Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Математикадан олимпиада нәтиҗәләре. 27.11.2015

Математикада фәненнән олимпиада нәтиҗәләре һәммәбезне куандырды. 8нче сыйныф укучысы Салихов Рүзәл (укытучысы Галимуллин И.Ш.)1нче, 6нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис (укытучысы Гайбадуллин И.Б.) 2нче урынны алды. Уңышларыгыз белән!!! Киләсе олимпиадаларда да җиңүләр телибез.
-
Иң кадерлем - әнием. 27.11.2015

Бүген мәктәп күләмендә "Иң кадерлем - әнием" дигән кичә үткәрелде. Анда әниләр өчен матур җырлар,шигырьләр яңгырады.Әниләребез "Кыңгырау" һәм "Ромашка"командаларына бүленеп үз осталыкларын күрсәттеләр. Укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләр белән әниләрен сөендерделәр.Кичә "Кояш гомере телим мин әнием сиңа"дигән җыр белән тәмамланды.
-
Җыен"Кошлар - безнең дусларыбыз" 25.11.2015

Атналыкның өченче көне.
"Кошлар-безнең дусларыбыз"темасына
җыен үткәрелде. Укучыларга кошлар
турында бик күп мәгълүмат бирелде.
"Иң кадерлем - әнием"темасына инша,
шигырь,рәсем конкурслары башланып китте.
-
"Тапкырлар,җитезләр,уңганнар"конкурсы 24.11.2015

Атналыкның икенче көне. Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында
"Тапкырлар,җитезләр,уңганнар"конкурсы үткәрелде. "Карлыгач" командасы -21,
"Кояшкай"командасы -19 очко җыйды.
Чиста дәфтәр һәм көндәлекләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 23.11.2015

Мәктәбебездә Башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Беренче көн "Матур сүзләр белән генә сөйләш,яхшы гамәлләр кыл!" акциясе белән башланып китте. 1нче сыйныфта (Сыйныф җитәкчесе МөхәрләмоваГ.Т.) "Китап-белем чишмәсе"темасына ачык тәрбия сәгате үткәрелде. Китапның килеп чыгу тарих, аның турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Дәрестә китапханәче Ләйлә Вагыйз кызы да катнашты. Укучылар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды.
-
"Улыбка мамы"акциясе 23.11.2015

"Улыбка мамы" акциясе кысаларында 4нче сыйныф укучылары "Һәрвакыт елмайсын әниләр"темасына газета чыгардылар.
-
"Минем яраткан укытучым"конкурсы 23.11.2015

6нчы сыйныф укучысы Валиева Алсу республика күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан укытучым" конкурсының "Сәнгатьле сөйләм"номинациясендә катнашып грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе:Шиһабиева Ф.Ә. Уңышыгыз белән котлыйбыз.
-
20нче ноябрь-Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. 20.11.2015

Бүген мәктәп күләмендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган линейка үткәрелде. Анда Саба эчке эшләр бүлеге полиция лейтенанты ДавлетшинД.Ш. һәм җәмгыять белеме укытучысы ХасановМ.М. чыгыш ясады. Әлеге чара зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балаларга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.
-
"Ветераннар безнең янда яши" 19.11.2015

Мәктәбебездә "Ветераннар безнең янда яши"акциясе башланып китте. 7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фирая Ахматхановна белән ялгыз яшәүче пенсионер Дилшат апа янында булдылар. Укучылар аңа көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Дилшат апа белән бергәләп фотога төштеләр.
-
16нчы ноябрь-толерантлык көне. 18.11.2015 18нче ноябрь көнне 8 нче сыйныфта “Кешеләр кебек яшик” дигән темага сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Давлетова И.Г укучыларны толерантлык көне тарихы белән таныштырды. Укучылар укытучылары белән бергә “Мәктәптә”, “Гаиләдә”, “Урамда” дигән проблемалы очракларны уйнадылар. Йомгаклап, сыйныф җитәкчесе: “Безнең барлык эшләгән эшләребез бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайта. Әйдәгез әле, яхшылык кылып, тирә-юньдәгеләрне шатландырыйк, үзебез дә бәхетле булыйк, дөньяны бизик! Яхшылыкны арттырыйк!”, диде.












