муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Исәнме, кояш!" 28.02.2014 "Исәнме, кояш!" атналыгында балаларны максатчыл күзәтү аша туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләре белән таныштыруны дәвам итү, табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә карата аңлы караш, экологик культура тәрбияләү; балаларда яз турында белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен үстерү йөзеннән төркемнәрдә күп кырлы эшләр алып барылды. Саф һавада көндәлек күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрелде; рәсемнәр буенча табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләү, әңгәмәләр оештырылды; шигырьләр, җырлар, сынамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр өйрәнелде.Балаларның алган белемнәре сынлы сәнгать эшчәнлегендә киң чагылыш тапты. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Наилә Гараевна белән берлектә "Кояшым, кояшкаем" темасы астында ясаган эшләрен тәгъдим иттеләр.

-
"Түгәрәк өстәл" 27.02.2014 27 февраль нәниләр төркеме тәрбиячеләре Фатихова Гүзәл Хәмзевна, Ахметсафина Ләйсән Миннехазиевналар әти-әниләрне бер-берсе белән якыннан таныштыру максатыннан "Түгәрәк өтсәл" артында очрашу үткәрделәр. Чираттагы очрашу барышында әти-әниләрне бакчабызда алып барылучы тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге, балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып үткәрелүче бердәм эшчәнлекләр, балаларның уеннары, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре турында аңлату эше алып барылды. Тәрбиячеләр анкета ярдәмендә кызыксындырган сорауларга җавап алып, киләчәктә бердәм, тыгыз элемтәдә эшләү алымнарын, бурычларын билгеләделәр.

-
23 февраль - Ватанны саклучылар көне 21.02.2014 Бүген бакчабызда Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләр белән берлектә "Ягез әле, әтиләр" бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу чарада һәр төркемнән әтиләр катнашты. Бәйрәм кичәсе музыка җитәкчесе Дилбәр Фатыйховна, тәрбияче Әнисә Әминовна әзерләгән күңелле биремнәр, ярышлар белән үрелеп барды. Әтиләр уңганлыкта, өлгерлектә, җитезлектә көч сынаштылар. Бәйрәм балаларның котлаулары, җыр-биюләре белән дәвам итте. Балаларның әтиләрне матур итеп котлаулары сокландырды, балаларның һәр чыгышы көчле алкышладыларга күмелде. Бәйрәм ахырында һәр бала үз кулы белән әзерләгән бүләкне әтисенә тапшырды.

-
Әтиләрне котлыйбыз 21.02.2014

Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Бәйрәмегез котлы булсын!
-
"Ягез әле, әтиләр" бәйрәм кичәсе мизгелләре 21.02.2014

-
"Ягез әле, әтиләр" бәйрәм кичәсе мизгелләре 21.02.2014

-
"Радуга открытий" бәйгесе нәтиҗәләре 20.02.2014

Бөтенроссия күләмендә үтүче "Радуга открытий" бәйгесе нәтиҗәләре ясалды. Әлеге конкурста безнең педагоглар да катнашып яхшы гына бәяләнделәр. Рус теле тәрбиячесе Вафина Лилия Ильфировна "Чудо камни" дип исемләнгән күзәтү-тикшерү проекты белән катнашучы Сертификатына, ә тәрбияче Гыйлемханова Аниса Аминовна "Һава үзлекләре" дип исемләнгән күзәтү - тикшерү проекты белән катнашучы Сертификатына һәм III нче степенлы Дипломга лаек булдылар. Без, тәрбиячеләребезне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әфганчыларны искә алдык 19.02.2014

Әфганчы сүзен ишетүгә илебез, халкыбыз тарихы, сугыш афәте искә төшә, кешеләр бердәмлеге, патриотизм хисләре кузгала. 15 февраль көнне Әфган җиреннән безнең гаскәрләрне чыгаруга 25 ел була. Шул еллардан бирле күпме вакыт үтсә дә әфган җирләрендә корбан булганнарны, якташларыбызны без онытмыйбыз. Елдагыча, традицияне дәвам итеп, бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары "Время выбрало нас" дип аталган мемориал такта янына барып, чәчәкләр куеп кайттылар. Бу тәрбияви чара балалар күңелләрнедә озак сакланып, патриотик рухны тагы да арттырыр дип ышанып калабыз.
-
Волонтерлар килде ярдәмгә 19.02.2014

Әтиләр көне уңаеннан балалар бакчасында күп кенә әзерлек эшләре башкарыла. Җырлар, шигырьләр өйрәнелә, биюләр салына. Бүген, тагын да күңелләрне күтәреп безгә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Б.Сабасының "Волонтер" үзәге волонтерлары килде. Алар бик күңелле итеп зурлар төркеме балалары белән әтиләргә бүләк ясадылар. Бу матур очрашу, бердәм хезмәт истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
-
Муса Җәлил 14.02.2014 15 февраль - татар халкының батыр улы Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил... Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугырылылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән. "Муса Җәлил - халык улы" атналыгында балаларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү максатыннан М.Җәлилнең балалар өчен төрле жанрларда, төрле буяулар кулланып иҗат ителгән, балалар күңеленә якын, укучыны үзенә бәйләп тора торган, авторга карата тирән хисләр уята торган әсәрләре белән таныштырдык. Балалар шигырьләрне яратып тыңладылар, теләп йөрәнделәр. "Муса Җәлил - бөек шагыйребез" йомгаклау чарасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сәнгатьле сөйләм конкурсында катнаштылар.













