муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Муса Җәлил - халык улы" 13.02.2015

Муса Җәлил безнең бөек шагыйребез. Шуңа күрә дә, бу атнаны олы шәхесебезгә багышладык һәм ул "Муса Җәлил- халык" темасы астында үтте. Максаты: Муса Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү, герой шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү, Ватанны саклау теләге тәрбияләү иде. Атна дәвамында әлеге тема астында байтак кына эш башкарылды: герой-шагыйрь турында әңгәмәләр уткәрелде, әссрләре укылды, шигырьләре өйрәнелде, әсәрләренә рәсемнәр, паннолар ясалды. Йомгаклау итеп, "Муса Җәлил бөек шагыйребез" - дигән тема астында бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Безнең иҗади эшләребез 12.02.2015

Муса Җәлилгә багышланган атналыкта, тәрбиячеләр, язучы иҗатына таянып балалар белән төрле иҗади эшләр башкардылар. Мәсәлән икенче кечкенәләр төркеме балалары М.Җәлилнең "Әтәч" шигырендәге әт әчкә "койрыкларны" ябыштырып күмәкләшеп зур панно, зурлар төркеме аппликация һәм буяу алымнарын кулланып , ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әвәләү алымнарын кулланып "Кызыл ромашкалар"ясадылар.
-
Наблюдение 09.02.2015

Наблюдение - это целенаправленное восприятие, сложный познавательный процесс. Оно связано с показом изменяющихся явлений. Его цель - не только познакомить детей с предметами или явлениями, но и научить замечать изменения в окружающем мире. Учитывая выше изложенное воспитатель по обучению русскому языку Вафина Л.И. еженедельно проводит наблюдения на природе. На этой неделе Лилия Ильфировна с детьми подготовительной группы наблюдали за березой. Целями наблюдения по теме "Береза зимой" являются : формирование знания об особенностях жизни деревьев зимой; воспитание бережного отношения к растениям ( не задевать хрупких от мороза веток и почек, так как они ломаются). По ходу наблюдения дети беседовали о березе, на участке укрывали стволы деревьев снегом, чтобы они не вымерзали, играли подвижные игры "Воробушки и кот", упражнялись в прыжках.
-
Чаңгы ярышы - 2015 08.02.2015 Балаларны кече яшьтән сәламәтлекләрен кайгырту, спорт белән шөгыльләнергә күнектерү, киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген төшендерү максатыннан Байлар Сабасында чаңгы ярышы үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышта теләп катнаштылар. Яшьтәшләре арасында җитезлектә ярышып истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Ярышта катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Уңышлар теләп калабыз.

-
Россия, Татарстан күләм чаңгы ярышы - 2015 08.02.2015

Кышкы матур бер көндә
Чаңгы алдык та кулга,
Кар-бураннар туздырып,
Киттек чаңгыда шуып.
Бүген Россия, Татарстан күләм чаңгы ярышы - 2015 үткәрелде. Районыбыз оешмалары хезмәткәрләре, җитәкечеләре чаңгыда узыштылар. Безнең коллектив та бу чарадан читтә калмады. Хезмәттәшләребез көннең кояшлы, әммә салкынча булуына крамастан чаңгыларны алып чаңгы базасына юнәлде. Тиешле юлны үтеп, җитезлектә көч сынашып, чаңгыда йөрүнең организымга файдалы булуын раслап, күтәренке рухта таралышты кызлар.
-
Россия - зур дәүләт 06.02.2015 Балаларның Россия башкаласы Мәскәү, рус милләте турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында, Россия күп милләтле ил булуы турында мәгълүмат бирү; рус һәм башка халыкларның милли гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру, балаларда туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү макстынанан 2-6 февраль көннәрендә “Россия - зур дәүләт” атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлекләре барышында атналык теманы ачып презентацияләр күрсәтелде. Рус халыкының танылган балалар язучыларының әсәрләре укылды, әкиятләре сәхнәләштерелде. Городец, Дымково, Гжель, Жостово һәм башка һөнәрчеләрнең эшләре, бизәкләрен ясау ысуллыры өйрәнелде. Йомгаклау чарасы итеп уртанчылар төркеме балалары рус халкының "Чуар тавык" әкиятен сәхнәләштерделәр, "Йомры икмәк" әкиятен өстәл театры ярдәмендә Лилия Ильфировна яшь тамашачыларга җиткерде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркме балалары белән рус халкының әйлән-бәйлән уеннары уйнатылды.

