муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"Ак ефәктәй кыш килде!" 05.12.2014

Балаларның табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту; кыш, кар үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү; җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттыру;серле табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту - әңгәмәләр, тәҗрибәләр, күзәтүләр үткәрү, шигырьләр, җырлар өйрәнү, рәсем буенча хикәя төзү, рәсемләү, әвәләү, кисеп ябыштыру эшчәнлекләре аша алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп балалар кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Кыш 05.12.2014

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Әминә Бикчәнтәева.
-
Кышкы табигать 02.12.2014 Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән бүген табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр. Кышның беренче көне кар алып килүен, карның ак, салкын, уалып, таралып торучан, бик күп кар бөртекләреннән хасил булуын, кулга алгач эреп суга әйләнүен күзәттеләр, аяк астында шыгырдавын, кояшта ялтырап торуын билгеләп үттеләр.

-
"Тормыш яме - чәчәкләр" 28.11.2014 Бу атнада бакчабыз гуя чәчәкләр иленә әйләнде. "Тормыш яме - чәчәкләр" исеме астында Әниләр кул эшләренә оештырылган күргәзмәдә һәр төркем әниләре теләп катнаштылар. Бисер, кагәзь, җеп, табигать материалларыннан төрле ысуллар белән ясалган берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, композицияләр, паннолар һәр кайсы үз урыннарын алды. Әниләрнең уңган, оста, алтын куллы булулары, матурлыкны күрә һәм башкаларга җиткерә белүләре һәркемне сокландырды.

-
Чәчәкләр илендә 28.11.2014 Уртанчылар төркеме Әниләренең эшләре

-
Бар матурлык чәчәкләрдә 28.11.2014 Зурлар төркеме Әниләре эшләре

-
Бар матурлык чәчәкләрдә 28.11.2014 Икенче кечкенәләр төркеме Әниләренең эшләре

-
Әниемә бүләк 28.11.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Сабирова Рәхилә Расиховна кәгазьне бертигез киңлектәге тасмаларга кисеп, бөтереп мәрҗән ясый белеүне ныгыту; вак кул чукларының эшчәнлеген күнектерү; мөстәкыйльлелек, пөхтәлек тәрбияләү максатыннан “Әниемә бүләк” темасына бердәм эшчәнлек үткәрде. Балалар эшкә кызыксынып алындылар, һәркайсы әнисенә бүләкне матур итеп эшләргә тырышты.
-
"Ягез әле, Әниләр!" 27.11.2014

- Әниләр бәйрәмен ел саен матур бер чара белән билгеләп үтәбез. Быел Әниләр көне уңеннан бакчабызда "Ягез әле, Әниләр!" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә һәр төркемнән ике Әни катнашты. Катнашучылар "Дуслык","Кояшкай" командаларына бүленеп үзара ярыштылар. "Үзегез белән таныштырыгыз" турында һәр команда исеме, девизы, җыры белән таныштырып, эмблеманың нәрсә аңлатуын жюри, тамашачыларга җиткерде. Әниләр "Тавышыннан таны", "Киендер тизрәк", "Әкиятләр илендә", "Бишек җыры", "Спорт белән без дус", "Театр экспромт" турларында актив булдылар. Бәйрәм балалар башкаруында музыкаль мизгелләр белән үрелеп барды. Әниләргә багышланган җылы сүз, теләкләрне шигырь, җыр аша җиткереп, матур биюләр башкардылар. Жюри рәисе Исрафилова М.К. ике команданың да ярышларга яхшылап әзрләнүен, бердәм булуларын билгеләп үтте. Ике команданың да бертигез очко җыеп чын мәгънәсендә дуслык җиңүен аңлатты. Әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Кичәдә актив катнашкан әниләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды, рәхмәтен җиткерде.
-
Әнием-кадерлем минем! 25.11.2014

Бу атна "Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне" темасы астында үтә. Атна дәвамында балаларга җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату, йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт, ярату хисләре тәрбияләү, Әниләрнең иң кадерле кешеләр булуын төшендерү, игътибарлылык, кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү эшләре алып барыла.
Бу атнаның иң матур чарасы булып бакчабызның һәр төркемендә үтүче "Әнием-кадерлем минем" дигән бәйрәм булыр дип уйлыйбыз. Бәйрәм эстафетасын 25 нче ноябрь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме балалары башлап җибәрде. Балалар тәрбиячеләре Фатихова Гүзәл Хамзевна, Фасхиева Гөлгенә Талгатовна һәм музыка җитәкчесе Ахмитшина Алиса Дамировна белән өйрәнгән җыр-шигырьләрен, биюләрен әниләренә бик теләп күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән аппликация ысулы белән ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр.












