмендә үткәрелгән
шашка ярышында безнең мәктәп командасы 1нче
урынны яулады. Аларны зур җиңүләре белән тәбриклибез.
-
Шахмат ярышы. 09.10.2015

9нчы октябрь көнне район күләмендә ШАХМАТ ярышы үткәрелде. Безнең мәктәп командасы 2нче урынны алды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. МОЛОДЦЫ!!!
- "Күркәм гаилә"конкурсы. 04.10.2015 Районда үткәрелгән "Күркәм гаилә"конкурсында авылыбыздан Галимуллиннар гаиләсе катнашты. Алар "Иң яхшы спортчы гаиләсе"номинациясендә җиңүче булдылар. Без аларны чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Укытучылар көне белән! 03.10.2015

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
-
"Балан","Миләш"операциясе 03.10.2015

Мәктәбебездә "Миләш","Балан"операциясе бара. Барлык класс укучылары да бик теләп катнаша.











