муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Август киңәшмәсе нәтиҗәләре 22.08.2014

Август киңәшмәсе безнең бакча өчен аеруча истәлекле үтте. Традицион буларак районыбыз башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы, мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров Ильфат Фоат улы, мәгариф министрлыгы вәкилләре еллык һәм август киңәшмәсенең секцион эшләренә йомгак ясадылар һәм киләсе ук елына максатлар әйттеләр. Соңрак, җитәкчеләр озак еллар буе хезмәтләрен намуслы һәм нәтиҗәле башкарганнары өчен ветераннарны хөрмәтләделәр. Тәбрикләнүчеләр арасында бездә бик матур хезмәт юлын үтүче, тәҗрибәле педагог Шакирзянова Кәдрия Рафаил кызы да бар иде. Без аны шулай яхшы эшләп, әти-әниләрнең ихтирамын яулап, тәрбиячеләргә үрнәк булып эшләп лаеклы ялга чыгуы белән чын күңелдән тәбриклибез. Аңа саулык-сәламәтлек, бәхет, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп сөенеп яшәвен теләп калабыз!
-
Август киңәшмәсе нәтиҗәләре 22.08.2014

Август киңәшмәсендәге тагын куанычлы булган мизгелләр - ул республика күләмендә семинар үткәреп тәҗрибә белән уртаклашу өчен бәяләнү булды. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы Саба районы мәгариф идарәсе начальнигы тарафыннан РӘХМӘТ ХАТЫНА ия булды. Иң куанычлысы - 2013-2014 нче уку елы азагында үткәрелгән нәтиҗәләр буенча "Шатлык" балалар бакчасы балаларны мәктәпкә хәзерләүдә район күләмендә 1 нче урынны яулады. Безнең эшебезне шулай зурлап бәяләгән район мәгариф идарәсенә зур рәхмәтләр җиткерәбез һәм киләчәктә дә шушы күрсәткечләрдән тайпылмыйча эшләрбез дигән теләктә калабыз.
-
Бездә олы кунаклар 08.08.2014

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында секция эшләре башланып китте. Секция эшенең бер маршруты мәктәпкәчә белем бирү белгечләре, балалар бакчалары мөдирләре катнашында “Кыңгырау” балалар бакчасында башланып соңрак бездә - "Шатлык" балалар бакчасында дәвам ите. “Шатлык” балалар бакчасы балага кече яшьтән иҗадый зәвык тәрбиясе бирү юнәлешендә эшли. Биредә балалар белән озак еллар буе тәрбияче булып эшләгән Шакирзянова Кәдрия Рафаил кызы 4-5 яшьлекләр белән “Хайваннар дөньясында” дип аталган лего-конструкцияләү шөгылен күрсәтте. Әлеге моторика эшчәнлеген арттыру, логик фикерләү, тирән күзаллауга төп этәргеч булып торучы шөгыльне секция эшендә катнашучылар “афәрин” дип бәяләделәр. Рус тәрбиячесе Вафина Лилия Ильфир кызы 5-6 яшьлекләр белән берлектә әзерләгән “Троица—рус фольклор бәйрәме” рус халык иҗаты белән тирәнтен танышу, әхлакый тәрбия, тел күнекмәләрен яхшырту башка милләтләргә карата ихтирам хисләрен уятуга корылган. “Без әлеге күренешне дәрес дип түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм дип кабул иттек. Ул рус телле балалар бакчасы югарылыгында үтте. Гомумән, федераль таләпләр тормышка ашырылганда башка төбәкләр тәҗрибәсен уртаклашу бик әһәмиятле, биредәге эшчәнлектә форма белән эчтәлекнең тәңгәл килүе безне сокландырды”, -- ди Зәй шәһәренең “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина. “Без булган “Кыңгырау” һәм “Шатлык” балалар бакчасының һәр икесендә дә эшкә үрнәк итеп алырлык алдынгы тәҗрибәләр күп булды.Матди-техник базаның нык булуы да иң беренче күзгә ташлана. Минем аңлавымча, “Шатлык”та милли үзенчәлекләргә, эстетик тәрбиягә ныклы игътибар бирелә. Бу хезмәтләрнең еллар буе тупланган, нигезгә салынган система буенча алып барылуы күренеп тора”,-- ди Балтачның “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Роза Шәмсетдинова.
-
Тирә-юньне матурлап 25.07.2014 Җәйгә чыгу белән бар тирә-юньне матурлау, төзекләндерү, ямьләндерү өстендә күп төрле эш башкарыла. Бакчабыз коллективы әти-әниләр белән берлектә нәтиҗәле эшләделәр. Биләмәне берсеннән-берсе матур әкият геройлары, төрледән-төрле чәчәкләр, сыннар бизи. Гүзәллекне тудыручы, бакча тормышында актив катнашучы һәр әти-әнигә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аларга саулык-сәламәтлек,тигез тормыш, эшләрендә уңышлар, балаларның игелеген күреп, шатлыкларга төренеп яшәүләрен теләп калабыз.

