муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Яфрак бәйрәме 02.10.2014

Яңгыр түгел, кар да түгел.
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин –
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең матур чаклары.
Ләбиб Лерон
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Бүген бакчабызга үз һөнәрләренә озак еллар тугры хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасына чакырдык . Өлкәннәребезне хөрмәтләп балалар һәм хезмәткәрләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез яшьлек елларын, хәтирәләрен яңарттылар. Бакчабазның 80 еллык тарихында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Яшьләргә үзләренең киңәшләрен биреп, зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләвебезне теләп калдылар. Бүләкләр алып, рәхмәтләрен җиткереп, киләсе елга кабат очрашырга язсын,- дип таралыштылар.
-
Кабак төште, кабак пеште тәгәрәп! 29.09.2014

Кабак бәйрәменең 10 еллыгында безнең "Шатлык" балалар бакчасы да бик теләп катнашты. Алдан ук үзебезнең кызлар белән төрледән-төрле эшләнмәләр, яшелчәләрдән композицияләр ясадык, кабактан тәмле ризыклар - чүлмәктә ботка, өч төрле коймаклар, кекслар, кайнатмалар әзерләдек. Өстәлебез күргәзмздә бик мул иде. Коймак белән чәйләребездән районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов та авыз итте. Жюрилар да яхшы бәяләп, күргәзмәдә актив катнашкан өчен ГРАМОТА һәм акчалата премия дә бирде. Оештыручыларга, "Саба дулкыннарына" олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Безнең бәйрәм! 24.09.2014

Бүген, "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем хезмәткәрләре көне уңаеннан Саба мәдәният йортына культпоход оештырдык. Саба сәхнәсендә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге күчмә театры артистлары "Өзелгән яфраклар" спектаклен күрсәттеләр. Бу чарадан без бик рәхәт хисләр кичереп, киләсе елларда да һөнәри бәйрәмебезне шулай күңелле сәяхәтләр белән үткәрербез дигән теләктә калдык.
-
"Шатлык" буйлап сәяхәт 23.09.2014

Бүген, 2 нче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче апалары Гайфуллина Дания Әминовна белән бакчабыз хезмәткәрләренең эш урыннарында булып, аларның нинди эш башкарулары, һөнәрләре турында белергә тырыштылар. Бу "Шатлык" бакчасы буйлап оештырылган сәяхәт алда билгеләнеп үтүче мәктзпкәчә белем хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелде.Экскурсияне балалар пешекчеләрнең эш урыннарыннан башладылар...
-
Педагогик киңәшмә 22.09.2014

Бүген педагогик киңәшмәнең чираттан тыш утырышы булып үтте. Бакча мөдире Исрафилова Миләүшә Корбановна һәм өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә.Ф. аттестация документлары, аларны дөрес тутыру тәртипләре хакында сөйләделәр.
-
Урожай 2014 22.09.2014

Наступило «бабье» лето.
-Что же значит слово это?
-Это значит - не зевай,
Убирай свой урожай.
Это наш урожай! Потрудились на славу!
-
Кросс Нации -2014 21.09.2014

В целях привлечения взрослых и детей к физической культуре и спорту каждый год проводится акция "Кросс Нации". По традиции наши воспитанники и сотрудники детского сада ежегодно участвуют в этом спортивном мероприятии. Наша команда и в этом году показала хорошие результаты, дети и педагоги достойно пробежали, получили море позитива и спортивный настрой на будущее.
Легкость движения, бег,
Сердце пустилось в пляс.
Будь там хоть дождь, хоть снег -
Не остановят нас.
Мы выбегаем в ночь,
Утром бежим трусцой.
Вместе и сын, и дочь, а результат - налицо.
Легкий, упругий шаг,
Четкий, упрямый ритм.
Спорт, может быть, и враг -
Но физкультура - гимн!
-
Көзге уңыш 19.09.2014

Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага геннар белән генә дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып без балалар белән, бакчабыз биләмәсендәге бакчада төрле эшләр башкарырга тырышабыз. Яз көне яшелчәләр, чәчәкләр утыртабыз, аларны су сибеп, чүпләрен утап үстерәбез. Шуның нәтиҗәсендә бакчабызда елдагыча яшелчәләрнең уңышы мул була. Бердәм башланган, күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттерми. Быелгы көзге уңышны мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары җыйды. Алар кечкенә чиләкләрен чөгендер, кишерләр белән тиз тутырып, алган уңышка сөенешеп, канәгатьләнү хисен кичереп төшке ашка ашыктылар. Эшләп ашагач ризыгы да бик тәмле була шул...
-
"Яхшы сүз-җан азыгы" 19.09.2014

Балаларны үзара, дуслары, өлкәннәр белән дус-танә матур итеп аралаша белергә, ягымлы сүзләрне йомшак, җылы итеп, урынлы кулланырга өйрәтүне дәвам итү, мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга күнектерү, итәгатьлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан "Яхшы сүз - җан азыгы" атналыгында бакчабызда күп кырлы эш алып барылды. Атна темасы буенча әдәби әсәрләр, әкиятләр укылды, шигырьләр, җырлыр, мәкәльләр өйрәнелде. Сюжетлы рольле уенар аша китапханә, чәчтараш, шифаханә, кибет, транспорт һәм башка җәмәгать урыннарында үзеңне әдәпле, итәгатьле, мәрхәмәтле тотарга кирәклеге кабат искәртелде. Йомгаклау чарасы итеп "Тылсымлы сүзләр - безнең дусларыбыз" темасына бәйрәм үткәрелде. Балалар Шукмалайны әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәттеләр, ягымлы, матур итеп сөйләшергә кирәклеген аңлаттылар. Күп төрле биремнәрне үтәп Тылсымчыны коткардылар. Тылсымчы балаларга тырыш, үзара дөрес, матур, ягымлы итеп аралашуларын күреп, үзенең рәхмәтен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.












