муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Кыш турында хикәя" 29.01.2015

Бүген уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы вакытында тәрбияче Гүзәл Габдулхаевна балалар белән берлектә "Кыш турында хикәя" темасына интегральләштерелгән эшчәнлек күрсәтте. Балалар Ак аю җибәргән биремнәрне үтәп табышмакларга җавап эзләделәр, кышкы табигатьнең серле, матур, сихри, салкын булуын билгеләп үттеләр, рәсем буенча хикәя төзеп сөйләделәр, ябыштыру ысулы белән киез итекләрне бизәделәр.
-
Мәдәният йортына экскурсия 29.01.2015 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Әлфия Камилевна,Рәхилә Расиховна белән берлектә мәдәният йөртына экскурсия оештырдылар. Балаларны Миннислам Каримов каршы алды һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән таныштырды, эш бүлмәләре, көндәлек алып барылучы эш төрләре турында сөйләде.Балалар артистларның концертка эзерләнү процессын күзәтеп, мәдәният һәм сәгнать эшчеләренең эш барышын тасвирлаучы фотокүргәзмәсе белән танышып кайттылар.

-
"Урманга сәяхәт" 29.01.2015 Ләйсән Миннехазиевна музыка җитәкчесе Гөлнара Ильдусовна белән берлектә уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышы барышында математик күзаллауны үстерү һәм музыка эшәчәнлекләрен интегральләштереп "Урманга сәяхәт" темасына балаларның бердәм эшчәнлеген күрсәттеләр. Төрле крашылыклар аша үткәндә, аю һәм куянны туган көннәре белән котларга урман күчтәнәчләрен җыйганда балалар математик биремнәрне үтәделәр. Биек-тәбәнәк, зур-кечкенә, нечкә-юан төшенчәләрен кабатладылар, урмандагы гөмбәләрнең агулы һәм ашарга яраклы булганнарын билгеләп үттеләр, урманда үсүче агачларның исемнәрен искә төшерделәр. Аю һәм куянны туган көннәре белән котлап җыр башкардылар, матур теләкләрен җиткерделәр.

-
"Инглиз телен өйрәнәбез" 28.01.2015

28 январь көнне зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышында инглиз теле өйрәтүче Гөлназ Альфредовна балалар белән берлектә "Гаилә" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күртсәтте. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, төрле биремнәр аша балаларның белемнәре ныгытылды, гаилә членнарының атамалары өйрәнелде, гаиләдәге һәр кешегә карата игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәклеге аңлатылды. Эшчәнлекнең җанлы баруы, балаларның актив, сорауларга аңлап җавап бирүләре әти-әниләргә аеруча ошады. Балаларга күп кырлы тәрбия һәм белем бирү эшчәнелеге буенча эш алып барганнары өчен педагогларга, специалистларга, балалар бакчасы коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Беренче кечкенәләр төркеме 27.01.2015

27 январь көнне икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышында тәрбияче Гүзәл Хәмзевна “Матур бизәкләр” темасы астында интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеген үткәрде. Кунакка килгән Мәрьямнең бик күп матур күлмәкләре булуын билгеләп, “Нәрсә үзгәрде?” уены аша төсләр турында белемнәрен ныгыттылар, төрле тукыма кисәләреннән тегелгән киезне күзәтеп, шуный ук кисәкләрдән юрган тегәргә кирәклеген ачыклап, “тукымаларга” матур бизәкләр төшерделәр. Һәр әти-әни бала янына утырып балалар белән берлектә кәгазьгә туры сызык, манып алу ысуллары белән төрле бизәк төшерү алымнарын үзләштерделәр. Балаларның пумаланы дөрес тотып эшли алуларына, чиста-пөхтә эшләүләренә ирештеләр.
-
Икенче кечкенәләр төркеме 26.01.2015