-
Турнир РостОК 04.02.2015

Бакчабызның педагоглары, балалары һәрдаим конкурсларда катнашып киләләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары регионара “РостОК-SuperУМ” турнирында катнашып игътибарлылык, фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерүче биремнәрне башкарып икенче, өченче дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Турнирда катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә конкурс, ярышларда катнашып уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Тиздән мәктәпкә 03.02.2015 2 февраль көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна “Тиздән мәктәпкә” исеме астында әти-әниләр төркем җыелышында балаларның бердәм эшчәнлеген күрсәтте. Математик күзаллау, тирә-юнь белән танышу, танып белү, музыка, сәләмәтләнлерү, аралашу өлкәләрен интегральләштергән эшчәнлек барышында балаларның “Кем кайда яши?”, “Нәрсә күберәк?”, “Мәктәпкә нәрсәләр алырга?” уеннары аша алган белемнәре ныгытылды, яратып тыңлаган әкиятләрнең эчтәлеге, бакчада көнне ничек үткәрәләре турында сөйләп бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш алып барылды. Балаларның мәктәпкә әзерлеге, математик күзаллауны үстерү, рус теленә өйрәтү буенча фикер алышулар булды. Лилия Ильфировна рус телен өйрәтү буенча балаларның бердәм эшчәнлеген ФДБС тәлапләренә туры китереп оештыруы, кулланаган методик алымнары белән әти-әниләрне таныштырп үтте, рус телен өйрәтү буенча үзенең киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.

-
Яшь артистлар 30.01.2015

26-30 январь көннәрендә бакчабызда "Ял итү өчен җәмәгать урыннары" темасы астында үткәрелде. Кешеләргә хезмәт көнен үткәргәннән соң ял итү өчен күп төрле җәмәгать урыннары (балалар курчак, балет һәм опера, драма һәм комедия театрлары, концерт заллары, музейлар,китапханәләр, цирк һ.б.) булдырылуы турында аңлату. Балаларны мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче хезмәт ияләре белән таныштыру, җәмәгать урыннарында үз-үзеңнне әдәпле, әхлаклы, тәртипле тотарга кирәклеген төшендерү буенча аңлату эшләре алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп балалар тырышлыгында концерт номерлары әзерләнде. Балалар өйрәнгән шигырь, җыр, биюләрен башкардылар. Иптәшләренең чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.
-
Педагоик киңәшмә утырышы 30.01.2015 Бүген "Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, үстерү" темасына чираттагы педагогик киңәшмә утырышы үтте. Шәфкать туташы Әлфия Мөбәрәкҗановна балаларның саләмәтелеге һәм аны ныгыту өстендә алып барылган эш төрләре белән таныштырып үтте. Тәрбиячеләргә, балаларга бердәм эшчәнлек барышы вакытында күзләргә гимнастика ясарга кирәклеген искәртте һәм берничә гимнастика комплексын тәгъдим итте. ФДББС нигезендә балаларның сәламәтлеген үстерү, ныгыту барышында белем бирү өлкәләренең интегральләшүе турында физик тәрбия җитәкчесе Аубакирова Г.А. чыгыш ясады. Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыныктыру чаралары үткәрү барышы белән Сафиуллина Ә.К. презентация нигезендә таныштырды. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. зурлар төркемендә үткәрелгән фронталь өйрәнү, әти-әниләр белән "Балаларның сәламәтлеген үстерүче төп факторлар" темасына үткәрелгән анкета нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбиячеләр белән балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү буенча анкетирование үткәрде. Ирешелгән уңышлар,алда торган бурычлар белән мөдир Исрафилова М.К. таныштырып үтте. Яшь педагогларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.













