муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Әбиемнең серле сандыгы" 14.03.2014

Балаларны татар халкының милли киемнәренә һәм әйберләренә кызыксыну тәрбияләү, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү,милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру, балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү максатыннан 10-14 март көннәрендә "Әбиемнең серле сандыгы" атнасы үткәрелде. Атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге тематикага нигезләнеп алып барылды. Балалар түбәтәй, читек, яулык, алъяпкыч, сөлге бизәү алымнарын өйрәнеп рәсемләү, кисеп ябыштыру, әвәләү эшчәнлекләрендә киң чагылдырдылар.
-
Туган көнең белән! 12.03.2014

Бүген, 12 март көнне, хезмәттәшебез Рахматуллина Бибинур Маликовнаны 55 яшьлек юбилее белән Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна тәбрикләде. Бибинур Маликовнага саулык-сәламәтлек, озын гомер, тигез тормыш теләп озак еллар намуслы хезмәт иткәне өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Юбилеең белән!!! 10.03.2014

Хөрмәтле Бибинур Маликовна! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
Бибинур Маликовна!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә, - дип
Елмай син - бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга шасын
Безнең күркәм теләкләр!
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 07.03.2014

Бүген коллективта эшләүче барлык хатын кызларны якынлашып килүче 8-март бәйрәме белән котлау тантанасы булды. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна һәр хезмәткәргә шигъри юллар белән котлау-теләкләрен җиткерде, Нурисламова Миләүшә Фәритовна профсоюз комитеты исеменнән алынган бүләкләрне тапшырды.
Хатын кызлар көне.
Күбәләктәй карлар яуган чакта
Яз кояшы карый доньяга.
8-март - хатын-кызлар көне,
Донья матур, көләч шуңа да.
Хатын-кыз ул, изге фәрештәдәй,
Саклап яши күңел сафлыгын.
Бүлешә ул һәрчак күңелендәге
Мәрхәмәтен, назын, шатлыгын.
Кояш кебек ягымлы һәм җылы
Күз карашы хатын-кызларның.
Көчле рухны сндырырдай, хәттә
Эретердәй салкын бозларны.
-
"8-март - Әниләр бәйрәме" 06.03.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең Әниләрен, Дәү Әниләрен бәйрәм кичәсендә шигъри юллар белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне ямьләндереп балалар татар, рус, ирланд халык биюләрен башкардылар, яз, Әниләр, Әбиләр турындагы җырлар белән үреп алып бардылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән, күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрне Әниләргә, Дәү Әниләргә тапшырлыдар.
-
"Могҗизалар кыры" 05.03.2014

Зурлар төркемендә Әниләрне "могҗизалар кыры" каршы алды. Әниләр дә, Дәү Әниләр дә уенда теләп катнаштылар. Музыкаль мизгел вакытында балалар Әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап үттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды. Әниләрнең уенда катнашуы, биремнәрне үтәп, җиңү яулаулары балаларны нык сөендерде. Шундый матур бәйрәм кичәсе оештырган музыка җитәкчесе Дилбәр Фатыйховна, тәрбиячеләр Әлфия Камилевна, Рәхилә Расиховналарга Әниләр, Дәү Әниләр рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
"Тормыш яме - Әнкәй - хатын кыз" 04.03.2014 Уртанчылар төркемендә бәйрәм күңелле, күтәренке рухта барды. Балалар Әниләренә, Дәү Әниләренә, Әбиләргә багышлап өйрәнгән шигырьләрен, җырларын тәкъдим иттеләр, төрле биюләр башкардылар.Рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна белән берлектә өйрәнгән "Чуар тавык" - яңача" рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәни артистларның рольгә кереп уйнаулары әниләрне сокландарды. Балаларның осталыкларын бәяләп, уңышлар теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

-
Әнисә Аминовнага уңышлар телик! 04.03.2014

Бүген, "Ел тәрбиячесе 2014" бәйгесенең район этабының икенче көне үтте. Бу юлы тәрбиячеләр "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында сыналдылар. Безнең бакча данын яклап конкурста катнашучы Гыйлемханова Әнисә Аминовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бердәм белем эшчәнлеге күрсәтте. Без - хезмәттәшләре Әнисә Аминовнага зурдан-зур уңышлар телибез!
-
"Кояш гомере телим мин әнием Сиңа!" 03.03.2014

Икенче кечкенәләр төркеме балалары әниләре хөрмәтенә "Кояш гомере телим мин әнием Сиңа!" дип исемләнгән кичә әзерләделәр. Нәниләр гүзәл затларга матур җырлар, күмәк биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Төркем тәрбиячесе Шакирзянова Кадрия Рафаиловна һәм Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна һәм музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатиховна балалар белән бергәләп әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, әниләрне сынадылар. Балалар исә, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар.
-
"Ел тәрбиячесе 2014" бәйгесе 03.03.2014

Байлар Сабасы балалар бакчалары базасында, республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2014" бәйгесенең район этабы башланып китте. Ике көн дәвамында, районыбызның ярымфиналына чыгучы тәрбиячеләр үз осталыкларын балалар белән бердәм белем эшчәнелкләрендә күрсәттәләр. Безнең бакчада, бүген, Б. Сабасының №2 нче "Әллүки"бакчасы тәрбиячесе Хайрутдинова Гөлнур Махмутовна, №4 "Кыңгырау" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна, №5 " Бәләкәч" музыка җитәкчесе Шакирзянова Лейля Валинуровна, Килдебәк балалар бакчасы тәрбиячесе Губайдуллина Фәридә Ильдусовна конкурс кысаларында үз шөгыльләрен күрсәттеләр.
Иртәгә, безнең бакчаның данын яклаучы тәрбияче Гыйлемханова Әнисә Аминовна "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бердәм белем эшчәнлеген күрсәтәчәк. Конкурста катнашкан барлык тәрбиячеләргә дә зур уңышлар телибез!