26 январь көнне икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышында Дания Аминовна һәм Гөлгенә Тәлгатовна балаларның бердәм эшчәнлеген күрсәттеләр. Дания Аминовна бер төркем балалар белән “Серле кар бөрткеләре” темасына интегральләштерелгән бердәм эшчәнлек барышында кар бөтекләренең төрле бизәкле, кояшта җемелдәп, ялтырап торуын, салкын, кулда эреп суга әйләнүен, бер-берсенә ошамавын билгеләп үттеләр. Ябыштыру ысулы белән кар бөртекләрен ясадылар. Эшчәнлек табышмаклар, шигырьләр, җыр, уен белән үрелеп барды.
-
Транспорт төрләре 26.01.2015

Гөлгенә Тәлгатовна икенче төркем балалар белән “Транспорт төрләре” темасына багышланган бердәм эшчәнлек барышында балаларны җир, су, һава транспортларын таный һәм аера белүдә күнектерде. “Парын тап” уены ярдәмендә транспортны йөртүчеләр буенча белемнәрен ныгытты. “Поездда барып”, “самолетта очып”, “көймәдә йөзеп” транспорт төрләренең хәрәкәт итү буенча күзаллауларын үстерде. “Кем өлгер?” уены аша балаларны җитезлектә ярыштырды. Балалар актив, кызыксынып, теләп һәр биремне башкаралар, үз фикерләре белән уртаклаша беләләр.
-
Бакчабызда төркем җыелышлары 23.01.2015 Әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы, балалар үзләштерегә тиешле күнекмәләр белән тирәнтен таныштыру йөзеннән төркем әти-әниләр җыелышларында балаларның бердәм эшчәнлекләрен күрсәтү; “Бакча тормышыннан мизгелләр”, “Чыныктыру чаралары”, “Уйный-уный үсәбез”, һ.б. темаларга презентация карау; әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү кебек чаралар үткәрәбез. 23 январь көнне нәниләр төркемендә әти-әниләр җыелышы вакытында тәрбияче Әнисә Әминовна, Әлфия Камилевна әти-әниләрне балаларның бакчадагы тормышын чагылдырып презентация күрсәттеләр. Балалар белән үткәрелүче бердәм эшчәнлекләр, уеннар, иртәнге гимнастика, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү, культура гигиена күнекмәләрен, яңа һөнәрләр үзләштерү мизгелләрен әти-әниләргә җиткерделәр. Балаларны тәрбияләү, сәламәтлекләрен ныгыту, мөстәкыйльлелекләрен үстерү буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирделәр. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә гаилә тәрбиясенең йогынтысы зур булуын, гаиләдәге гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап, сәламәт яшәү рәвешен балаларга кече яшьтән төшендерергә кирәклеген аңлатып үттеләр.

-
Эше барның ашы бар 23.01.2015 Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Ахметсаифина Ләйсән Хазиевна белән берлектә иптәшләрен әти-әниләренең хезмәте белән таныштырдылар. Кайда кем булып эшләүләрен, нинди эш башкаруларын аңлатып сөйләделәр. Эшчәнлек хезмәт ияләре турында өйрәнгән шигырьләр, табышмакларга җавап табу, “Кемгә нәрсә кирәк?”, "Кем кайда хезмщт куя?" уеннары белән үрелеп барды.

-
Уңганның кулы тынмас, суыкта тәне туңмас 22.01.2015

Балаларны һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү, артист, клоун хезмәте турында тирәнтен белем бирү, аларга төрле образларга кереп уйнау өчен күп төрле костюмнар, маскалар кирәк булуын аңлату. Балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү, мөстәкыйльлелек тәрбияләү максатын күзаллап тәрбияче Сабирова Рәхилә Расиховна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Яраткан клоуныма” темасына бердәм эшчәнлек үткәрде. Балалар артистларның төрле жанрда эшләүләрен, оста булуларын, төрле ролләргә кереп уйнауларын, образны тамашачы күңеленә җиткерә беләлүләрен билгеләп үттеләр һәм төрле төрдәге төсле кәгазләрне кулланып клоун маскасын ясадылар.












