муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
"Муса Җәлил - халык улы" 14.02.2014

Балалар бөек шагыйребез Муса Җәлилнең танылган әсәрләре "Сәгать", "Маемай", "Күке", "Кызыл ромашкалар", "Әтәчем", "Имән" һ.б. шигырьләрен тыңлап рәсемләү, кисеп ябыштыру, бөкләп ясау буенча булган осталыкларын сынлы сәнгать эшчәнлегендә киң чагылдырдылар. Балаларның эшләре буенча бакчабызда күргәзмә оештырылып әти-әниләр хозурлыгына куелды.
-
Сәламәтлек - зур байлык 10.02.2014

Сәламәт яшәү рәвешен кече яшьтән балаларга төшендерү, балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү, физик культура, спорт белән шөгыльләнергә теләк уяту максатыннан төркемнәрдә балаларның бердәм эшчәнлекләре: "Безнең бердәм гаилә", "Чисталык - сәламәтлек нигезе", "Сәламәт булыйм дисән", "Сәламәт тәндә сәламәт акыл", "Сәламәтлекне кече яшьтән сакла" темалары астында үтте. Тәрбиячеләр балаларга сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга, чисталыкны даими сакларга, вакытында йокларга, хәрәкәт активлыгын үстерергә,физкультура,спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада булырга кирәклеген аңлаттылар.
-
Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә 10.02.2014 Россия күләм үтүче "Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә" акциясе кысаларында безнең бакчада зур гына чара оештырылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең каратэ һәм тхэквондо тренеры беренче һәм икенче ДАНлы спорт мастеры Ахмитшин Ринат Энгелевич очрашты. Ул сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында, кече яшьтән көчле, түзем, җитез булырга кирәклеген аңлатты. Ул үзенең спорт төрләре каратэ, тхэквондо турында җентекләп сөйләде. Спортчы булу өчен үзеңдә нинди сыйфатларны тәрбияләргә кирәклеге турында аңлатты. Очрашуның икенче өлеше нәфис гимнастика буенча спорт мәктәбенең тренеры Алиса Дамировна чыгышы белән дәвам итте. Ул үзенең чыгышында нәфис гимнастика үзенчәлекләре турында сөйләде, нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән кешеләрнең гәүдәсе төз, сыгылмалы, матур, нәфис булулын аңлатты. Очрашу җанлы үтте. Балалар тренерлар Ринат, Алиса Ахмитшиннрага бере-бер артлы сораулар яудырдылар. Соңыннан балалар спортчыларга алдан әзерләнгән спорт композициясен күрсәттеләр. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

-
Чаңгы ярышы - 2014 09.02.2014 Бөтен Россия буйлап үткәрелгән "Лыжня - 2014" ярышларында безнең "Шатлык" балалар бакчасы да актив катнашты. Балалар әти-әниләре белән килеп, тәрбияче апалары ярдәмендә әзерләнеп чаңгы юлын бик удышлы гына чаптылар. 200 метр ераклыктагы ара тиз арада үтелде. Оештыручылар бик ныклап әзерләнгән: һәр катнашучы балага истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу чараның "Сочи 2014" олимпиадасы белән янәшә үтүе тагы да үзе бер бәйрәм рухын арттырды.

-
Без сәламәт яшәү яклы 07.02.2014

Бүген илебездә әһәмиятле зур вакыйга - Олимпия уеннары 2014 башлана. Бу чараны спортчылар гына түгел, ә барлык Россия халкы да дулкынланып көтеп алды. Әлбәттә, без - балалар бакчалары да битараф кала алмыйбыз. Узган ел "Универсиада"ны яратып кабул итсәк, быел исә "Сочи-2014" не билгеләп үтәбез.
Бүген, Олимпиада ачылу уңаеннан бакчабызда иртә спорт чаралары белән башланып китте. Тәрбиячеләр бердәм белем эшчәнлекләрен үткәргәннән соң балалар зур залга җыйналып спорт чарасында катнаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан куелган "БЕЗ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ ЯКЛЫ" дип исемләнгән спорт күренешен балалар бик яратып кабул итте.
-
Исәнме SOCHI 2014! 07.02.2014

Илебезнең иң гүзәл почмагы - Сочида бүген Олимпия уеннары башлана. Шул уңайдан, бүген, бакчабызда балалар өчен олимпия уеннарына багышланган зур чара үткәрелде. "Исәнме SOHHI 2014!" дип исемләнгән презентация спорт чараларына, спортчыларга һәм анда катнашасы якташларыбызга багышланган иде.
-
Заманча бердәм белем эшчәнлекләре 06.02.2014

Бакчабызда заманча технологияләр, УМК, парциаль программалар кулланып өйрәтү тәрбиячеләр тарафыннан бик уңай кабул ителде. Шөгыльләребез, даими рәвештә, әзерләнгән тематик призентацияләр, мультфильмнар, аудиоязмалар, яңа, матур, күрсәтмәлекләр кулланылып алып барыла. Бердәм белем эшчәнлекләре уен формасында оештырыла, аларны балалар, дөрестән дә, бик яратып кабул итә һәм тиешле тема җиңел үзләштерелә. Тәрбиячеләребез шөгыльләр тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен компьютерда эшләү алымнарын өйрәнделәр, тәрбиячеләр өчен махсус ачылган төрле - төрле сайтлардан кирәкле материалларны өйрәнәләр, яңалыкка омтылып эшлиләр.Эшләренең нәтиҗәләре район һәм республика күләмендә үтүче конкурсларда катнашып алган дипломнарыннан да күренә.
-
Чаңгы ярышына әзерлек дәвам итә 06.02.2014

"Лыжня России 2014" кысаларында узучы "Лыжня Татарстана 2014" ярышларына әзерлек бакчабызда дәвам итә. Кыш айларына керү белән балалар даими чаңгыда шуарга саф һавага чыктылар. Балаларны чаңгыда шуу осталыгына физкультура җитәкчесе Аубакирова Гөлназ Альфредовна өйрәтә. Һава шартлары әйбәт булып, чаңгы юллары уң булып балаларыбыз уңышлы чыгыш ясар дип ышанабыз. Безнең бакчадан барлыгы 12 бала катнашырга теләк белдерде. Яшь спортчыларга уңышлар телибез!
-
Җир шары буенча сәяхәт 06.02.2014

Балаларның төнъяк, көнъяк турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту максатыннан 3-7 нче февраль көннәрендә "Җир шары буенча сәяхәт" атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында балалар кар үзенчәлекләре белән танышып гади тәҗрибәләр үткәрделәр, кышның матурлыгын күрергә өйрәнделәр. Эссе тропик илләр, анда яшәүчеләр, аларның традиөияләре, тропик илләрнең климатлары, анда үсүче үсемлекләр, хайваннар турында күзаллауны арттырдылар. Ә атна дәвамында, теманы оймгаклап, "Зоопаркка сәяхәт" дип исемләнгән балалар кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Рәсемдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әвәләгән пингвиннар.
-
Укыту методик кулланмалар 01.02.2014 Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләренә укыту методик кулланмалар, әсбаплар даими кайтарылып тора. Балаларның бердәм эшчәнлекләрен оештырганда тәрбиячеләр методик ярдәмлекләрне, заманча зәвык белән эшләнгән күрсәтмә, таратма материалларны, аудио-кушымталарны, видео язмаларны, татарча мультфильмнарны киң файдаланалар. Әти-әниләрне тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә булган үзгәрешләр, яңалыклар белән даими таныштырып баралар.