-
Сабантуй - 2014 19.06.2014

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү максатыннан бакчабызда милли бәйрәмебез Сабантуй үткәрелде. Музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйховна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә төркемнән-төркемгә йөреп бирнә җыйдылар. Сабантуй җыр, бию, шигри юллар белән башланып татар халыкының мили: су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчыкта сикерү, аркан тарту, чүлмәк вату кебек уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Һәр төркем аерым бер майдан ясап уеннар оештырдылар. Тәрбиячеләр Кадрия Рафаеловна, Наилә Гараевна, Рәхилә Расиховна, Рәзилә Вазиховналар һәр баланы уеннарда катнаштырып, балаларның күңелләрен күрделәр. Бәйрәмнән балалар шат, күтәренке рухта бүләкләр алып таралыштылар.
-
Сабантуйда 19.06.2014

"Су ташу" уены
Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гын күрмә.
-
"Үз һөнәренең остасы" 10.06.2014

7 июнь халкыбзының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Сабантуйда алдынгы хезмәткәрләрне котлау, бүләкләп китү матур бер йола булып дәвам итә. “Шатлык” балалар бакчасының тәрбиячесе Шакирҗанова Кадрия Рафаел кызына яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт иткәне, югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов тарафыннан “Үз һөнәренең остатасы” исеме бирелде. Кадрия Рафаеловна, сезне “Үз һөнәренең остасы” исеме бирелүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык - сәламәтлек, бәхет - куанычлар теләп калабыз!
-
"Һәрвакыт булсын кояш" 06.06.2014 6 июнь көнне бакчабызда уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашынды музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйховна, тәрбиячеләр Шакирзянова Кадрия Рафаеловна, Абдуллина Наилә Гараевна, Сабирова Рәхилә Расиховналар белән берлектә 1 июнь балаларны яклау көне, ямьле җәй җитү уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” темасы астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм уеннар, җыр, бию, шигырь сөйләү, әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. Асфальта җәйнең матур мизгелләрен, яраткан әкият геройларын рәсемләү белән тәмамланды бәйрәм.

-
Җәй җитте! Җәй җитте! 06.06.2014

Күк - зәңгәр ефәктән
Корылган зур чатыр -
Күз явын алырлык,
Шундый саф һәм матур!
Җир каян бизәкләр
Алгандыр бу тикле?
Кояш та елмая:
Җәй җитте! Җәй җитте!
-
“Сәләтлеләр дөньясында - 2014” 04.06.2014

2 июнь балалар иҗат үзәге сәхнәсендә “Сәләтлеләр дөньясында - 2014” район күләм конкурсының гала концерты һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы булып үзды. Конкурска һәр катнашучы зур әзерлек белән килде. Балалар җыр, бию, нәфис сүз, инструменталь ансамбль номинацияләрендә чыгыш ясап беренче, икенче, өченче урыннарны яуладылар, лауреат исемен алдылар. Һәр балага Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Шатлык” инструменталь ансабль җитәкчеләре Мустафина Д.Ф. белән беренче урынны, “Калинка” бию төркеме җитәкчеләре Ахмитшина А.Д. белән өченче урынны яулаганнарын исбатлап кабат чыгыш ясадылар. Балаларның көйне тылап бергә кушылып уйный белүләре, бию хәрәкәтләрен тигез, көйне тыңлап башкарулары күпләрне сокландырды, зал алкышларга күмелде. Балаларның осталыкларын, булагнлыкларын ачучы, шушындый күңелле, матур чараны оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.












