муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр. 16.04.2014

Бүген бакчабызда коллектив һәм балалар белән берлектә янгын вакытында, экстремаль очракларда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру, тиешле телефон номерларын җыеп ярдәм чакырырга өйрәтү йөзеннән янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үткәрелде. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм хезмәткәрләр оешкан төстә, тиешле чараларны дөрес үтәп биш минут эчендә куркыныч янамаган урынга эзерләнеп чыктылар. Тәрбиячеләр Сабирова Р.Р., Гилемханова Ә.Ә. лар балаларның саны, сәламәтлекләре турында рапорт тапшырлыдыр.
-
Юбилеең белән Кадрия Рафаеловна!!! 14.04.2014

Юбилеең белән Кадрия Рафаеловна!!! Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кай-гы - хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул.
-
"Галәм киңлекләре" 12.04.2014

Балаларны беренче очучы Ю.Гагарин белән таныштыру аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү, галәм турындагы белемнәрен системалаштыру, Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту, 12 апрель - Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру максатыннан 7-11 апрель көннәрендә "Галәм киңлекләре" атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлегендә "Беренче очучы - Ю.Гагарин", "Җир тирәсендә 108 минут", "Галәмдә ниләр бар?", "Күк җисемнәре", "Минем очкычым", "Белка һәм Стрелка" темалары аша тулысынча ачылды. "Кеше галәмдә" темасы астында бәйрәм иртәсе үткәрелде, "Космоска сәяхәт" призентация күрсәтелде, балаларның рәсемнәре, кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Чемпион-Рушан Миңнегулов белән очрашу 08.04.2014

Рушан Миңнегулов безнең "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнеп үскән егет. Шуңа күрә дә, без кичекмәстән аны үзебезнең янга чакырып балалар белән очрашу оештырдык.
Чемпион Рушан Миңнегулов белән очрашуга балалар һәм тәрбиячеләр зур әзерлек күрсәттеләр. Спортчыга багышлап махсус күргәзмә тупланды, “Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү” дигән тема астында музыкаль спорт чарасы әзерләнде.Рушан да балалар янына әзерләнеп алтын медален алып килгән иде. Балалар янына да ул аны күкрәк түренә киеп керде. Иң элек, Рушан Миңнегулов белән кызыклы гына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп Рушанның балачагы, аның хыяллары, уңышлы спортчы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында белделәр. Рушан бик теләп балаларга үзе, әти-әнисе, аңа ярдәм иткән тренерлары, киләчәктә үтәсе Дөнья чемпионаты һәм Олимпия уеннарына әзерләнүе турында сөйләде. Җанлы һәм кызыклы әнгәмәдән соң, балалар Рушанга багышланган шигырьләрне сөйләп спорт чарасына- “Күңелле стартлар” ярышларына “керештеләр”. Төрледән-төрле кызыклы эстафеталарны Рушан күңелле караш белән күзәтеп балаларга “көч биреп” утырды. Уеннардан балалар да, җанатарлар да, кунагыбыз Рушан Миңнегулов та канәкать калдылар. Балалар өчен иң истәлекле мизгел, мөгаен, Чемпион Рушан абыйлары кулыннан алынган “алтын” медальләр булгандыр. Бу тарихи очрашу истәлеккә фотоларга төшү белән төгәлләнде.
-
Истәлекле мизгеләр 08.04.2014

Рушан Миңнегулов балаларны җиңүләре белән тәбрикли
-
“Ял итү өчен җәмәгать урныннары” 03.04.2014 Балаларның театр, цирк, концерт заллары һәм башка җәмәгать урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Кешеләрнең эш көненнән соң махсус урыннарга барып ял итүләре, күңел ачулары турында аңлату. Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, бәяли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Әнисә Әминовна, Рәхилә Расиховналар белән Саба мәдәният йортына экскурсиягә төштеләр. Миннислам Рифкатович балаларны бик җылы каршы алды һәм мәдәният йорты, анда эшләүче хезмәткәрләр белән тирәнтен таныштырды. Балаларга сәхнә, грим, кастюмер, тавыш көйләүчеләрнең эш урыннары аларның һөнәрләре турында тәфсилләп сөйләде, гомүмән балалар сәхнә арты тормышы белән, репетиция залларын күреп сәнгать, мәдәният иле белән танышып кайттылар.

