Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
КЭС-баскет. 12.11.2015

12нче ноябрь көнне мәктәбебездә КЭС-баскет буенча зона ярышы булып узды. Анда 6 мәктәп катнашты. Җиңүчеләр: Кызлар арасында 1урын-Икшермә,2урын-З.Нырты,3урын-Олы Кибәче; Малайлар арасында 1урын-икшермә,2урын-Сатыш,3урын-Олы Кибәче;
-
Олимпиадалар башланды. 12.11.2015

Район күләмендә олимпиадалар башланды. Анда катнашучы укучыларга уңышлар телибез.
-
Юбилеең белән! 12.11.2015

Кадерле Нәкыя Шамил кызы! Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле тигез озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Изге теләкләр белән Олы Арташ төп мәктәбе коллективы
-
Рәиснең яңа уңышлары. 03.11.2015

6нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис Петербург шәһәрендә, районыбыз данын яклап, бадминтон буенча ярышта 3нче урынны алып кайтты.Районда үткәрелгән "Надежда Татарстана"конкурсында да 3урын алды. Рәис,сиңа тагын зур уңышлар телибез.
- "Быстрее!Выше!Сильнее!" 03.11.2015 Район күләмендә үткәрелгән "Быстрее!Выше!Сильнее!"уенында безнең мәктәпнең "Дуслык"командасы 3нче урынны алды. МОЛОДЦЫ!!!
-
Каникуллар башланды!!! 02.11.2015

1нче чирек тәмамланды һәм көтеп алган каникул җитте.
Каникул дип укучыларыбыз өйдә ял итеп кенә ятмыйлар.
Бер төркем укучыларыбыз районыбыз данын якларга
Мамадышка шашка ярышына китте. 9нчы сыйныф
укучылары рус теленнән пробный ГИА бирә,Рузалия
Хәмитовна һәм Салихов Рүзәл белән Каюмов Нияз
Сабага олимпиадага әзерләнергә йөриләр, мәктәптә
сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән дә эш
дәвам итә. 10 укучы "Нарат"боз сараена барып ял итеп кайттылар
- Әти-әниләр җыелышы. 31.10.2015 31нче октябрь көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 1нче көн тәртибе буенча сүз мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызына бирелде.Ул әти-әниләрне мәктәп яңалыклары, үзгәрешләр белән таныштырды.Укыту эшләре буенча завуч Ландыш Альберт кызы мәктәп туры олимпиада эшләре,уку сыйфаты белән таныштырды. Илгизәр Шамил улы "Саулык-зур байлык"темасына эчтәлекле чыгыш ясады. Аннан соң җыелыш аерым классларда дәвам итте.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык. Единый урок безопасности в сети Интернет. 29.10.2015

29нчы октябрь көнне мәктәптә "Интернет челтәрендә куркынычсызлык"темасына бердәм дәрес үткәрелде. Информатика укытучысы ГайбадуллинИ.Б. укучыларны интернет челтәрендә үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре, дөрес һәм ялган мәгълүматны ничек аерырга кирәклеге белән таныштырды.
-
Ачык тәрбия сәгате. 27.10.2015

26нчы октябрь көнне МөхәммәтҗановаЛ.Б. 3нче сыйныфта
"Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына ачык тәрбия
сәгатө үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар үзләре өчен бик күп
файдалы мәгълүмат алдылар.
-
"Хәзинәләр утравы"уены. 23.10.2015

22нче октябрь көнне 5нче сыйныф укучылары Ахмадуллин Ришат һәм Төхбәтуллин Инсаф китапханәче Ләйлә Вагизовна белән "Хәзинәләр утравы"дигән уенда катнашып кайттылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.











