Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Көрәшче Нияз. 21.12.2015

Арташ яклары элек-электән көрәшчеләре белән дан тота. 7нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз да көрәш түгәрәгенә яратып йөри, бик күп ярышларда катнаша. Бу көннәрдә Сабада узган көрәштә катнашып 1нче, Теләчедә булган көрәштә катнашып 3нче урынны яулады. Уңышларың белән,Нияз1
-
Шәфкатьлелек дәресләре. 21.12.2015

Бүгенге тәрбия сәгатьләре "Шәфкатьлелек" темасына багышланды. Һәр сыйныф җитәкчесе эчтәлекле, балалар өчен әһәмиятле дәресләр күрсәтте.
-
Хуш киләсең,Маймыл елы! 19.12.2015

-
Кар сыннары ясау. 19.12.2015

- Мәктәптә - семинар. 18.12.2015 18нче декабрь көнне мәктәбебез базасында информатика укытучыларының семинары булып узды."Мәгълүмати объект булдыру" дигән темага ачык дәрес, "Дәрестә Web сервислары" дигән темага мастер-класс оештырган укытучыбыз Илнур Бакиевич Гайбадуллин эшенә зур бәя бирелде.Семинарның икенче өлешендә мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Килгән укытучылар дәрескә анализ ясадылар, алда торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
-
Балалар-ветераннарга. 15.12.2015

“Балалар - ветераннарга” акциясе кысаларында 8нче сыйныф укучылары мәктәптә эшләп чыккан Фәния апаның өендә булдылар. Ул яши торган өй тирәләрен кардан чистарттылар. Фәния апа укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтте. Хәзерге яшь буынга сугыш афәтләре күрергә язмасын дип теләде.
-
Бадминтон ярышында уңышларыбыз. 15.12.2015

Бадминтончы егетләребез Ахмадуллин Рифат(3нче урын), Галимуллин Фаяз(3нче урын) һәм Мөхәммәтҗанов Рәис (2нче урын) Биектау районында үткәрелгән Бадминтон ярышында катнашып кайттылар. Уңышларыгыз белән,егетләр!
-
Технологиядән олимпиада нәтиҗәләре.
14.12.2015
Технология фәненнән укучыларыбыз ел саен олимпиададан урын алалар. Быел да Гасимуллина Язгөл (җит.ХабибрахмановаГ.Ш.), Салихов Рүзәл (җит.Гараев Г.Ә.)3нче урынны алдылар. Уңышларыгыз белән сезне.
-
Ватан Геройлары көне. 09.12.2015

9 Декабрь көнне мәктәптә “Ватан геройлары көненә” багышлап класс сәгатьләре булып үтте. Ул укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү өчен яхшы чара булды. Класс сәгате дәвамында укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм кемнәр мондый исемгә лаек була алганлыгын белделәр. Шулай ук укучылар ни өчен Россия гербына Георгий Победоносец ясалганын, Изге Георгий сурәте төшерелгән акчалар, һәм ни өчен икәнен, ни өчен Җиңү көнендә тагыла торган лента Георгий лентасы дип аталуы белән таныштылар. Моннан тыш укучылар Россиянең башка һәм безнең як геройлары белән дә танышып үттеләр. Класс сәгате укучыларга бик ошады.
-
Интернет-урок "Имею право знать!"
07.12.2015
7 декабря 2015 года в школе во всех классах были проведены мероприятия (классные часы) по Интернет – уроку антинаркотической направленности «Имею право знать!»
В мероприятиях данной направленности классные руководители ознакомили учащихся со специальным разделом на официальном сайте Федеральной службы Российской Федерации по контролю за оборотом наркотиков, и необходимости ориентации школьников на выработку твёрдой отрицательной позиции на предложение попробовать наркотики, при этом научить сказать НЕТ.