-
Спорт һәм мәдәният үзәге, бассейнга экскурсия 03.04.2014 Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Хуснулина Гүзәл Габделхаевна, физинструктор Аубакирова Гөлназ Альфредовналар белән спорт һәм мәдәният үзәге, бассейнга экскурсия ясадылар. Шундый зур, якты, иркен биналарда балалар һәм өлкәннәрнең спорт белән шөгыльләнүе өчен уңай шартлар тудырылуын, тренерларның спорт белән шөгыльләнергә килгән һәркемне теләп кабул итүләрен, бокс, волейбол, баскетбол, бадментон, дзюдо, самбо, авыр атлетика, көрәш, теннис һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнеп булуы белән таныштылар. Балалар Нияз Нигъмятзянов, Дилүс Фатхуллин кебек спортчы-якташларыбыз кайчандыр шушы залларда шөгыльләнгәннәрен белеп тагы да дулкынланып кайттылар.

-
2 апрель Халыкара балалар китаплар көне. 02.04.2014 Китап уку – кешелекнең иң күркәм шөгыле. Китап кешеләрдә матур тойгылар уята, фикерләү сәләтен үстерә, төрле чорлардагы вакыйгалар белән таныштыра. Күз алдына китерегез: барлык булган китаплар юкка чыкса, аннан соң тормыш нинди булыр икән? Әйе, тормышыбыз күген яктыртучы кояшның бер нуры югалган кебек булыр иде безгә. Китаплар кешегә буыннан-буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр. Шуңа күрә дә, ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИТАПЛАРЫ КӨНЕ безнең күңелләргә бик якын булып кала. Бүген, балалар белән без рәхәтләнеп белем иленә, әкиятләр дөньясына алып керүче китаплар турында көн дәвамында төрле –төрле чаралар үткәрдек. Бердәм белем эшчәнлекләрендә дә китапларга таянып темаларны аңлаттык, шөгыльләр арасында кызыклы яңа китаплар белән таныштык. Мәктәпкә әзерлек төркеме, мәсәлән, бик теләп тагын бер кат китапларын «ремонтладылар» тузган битләрен ябыштырдылар, зурлар яраткан әкиятләрен укыдылар, нәниләр китапны саклап кына укырга кирәклеге хакында белделәр. Әлбәттә, китапларга игътибар бер көндә генә түгел, ә ел дәвамында, даими һәр көнне бара.Һәр төркемдә балалар өчен оештырылган махсус китап почмаклары китап-журналлар белән яңартылып тора. Балалар үзләре дә бу почмакка вакытлыча яраткан әкиятләрен алып килеп торалар һәм бик яратып кызыклы, мавыктыргыч «илләргә» сәяхәтләр ясыйлар.

-
1 нче Апрель - көлке көне. 02.04.2014

Көлегез, көлегез
Файдасы күп – белегез
1 нче Апрель - көлке көне. Бу көнне елмаеп каршы алсагыз, ел буена елмаеп йөрерсез. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз - девизы астында “Көлке көнен” билгеләп үттек. Кунакка килгән клоун Кеша һәм фокусчы Мартин үзләренең нәни дуслары Буратино, Петрушкалар белән балаларның күңелләрен ачтылар. Бәйрәм иртәсе төрледән-төрле кызыклы уеннар, фокуслар, уен-көлке, җыр, бию белән үрелеп барды. Балалар килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткереп шат, күтәренке кәеф белән төркемнәргә таралыштылар.
-
Кошларны каршы алыйк 28.03.2014

Кошлар турында белемнәрен баету, тышкы билгеләренә карап кошларны таный, аера белергә күнектерү, кошларның китергән файдасы турында күзаллауларын үстерү, балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән “Кошлар - безнең канатлы дуслар” атналыгы үткәрелде. “Кошларны каршы алыйк” йомгаклау чарасында уртанчылар төркеме балалары нәниләргә кышлаучы, күчмә кошлар тормышы белән таныштырып бәйрәм әзерләделәр. Гүзәл Габделхаевна призентация аша кошлар тормышындагы кызыклы мәгълүматлар белән балаларны таныштырды. Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, ныгыту максатыннан табышмакларга җаваплар эзләп, шигъри юллар, җыр бәйрәмне ямьләндерде.












