муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Хөрмәт төбе – хезмәт, хезмәт төбе – хәзинә. 21.01.2015 Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү; балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан 19-23 январь көннәрендә “Хезмәт төбе – хәзинә” атналыгы үткәрелде. Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә беренче ярдәмчебез шәфкать туташы Хабибрахманова Әлфия Мөбәрәкҗановнаның хезмәте белән танышу өчен шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия оештырдылар. Әлфия Мөбәрәкҗановна кыскача эш тәртибе белән балаларны таныштырды, балаларның буйларын, авырлыкларын үлчәде, аларның үсеп китүләрен билгеләп үтте.

-
"Әкияттә кунакта" 19.01.2015

Уртанчылар төркеменнән Хасаншин Замир, Идрисов Ранил, Абдуллина Азалия тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна җитәкчелегендә, зурлар төркеменнән Хабибуллин Инсаф, Равилова Илсинә тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна җитәкчелегендә “Әкияттә кунакта”исеме астында үткәрелгән Россия күләм иҗади эшләр (рәсем) конкурсында катнашып сертификатлар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Балаларны, аларның җитәкче апаларын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз!
19.01.2015
Аттестация нәтиҗәләре буенча бакчабызның өлкән тәрбиячесе Нурисламова Миләүшә Фаритовна 1 категориягә раслау үтеп, тәрбиячеләр Гайфуллина Дания Аминовна, Вафина Лилия Ильфировна, Гилемханова Аниса Аминовна I квалификацион категориягә лаек булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба матур нәтиҗәләргә ирүшеләрен телибез.
-
Җәяүле фәннәр мәктәбе 16.01.2015

Балаларны юл чатларында җәяүлеләрнең хәрәкәтен регламентлаучы билгәләр белән таныштыру, җәяүлеләрне һәм транспорт йөртүчеләрне хәвеф турында кисәтүче юл билгәләре турында белемнәр системасы формалаштыру, җәяүлеләрне һәм транспорт йөртүчеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү, светофор сигналлары турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә Мәктәп һәм М.Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсия оештырдылар.
-
Саф һава - тәнгә дава 15.01.2015

Һәр кешенең, балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Шул максаттан чыгып балаларны кече яшьтән спорт төрләре белән танышытыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару,физик культура, спорт белән шөгыльләнергә теләк уяту; балаларда хәрәкәт активлыгына ихтыяҗ формалаштыру; сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү буенча күп кырлы эш алып барыла. Кыш ап-ак җәймәсе белән җир өстен каплагач физик тәрбия бирү җитәкчесе Аубакирова Г.А. зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын чаңгыга алып чыга. Чаңгыда басып тору, йөрү, шуып бару алымнарын өйрәтә. Саф һавада чаңгыда йөрү яшь организымга бик файдалы, чөнки гүәдәнең барлык мускулатурасы, сулыш алу органнары актив хәрәкәттә. Балалар чаңгыга чыгуны көтеп алалар, теләп шөгыльләнәләр.
-
Юлдагы хәвефсезлек 14.01.2015

Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга кече яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бурыч итеп куя. Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендреү, аларда юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру - өлкәннәр: тәрбиячеләр, әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Бакчабызда нәниләрнең гомүми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Балалар әңгәмәләр, күзәтүләр, педагогик ситуацияләрне чишү вакытында алган белемнәрен кисеп-ябыштыру, рәсемләү, әвәвләү, конструкцияләү, сөйләм телен үстерү бердәм эшчәнлегендә чагылдыралар. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Абдуллина Наилә Гәрәевна белән берлектә "Юл хәрәкәте азбукасы" магнитлы-маркерлы такта янында җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү, юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белемнәрен, юлның транспорт йөри торган өлеше, аеру полосасы турындагы белемнәрен ныгытттылар.
-
"Кыш бабай бүләк өләшә" 30.12.2014 Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына А.Хәсәннең "Кыш бабай бүләк өләшә" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Театр барышында саесканның мактанчык, яклы булуын, башка җәнлек, кошларның итәгатьле, миһербанлы, шәфкатьле булуын аңыштылар. Кешеләрнең дә шушындый күркәм сыйфатларга гына ия булырга тиешлеген төшенделәр. Соңыннан чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, яңа ел бәйрәмен искә төшерделәр, җырлап, биеп ял иттеләр.

-
"Үзәк чыршыга экскурсия" 29.12.2014

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары тәрбияче апалары Ләйсән Хазиевна, Наилә Гараевна, Рәхилә Расиховналар белән берлектә үзәк чыршы янына матурлыкны күрә, тоя белү, өлкәннәрнең хезмәтенә сак караш тәрбияләү максатыннан экскурсия оештырдылар. Үзәк урамда кардан ясалган әкият, мультфильм геройларын күзәтеп сокландылар, балалар өчен ясалган уен мәйданчыгында уйнап, матур сыннар янында фотога төштеләр.
-
"Яңа ел бәйрәмнәре" 28.12.2014

28 декабрь көнне барлык төркемнәрдә бәйрәм иртәләре булып узды. Музыка җитәкчеләре Алисә Дамировна, Голнара Ильдусовна, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә әзерләгән "Хуш киләсең, Кыш бабай!", "Котлы булсын Яңа ел!", "Яңа ел Теремкәе", "Көлгенә Яңа кичәсенә бара" исемнәре астында бәйрәм чаралары күңелле, матур булды. Кунакка килгән Кыш бабай, Кар Кызы, Аюәппәс балаларны җитезлектә, тапкырлыкта, өлгерлектә сынадылар, кызыклы уеннар уйнаттылар, һөнәрләре белән танышып матур теләкләрен җиткерделәр.
-
"Кыш бабайлар" парады 27.12.2014

Үзәк чыршыны ачу тантанасы алдыннан ел да Кыш бабайлар парады үткәрелә. Безнең бакча колективы да бу чарада актив катнашып килә. Быел Кыш бабай, Кар кызын, Татарстан символы булган нәни Ак Барс алып парадка чыкты. Кыш бабабызның теләге: Еллар тыныч имин булсын, саулык-сәламәтлек, шатлык, бәхет, уңышлар юлдаш булсын.












